enrutat
Баш бит / Мамадыш үзәк мәчетенә хаҗилар җыелды
Мамадыш үзәк мәчетенә хаҗилар җыелды

Мамадыш үзәк мәчетенә хаҗилар җыелды

Рухи яктан чисталыкка ирешү, үзләренең асылларына, башлангыч халәтләренә кайту теләге белән Мәккәдә булып кайткан райондашлар белән очрашу күркәм гадәткә керде, дип хәбәр итәләр Мамадыш мөхтәсибәтеннән. Мамадышның үзәк мәчетендә район имам-мөхтәсибе Илһам хәзрәт Миннегалиев, мәчет имам-хатыйбы Наил хәзрәт Вахитов катнашында һәм дистәләгән хаҗи-хаҗияләр белән бергә күркәм чара үткәрелде.

Шәһәр үзәк мәчетендә үзенчәлекле бәйрәм көне буена сузылды. Иртәнге сәгатьтән мәчет манарасыннан тирә-юньгә мөнәҗәтләр яңгырады, казанда пылау пеште, халык Аллаһ йортына агылды. Төрле елларда изге сәфәр кылган-ислам диненең бишенче баганасын үтәгәннәр районыбызда икенче тапкыр җыелышты. Әлеге үзенчәлекле вазыйфаны үтәүчеләр гомер буе башкаларга бөтен яктан үрнәк булырга тиеш. Иң яхшы вәгазь – шәхси үрнәк. Бер-бер артлы сүз алган мөхтәсиб Илһам хәзрәт Миннегалиев, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте каршында оешкан “Хаҗ-2015“ җитәкчелегенең Мамадыштагы вәкиле, үзәк мәчет имамы Наил хәзрәт Вахитов.

Соңгы арада мөселманнар арасында бик сәер күренешкә тап булырга туры килә. Алар: “Хаҗга бару – иң саваплы эш”,– дип, әллә ничәшәр тапкыр Хаҗга барып кайтулары белән горурлана башлыйлар. Үзләрен бик дәрәҗәле мөэмин дип саныйлар. Бу ялгыш фикер. Илһам хәзрәт шуңа басым ясап узды: хаҗ гыйбадәтен үтәү- сәламәтлеге, малы, юлы имин булган кешегә гомерендә бер мәртәбә фарыз.

Бер мәртәбә хаҗга барган булсагыз, икенче тапкырында үз урыныңа бүтән кешене җибәрегез. Мисалга, кече Хаҗга. Бер тулы хаҗ сәфәре хакына ике кеше кече хаҗ сәфәрен кылырга мөмкин, дип искәртеп узды Наил хәзрәт Вахитов.

Җыелышта катнашучы һәркем тәкъдимнәрен, күзәтүләрен дә ирештерә алды. Чарада “Хаҗ” фонды ачу тәкъдиме яңгырады. Хаҗ сәфәрен кылырга теләүче, ләкин финанс яктан кыенлыклар кичергән мөселман кардәшләр өчен матди ярдәмне шунда туплап бару мөмкин булыр иде, диделәр хаҗилар.  Моның белән беррәттән, зоналарда күчмә утырышлар, вәгазь кичәләре үткәрү тәкъдиме яңгырады. Хаҗда булган кешеләргә, мәсәлән, Гаяз абый дип кенә түгел, хөрмәт йөзеннән, Гаяз хаҗи дип мәрәҗәгать итү кирәк дип искәртелде.

Рузалия Ибраһимова, хаҗия, “Ак калфак“ оешмасы җитәкчесе:

— Мин – татар хатыны, мөселман, әни һәм әби. Шуның өчен дә фикерләрем күбрәк хатын-кызларга кагыла. Баланың яшәү рәвешен, телен, иманын ана карынында ук һәм гомерлеккә дип әнкәсе сеңдерә. Пәйгамбәребез (с.г.в.)нең: “Ана, ана һәм тагын бер кат ана“,- дигән гыйбрәтле сүзләрен һәрберебез беләбез. Әйе, милләтнең рухын саклау Ана булган бөек затка йөкләнгән. Татар милләтеннән булуым белән чын күңелдән горурланам, киләчәк буыннар алдында үземне җаваплы тоям. Милләтне саклау гранты – ислам дине. Безгә дин һәм тормышны капма-каршы куймыйча, ике дөньяны да тигез алып барсак, яхшы булыр иде. Җәмгыятебезнең ник авыру икәнен һәммәбез аңлый. Финанс кыенлыкларыннан башка, балаларыбызны, оныкларыбызны әхлаксыз дөнья кочагыннан саклау кыенлыгы күпкә куркыта: кызыктырып, алдап, ятьмәгә алучы компьютер уеннары, эчүчелек, экраннарда тыюсыз дәвам иткән үтереш, талау, фахишәлек. Кемнең минем балам бу шаукымга иярмәс дигән ышанычы бар? Без аларны акны-карадан, яхшыны-яманнан аерырлык итеп өйрәттекме? Алар безнең игътибарыбыз, яратуыбыз, җылыбыз белән уратылганмы? Әйдәгез, үзебездән башлыйк, битараф булмыйк. Бер-беребезгә киңәш биреп, эшләгән эшләребезгә куанып, кимчелекләрне төзәткәләп, кайбер очракларда татарга хас көнчелекне аздырмыйча, үзара низагларга чик куеп, бердәмләшеп, милләтебезгә хезмәт итик. Балаларыбызга нәсел агачларын өйрәтүне, җиде буын бабасын барлап өйләндерүне, кияүгә бирүне, димчелек традицияләрен кайтарыйк. Мәчет, мәхәллә, мәдрәсә каршында әниләр, әбиләр, кыз балалар мәктәпләре, улларыбыз өчен гаилә хуҗасы, оста куллар түгәрәкләре оештырыйк.

Әйе, безнең төп бурыч – телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне саклап калу һәм киләчәк буыннарга җиткерү. Татар мохитен тудыруда, ныгытуда, яшәтүдә, гаилә башкарасы эшләрне бер генә оешма да эшли алмый. Күпме генә сөйләсәк тә, белем-мәдәният учакларына, җитәкчеләргә, дәүләткә төртеп күрсәк тә, татар язмышын алар гына хәл итә алмый. Татарның киләчәге иң әвәл – ана карынында, бишектә, гаиләдә хәл ителә.

“Ак калфак“ балалар белән кызыклы әхлакый темага очрашулар уздыру; мәчеттә авыл тарихын, асыл затларыбызның үткәнен, шәҗәрәсен өйрәнү, аларны компьтерга кертү; димче әбиләр төркеме оештыру; ел саен хаҗи-хаҗияләр белән шушындый очрашуларда, эшләргә анализ ясап, тәҗрибә уртаклашырга тәкъдим итә. Әлеге күркәм башлангычны кунаклар барысы да хуплады.

Инде шәһәрдәшләребез арасында үзенең тыңлаучыларын тапкан, яңа кешеләрне үзенә тарткан пәнҗешәмбе вәгазен бу юлысы Алабуга җәмигъ мәчете имам-хатыйбы Хәлим Шәмсетдинов сөйләде. Тәкъвалык турында вәгазь һәркемнең күңеленә хуш килде.

Нәсимә Миннеханова, хаҗия, икенче фермада яши:

— Мамадышта безнең өчен көне буе бәйрәм оештырдылар бүген. Олылап чакырдылар. Улым Фәнис хәзрәткә дә, үземә дә хаҗ сәфәрләре кылып кайтырга язды. Бүген хаҗи-хаҗияләр белән тагын бер кат очрашып, аралашкач, күңелләрем тулды. Аллага шөкер, улларым, оныкларым – барысы да дин юлында. Диннәр көчәйсен, бер-беребезгә итагатьле булып, игелекле гамәлләр генә кылып яшәргә язсын.

Хаҗи-хаҗияләр белән очрашу гадәте дәвамлы булырга охшаган. Киләсе җыелышны 2016 нчы елның 27 нче февралендә, шимбә көнне үткәрү карары белән чараның рәсми өлеше төгәлләнде. Ә соңрак бар халык вәгазь кичәсенә җыелды. Мамадышларга вәгазьне Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев җиткерде.

Фирая Мингалиева, Мамадыш

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*