tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш тагын җиңүче
Мамадыш тагын җиңүче

Мамадыш тагын җиңүче

ТР МДН, Бөгелмә мөхтәсибәте һәм Бөгелмә шәһәренең “Татар мәдәнияте үзәге” белән берлектә “Зәйтүнә” төбәкара мөнәҗәт фестивален уздырды. Фестиваль өченче ел рәттән оештырылды. Быел катнашучылар арасында республика районнарыннан гына түгел, Башкортстан, Оренбург якларыннан килүчеләр дә бар иде. Берничә номинациядә узган фестивальдә катнашучылар саны 90га җитте.

Фестивальне Рөстәм хәзрәт Хәйруллин хәер-фатихасын биреп ачып җибәрде һәм ул мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның сәламнәрен ирештерде.

Анда якташыбыз Кече Кирмән авылы кызы Алсу Исрафилова тагын беренчелекне алды. Узган фестивальдә дә ул җиңү яулаган иде. “Районыбыз данын уңышлы яклаган мөнәҗәтче кызларыбызны җиңүләре белән котлыйбыз, алга таба да җырлап яшәргә язсын!“ – ди район мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев.

Фирая Мингалиева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*