tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта районның һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады
Мамадышта районның һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады

Мамадышта районның һәм ТАССРның 100 еллыгына багышланган күргәзмә эшли башлады

Мамадышта «Туган якны өйрәнү музее»нда районның һәм республиканың гасырлык юбилеена багышланган күргәзмә эшли башлады. «100 еллык Татарстанда — Мамадыш» экспозициясе район барлыкка килгәннән алып узган гасырның 90нчы елларына кадәр вакыйгаларны үз эченә алган.

Күргәзмәгә килүчеләр районның предприятиеләреннән һәм оешмаларыннан элек куелмаган экспонатлар белән таныша ала. Шулай ук янгын сүндерүченең, Донбас ташкүмер шахтасы эшченең һәм башкаларның киемнәре тәкъдим ителәчәк.

Укучыларны күргәзмә белән Гөләндәм Давыдова таныштырачак. Экскурсия күргәзмә форматында узачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*