tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Малайзиядә яшәүче Регина Гомәрова: «Без гаиләдә дүрт телдә сөйләшәбез»
Малайзиядә яшәүче Регина Гомәрова: «Без гаиләдә дүрт телдә сөйләшәбез»

Малайзиядә яшәүче Регина Гомәрова: «Без гаиләдә дүрт телдә сөйләшәбез»

Регина — минем төркемдәшем. Укыган вакытта арабыздагы иң гади, оялчан һәм тыйнак кыз иде. Аның кисәк кенә дөньяның бөтенләй башка читендә урнашкан Малайзиягә китеп баруы барыбызда да чиктән тыш кызыксыну уятты. «Күп белсәң, тиз картаерсың», — дип, безгә бөтен серләрен чишеп тә бетерми иде Регина. Ә менә «Интертат» укучыларына яшәү өчен нигә шундый ерак илне сайлавы һәм Малайзиядәге тормыш хакында сөйләргә булды, чит илгә тизрәк ияләшү өчен киңәшләр бирде.

«Мин монда ничек килеп эләктем яки онлайн-мәхәббәт»

«Әгәр миңа берәр кайчан: «Син киләчәктә Малайзиядә яшәячәксең», — дип килеп әйтсәләр, ышанмаган булыр идем. Ә менә игезәк сыңарым Резидәне күптәннән экзотик илләр кызыксындырды. Студент вакытыбызда Сингапурга барасы килү теләге белән янып йөрде ул. Әмма Сингапур — гади студент кесәсе күтәрмәслек, кыйммәтле ил. Шуңа күрә без аның күршесе Малайзиягә сәяхәт кылырга булдык. Чаллыга кайтып шактый вакытлар үткәч, ниндидер очраклылык килеп чыкты. Мин интернет аша малайзияле Айзат исемле егет белән таныштым. Аралашып киттек. Скайп аша «свидание”ләр башланды. Икебезнең дә дин юлында булуыбыз да араларыбызны якынайтты булса кирәк. Чөнки мин ул вакытта яулык бәйләп, дингә баскан идем инде. Елга бер-ике тапкыр мин — Малайзиягә, ул Татарстанга оча башладык. Соңрак бер-беребезне әти-әниләребез, туганнарыбыз белән таныштырып, никах укытып куйдык.

Өйләнешкәч тә, без ике ел Малайзиянең башкаласы — зур мегаполис Куала-Лумпурда яшәдек. Берара Букит Махкота шәһәрендә торып алдык. Соңгы ике елда дингез буенда урнашкан бик матур порт шәһәре Малаккада дөнья күрәбез. Катырылган ярымфабрикатлар җитештерү буенча гаилә предприятиебез бар. Иремә шуны алып барырга булышам.

«Биредә Ислам артык кырыс түгел»

Мөселман халкына Малайзиядә яшәү бик уңайлы. Беренчедән, биредә бөтен сәүдә үзәкләре, кафе-рестораннар, кибетләр, хәтта ягулык салу станцияләрендә дә намаз уку һәм тәһарәт яңарту бүлмәләре бар. Икенчедән, җирле кануннар буенча, барлык җәмәгать туклануы урыннарында ризык хәләл. Биредә бер җиргә дә хәләл дип язылмаган. Аларның хәләл икәнен болай да беләләр. Киресенчә, хәләл булмаган урыннар NO HALAL билгесе белән тамгалана. Аларны шоппинг-моллар һәм супермаркетларда очратырга була.

Малайзиядә дин белеме кече яшьтән үк бирелә башлый. Биредә һәр балалар бакчасында сабыйлар күмәк намаз, тәһарәт алу һәм гарәп теле нигезләрен өйрәнәләр. Шуңа күрә балаларны дин буенча тәрбияләү кыенлыклар тудырмый. Без дә балаларыбызны иманлы итеп тәрбияләргә тырышабыз.

Ислам Малайзиянең төп дине булуга карамастан, кайбер илләрдәге, мәсәлән, Согуд Гарәбстанындагы кебек үк кырыс түгел. Малайзия — дөньяви дәүләт. Монда Ислам белән бәйле стереотиплар юк. Хатын-кызларга да тулысынча ирек бирелә. Алар укый да, эшли дә, машина да йөртә. Рәхәтләнеп төрле төсләрдәге киемнән йөриләр, бизәнергә яраталар. Болар барысы да гадәти күренеш булып санала һәм беркемдә дә ризасызлык тудырмый. Моңа Малайзия халкының киенү үзенчәлекләре йогынты ясагандыр дип уйлыйм. Чөнки җирле халык чуар, бизәкле милли киемнәреннән йөрергә ияләнгән. Хатын-кызлар озын итәк һәм озын туникадан торган комплект — баджу курунг, ир-атлар чалбар һәм озын күлмәкле баджу мелаю кия. Гомумән, мондагы халык тышкы матурлыкка зур игътибар бирә. Алар беркайчан да матур, кыйммәтле киемгә һәм бизәнү әйберләренә акча жәлләми.

