tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадыш йолдызларын башкалабыз Казанда көтәләр
Мамадыш йолдызларын башкалабыз Казанда көтәләр

Мамадыш йолдызларын башкалабыз Казанда көтәләр

Узган атна азагында Питрәчтә (Татарстан) узган “Созведие-Йолдызлык“эстрада сәнгатенең XV ачык республика фестиваленең зона турында безнең ун номер Казанда үтәчәк финалда катнашу хокукы яулады. Мамадышлылар анда сынатмады. Ике көн дәвам иткән бәйгеләрдә мәртәбәле жюри “Кристалл“ һәм “Каприз“ бию төркемнәренең чыгышларын югары бәяләде. Алиса Хәсәншина, Гүзәл Хәйриева белән Гөлмәрьям Смирнова да “Вокал“ номинациясендә чыгыш ясап, башкалабызда катнашу хокукына ия булдылар. Финалга узган конферансчылар Дмитрий Пономарев, Диана Степанова, Юля Клинова, Ландыш Хәсәнова һәм Мария Квасниковага, “Эскиз“ вокал ансамбленә дә уңышлар телибез.

Нократ-Вятка газеты

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*