«Малайзиядә халык дөнья кумый»

Малайялылар — бик тырыш халык. Дөрес, яшьләр, башка илләрдәге кебек үк, офиста утырып эшли торган чиста эш табарга, җиңелрәк тормыш белән яшәргә омтыла. Ә менә аларның әти-әниләре — тырышлык һәм хезмәтнең чын үрнәге.

Ләкин биредәге халык дөнья кумый! Эш белән беррәттән алар ял итәр өчен дә вакыт табалар. Минем өчен бу халыкның тормышны шулай гармонияле алып барулары бик кызык. Бездән аермалы буларак, алар һәр мизгелдән ямь һәм тәм табып яшәргә яраталар. Аеруча ял көннәрен гаилә белән диңгез ярында уздырырга тырышалар.

Малайзиядә, бездәге Яңа ел кебек зурлап, Ид аль-Фитр — Ураза бәйрәме үткәрелә. Дәүләт бәйрәм итү өчен өч көн ял бирә. Ураза бәйрәмендә бөтен кеше бер-берсенә кунакка йөрешә. Кунакларны һәр гаилә зур һәм бай табын белән каршы алырга тиеш.

Табынга куела торган кайбер ризыкларны бары тик Ураза гаете вакытында гына авыз итәргә мөмкин. Мәсәлән, ачык учакта кыздырылган тавык һәм татлы куихи печеньесы — әлеге бәйрәмнең төп сые. Джунглиның иң куе урыннарында үсә торган махсус чәчәкләрне җыеп, шуңа кокос сөте белән дөге салып пешерелә торган леманг дигән ризыкны да Рамазан аенда гына әзерлиләр.

«Әни: «Минем кызым сатылмый!»

Малайзиядә туй мәҗлесләре бик күңелле уза.

Туйга кадәр яшьләрнең ярәшү мәҗлесе үткәрелә. Анда егет кәләшнең әти-әнисе белән хантаран (калым) күләме хакында сөйләшә. Кайберәүләр аны өлешләп түләү турында килешәләр. Чөнки калымның күләме бик зур. Шул хантаран аркасында өйләнә алмыйча йөрүче егетләр дә күп.

Без өйләнешкәндә ирем әнидән хантаран күләмен билгеләүне сораган иде. Әни: «Минем кызым сатылмый, ул акчаларны үзегезнең беренче кирәк-ярагыгыз өчен тотыгыз», — дип җавап бирде. Шуңа күрә безнең гаилә малайя халкының бу традициясен читләтеп үтте.

 Монда туйга чакырулар җибәреп, кунак җыю гадәте юк. Туй мәҗлесенә теләгән һәр кеше килеп, яшьләрне котлап, сыйланып китә ала. Син урамнан узып барганда туй мәҗлесен күрәсең икән, рәхәтләнеп кереп кунак бул, бөтенесе дә шат кына булачак. Чөнки туйда никадәр күбрәк кеше сыйланса, шуның кадәр яхшырак.

Туй егет ягында да, кыз ягында да үткәрелә. Кияү белән кәләш милли туй киемнәре кияләр. Ул киемнәр, әлбәттә инде, чуар, ялтыравыклы һәм кыйммәтле ташлар белән бизәлгән була.

Туебыз Малайзиядә үтсә дә, мин бу традицияләргә дә искәрмә ясарга булдым: табын артында ап-ак туй күлмәгеннән утырдым. Ирем каршы килмәде.

«Россиягә караганда тормыш кыйбатланды»

Россия гражданнары Малайзиядә 30 көн визасыз яши алалар. Ләкин законнар биредә бик катгый. Визасы бетеп, тагын яшәргә калучыларны төрмәгә утырталар. Соңыннан туган якларына озаталар.

Малайзиянең үз гражданнарын төп малайя халкы, кытайлылар һәм тамиллар (чыгышлары белән Көньяк Һиндстан халкы) тәшкил итә. Шулай ук биредә «өченче» илләрдән килгән эмигрантлар бик күп.

Малайзиядә үз гражданнары өчен шактый күп өстенлекләр каралган. Беренчедән, ил эчендәге бәяләр алар өчен башкачарак. Бу аеруча туристик объектларга кагыла. Мәсәлән, ниндидер утрауга ял итәргә юллама алу илнең үз гражданы өчен түбәнрәк булачак.

Шулай ук дәүләт сырхауханәләрендә медицина ярдәме күрсәтү бәяләре дә илнең үз гражданнары өчен очсызрак. Монда медицина бик көчле һәм кыйммәт. Булачак табиблар белемне башка илләрдә, мәсәлән, Мисыр, Ирландия һәм Россиядә алалар. Хосусый сырхауханәләр бихисап. Малайзиядә, туучылар саны күп булганлыктан, түләүле бәби тудыру йортлары популяр. Монда һәр гаиләдә диярлек 3-5 бала. Мин үзем дә ике баламны да хосусый бәби тудыру йортында тудырдым.

Малайзия — кыйммәт ил. Җиде-сигез ел элек биредә бәяләр бездәге кебек иде. Ул вакытта 1 Малайзия ринггиты 10 сум торса, хәзер 1 ринггит 17 сум белән тәңгәлләшә. Россия белән чагыштырганда, тормыш кыйбатлашты. Азык-төлек, аеруча яшелчәләрнең бәясе артты.

Фатир бәяләре дә бик кыйммәт. Җирле машиналарның бәяләре түзәрлек әле, ә чит ил машиналарына, салымнар зур булу сәбәпле, якын килерлек түгел. Алар монда үз бәяләреннән ике тапкыр артыграк торалар. Ирем Яр Чаллыда күпләп Volkswagen, BMW һәм Mercedes кебек машина модельләрен күреп шакката.

«Малайя телендә татар теленә охшаган сүзләр күп»

Нинди генә матур һәм уңайлы илдә яшәсәң дә, туган җиреңне һәм туган телеңне сагынып яшисең инде. Минем, кызганыч, Малайзиядә татарлар белән очрашканым юк. Интернетта да безнең берләшмәләр күренми. Беренче тапкыр монда сәяхәт итәргә килгәндә, безгә шәһәрләр буйлап экскурсияне кыргыз кешесе үткәрде. Ул гына, бер урынны күрсәтеп, биредә югары пост биләүче кешеләр өчен тәмле ризыклар пешерүче бер татар әбисе яши дип әйтеп үткән иде. Башка татарлар турында берни дә ишеткәнем юк.

Малайзиядә безне аерым милләт итеп бик сирәк кеше генә белә. Гадәттә, алар безнең үз республикабыз булуы турында хәбәрдар булган, укымышлы, тарих белән кызыксынучы кешеләр. Алар чын татар кешесен очраткач, бик шатланалар. Калганнар өчен без барыбыз да — россиялеләр.

Малайзиядә малайя, инглиз, кытай һәм тамил телләрендә сөйләшәләр. Төп дәүләт теле булып малайя теле санала. Яшьләр күбесенчә инглиз телен якын күрә. Ирем белән үзара инглизчә аралашабыз. Балаларымның минем туган телемне өйрәнүләрен теләр идем. Шуңа күрә алар белән үз телебездә дә сөйләшергә тырышам. Алар русча һәм татарча сөйләмне аңлыйлар.

Айзатның әти-әниләре бары тик малайя телен генә беләләр. Алар белән шул телдә аңлашабыз. Монда яши-яши, анысын да өйрәнеп беттем. Малайзия халкы тиз сөйләшә. Ияләшә төшкәч, сүзләрнең мәгънәсен аңлый, аңа бик охшаган индонезлар теленнән дә аера башладым. Телнең синтаксисы катлаулы түгел. Малайзия телендә, татарчадагы кебек үк, гарәп һәм фарсыдан кергән сүзләр күп. Мәсәлән, вакту — бездәге вакыт дигән сүз, сабар — сабыр, ният — ният, тарджэма — тәрҗемә һәм башкалар.

«Балаларым кыстыбый ярата»

Гаиләмә татар халкының гореф-гадәтләре турында яратып сөйлим. Аларны милли ризыкларыбыз белән сыйларга яратам. Балалар рәхәтләндереп бәрәңге кыстыбыен ашасалар, иремә һәм аның туганнарына чәк-чәк ошый. Безнең гаиләдә пылау һәм пәхләвә дә бик шәп үтә.

Үзем Малайзия халкының ашларын пешерергә каенатамнан өйрәндем. Әти аш-суга бик уңган, минем беренче остазым ул булды. Малайзиядә күп төрле тәмләткечләр һәм махсус үләннәр бар икән. Аларны төрле продуктларга туры китереп, дөрес кулланырга кирәк.

Ризыклар биредә бик үзенчәлекле. Гомумән, мондагы халык ашарга бик ярата һәм ашауга зур игътибар бирә. Ашау культы бар дип әйтимме соң. Ризык тәмле булырга һәм табынга матур итеп бирелергә тиеш. Малайя халкы күбрәк төрлечә әзерләнгән дөге ашый. Мәсәлән, ял көннәрендә алар иртәнге ашка пандана яфрагы салып кокос сөтендә пешерелгән дөге-наси-лемак әзерли. Ул биредәге милли ризыклардан санала.

Дөгедән тыш, бик күпләп диңгез продуктлары ашыйлар. Бездәге ит урынына монда балык, креветка, кальмарлар. Ит бик кыйммәт. Чөнки Малайзиядә терлекчелек тармагы үсмәгән. Беренчедән, монда джунглилар бик күп. Икенчедән, илнең территориясе кечкенә. Шуңа күрә көтүлекләр өчен урын юк. Терлекләрне кечкенә фермаларда сату өчен генә үстерәләр. Авыл җирләрендә дә, бездәге кебек, терлекләр асрап көн итү юк.

Соңгы тапкыр Татарстанга кайтканда кызыма атап корбан чалдырган идек. Чаллыда бер сарыкны 6 меңгә сатып алдык. Ә Малайзиядә аның бәясе 15 мең тирәсе. Сыер турында әйтеп тә тормыйм инде.

Малайзиядә табигать катаклизмнары буламы?

Күпләр Малайзиядә табигать катаклизмнары куркынычы бар дип уйлый. Чынлыкта, Малайзия тыныч ил. Монда җир тетрәүләр булмый, вулканнар да юк. Шулай да галимнәр Барнео утравындагы Кинабалу тавын уянып килә торган яшь вулкан дип уйлыйлар.

Хәзер Малайзиядә кешеләр тарафыннан китереп чыгарыла торган катаклизмнар күбрәк уңайсызлыклар тудыра. Индонезиядә күпләп пальма басуларын яндыру нәтиҗәсендә, Малайзиягә төтен тарала. Без айлар буе шул пычрак һаваны сулап, кояш күрмичә яшәргә мәҗбүр булабыз.

«Монда күчкәч, мәдәни шок кичердем»

Мин чит илгә бик авыр ияләштем. Күченеп килгәч, туры мәгънәсендә мәдәни шок кичердем. Бөтенләй башка менталитет, тормышка башка караш, ят ризык. Елга 365 көн чыдап булмаслык эсселек. Ел фасылларын календарьга карап кына беләбез.

Туган ягымны бик сагынам. Кыш фасылы җитми. Ел саен Чаллыга кайтып, берничә ай торып китәргә тырышабыз. Малайзиядән Россиягә туры рейслар юк, шуңа тукталышлар ясап, Куала-Лумпурдан — Абу Дабига, аннан Мәскәүгә очабыз. Быел да көзгә таба кайтырга насыйп булыр дип өметләнәм.

Чит илдә яши башлагач та, иң зур кыенлык — яңа менталитетны, ризыкны, мәдәниятне һәм телне кабул итү. Бу халыкны аңларга тырышырга, кайбер очракларда сабыр була белергә кирәк. Куала-Лумпурда яшәгәндә мин Ганадан килгән бер кыз белән танышкан идем. Аның киңәшләре күңелемә уелып калды. «Әгәр монда яшисең килсә, аларның ризыкларын ашарга күнек һәм телләрен өйрән», — диде ул миңа. Миңа калса, бу — теләсә кайсы илгә ияләшүнең алтын кагыйдәләре. Син гомумән аралашмаучан, үз эченә бикләнгән кеше булсаң да, монда килгәч, бөтен нәрсәнең аралашуга корылган булуына һәм тел белүнең никадәр мөһим икәнлегенә төшенәсең.

Малайзия турында кызыклы факт

Джунгли эченнән уза торган юллардан барганда, аларның ике ягындагы джунглиларны тоташтыручы җир өсте күперләре күрәсең. Бу күперләрдән машиналар да, мотоцикллар да йөрми. Ирем аларның джунглиларда яшәүче җеннәр бер яктан икенче якка күчеп йөри алсын өчен салынуы турында сөйләде. Аның сүзләренчә, элекке заманнарда җеннәр Малайзия халкына хезмәт иткәннәр икән. Чөнки мондагы джунглилар эченнән үтеп чыкмаслык бик куе һәм куркыныч. Җеннәр, агачларны аударып, юллар салыр өчен буш урыннар ясаганнар. Кешеләр, җеннәргә рәхмәт йөзеннән, күперләр салганнар.

Ислам җеннәрнең барлыгын кире какмый. Шуңа күрә, Малайзия халкы аларның безнең арабызда яшәвенә ышана», — дип сөйләде Регина Гомәрова.

Гөлназ Хәбибуллина

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*