enrutat
Баш бит / «Манзара-2020»: Хабиб&Конор алышының татар варианты — Муса&Раил көрәше
«Манзара-2020»: Хабиб&Конор алышының татар варианты — Муса&Раил көрәше

«Манзара-2020»: Хабиб&Конор алышының татар варианты — Муса&Раил көрәше

Казан циркында быел беренче тапкыр «Манзара» спорт-музыкаль премиясен карарга туры килде. Менә 19 көрәшче берәм-берәм беренче әйләнешкә мәйдан уртасына парлап чыга башлады. Мондый ук атмосфераны күргән юк иде әле. Цирк бинасы тарихында бу кадәр ир-ат җыелганы булмагандыр. Кайсы сызгыра, кайсы үкерә тамашачыларның.

Болай түгәрәкләнеп утырып, бу нәкъ борынгы Греция белән борынгы Римдагы кебек борынгы спорт, Олимпия уеннарын тамаша кылуга тиң, әйеме?» дип пышылдашып алабыз туганым белән. Искиткеч комфорт бит, бу сиңа Сабан туенда урамда я челләдә кызышып, я күкрәп килүче яңгырдан куркып көрәш карау түгел. Баш өстендә түбә, арт якта утыргыч бар.

Беренче әйләнештә үк Мәскәү көрәшчеләренә рәт булмады. Арчадан Илшат Һидиятов Мәскәүдән Ацамаз Казиевны 5:1 исәбе белән җиңде. «Нәрсәгә чыгардыгыз аны, сумоист бит ул» дигән сүзләр ишетелде залдан Ацамаз Казиев турында.

Саба көрәшчесе Дилүс Закиров белән Балтач спортчысы Рәдис Сәмигуллин арасында көрәш барышында җанатарлар арасында ыгы-зыгының кызулыгын аңлатырга сүзләр җитмәс иде, мөгаен. Вәт балтачлылар яклап та карыйлар. Җанатарлар Рәдискә балл бирүне сорап, судья өстәленә очып-очып кунардай булып аңлаталар. Тәки үзләренекен иттеләр, Рәдис Дилүсне җиңде.

Танылган сумоистларны кем мәйданнан чыгарган?

Быелгы «Манзара”ның үзенчәлеге — сумо. Дөнья чемпионнары Константин Абдула-Заде, Эдуард Кудзоев, Ацамаз Казиев, Заур Караев — Татарстан Сабан туйлары абсолют батырларына каршы көч сынашты. Безнең авыл абыйлары күреп ияләнгән әйбермени ул — келәм уртасына кара-каршы утырган рәвешләреннән эчләре катып көлә башладылар. Сумоның кагыйдәсе гади: көрәшчеләр бер-берсен әйләнәдән этеп, бәреп чыгарырга тиешләр. Сумодан белештермичә көрәшкә күчеп киткән вакытлар да булды.

Батырлар ачыклангач, тамашачыларга да көч сынап карарга ирек бирелде. Иң кыюы кыз бала булып чыкты. Ул баһадир сумоистны төртә — тегесе урыннан кузгалмый тора. Берзаман көндәше кечкенә кыз бала булуын, балалар оттыруны авыр кичерүен исенә төшерде булса кирәк, сумоист, егылып «җиңелде». Бу сумоистлар карап торышка гына көчле ахырысы, дип ышангандай, берзаман кечкенә малайлар су буе чиратка тезелде. Алар берәм-берәм чыгуын көтә башласаң, төн дә җитмәс иде, шуңа малайлар көтүен «Татарстан Республикасы»дип игълан итеп, бөтенесен бергә чыгардылар. Ике сумоист мәйданның теге ягына «очып чыкканын» абайламый да калды, хәтта.

Эдуард Кудзоев дигәне бигрәк дәү, чып-чын Алып батыр. Мин кечкенә генә буем белән ялгыш кына аның янәшәсендә булсам, билләхи сулышыннан ук чайкалып китәр идем.

Икенче әйләнеш

Сумоистлар белән тәмам, хәзер икенче әйләнештә сигез көрәшче бил алыша. Балтачтан Рәдис Сәмигуллинга Башкортстаннан Айнур Сыртаев белән көрәшергә туры килде. Туймазы егете чагыштырмача чандыррак булса да, алымнары әллә нинди ипсез тоелды. Балтач көрәшчесе әллә билен кузгатты, әллә сыдырттырды шунда, табиблар чыгып кремнар сөртеп-сылап та, җайланып китә алмады, күрәсең. Айнурга каршы әллә ни майтара алмады, «Рәдис, әйдә, Рәдис, әйдә» дип, якташлары җан-фәрман белән кычкырып утырса да, 6:1 исәбе белән Туймазы егете Айнур Сыртаев җиңде.

Алып баручы Илназ Миңнеханов «Айнууур Сырртаев» дип матур итеп сузып әйтеп, җиңүче дип игълан итте. Алып баручы дигәннән, Саба районы Тимершык авылы егете ул. Оста, теле җор. Миңнехановларныкы бүтәнчә була да алмый. Ветеран көрәшче, хөкемдар Миннерахман Вакказовның 50 яшьлек юбилеен билгеләп үткәнен дә әйтергә онытмады. «Ул әле бүген дә бүләкләр кабул итәм, ди, кыстырып килгән булсагыз, тапшырырсыз», — дип, шаяру катыш искәртеп куйды Илназ.

Яр Чаллыдан Рәнис Гыйләҗетдинов Буадан Марат Миначев белән бил алышты. Нәтиҗәдә, 6:1 исәбе белән Яр Чаллы батыры — ярымфиналда. Лаештан Руслан Газизуллин һәм Алабугадан Илнар Галимов «бәрелешен»дә 7:3 исәбе белән Илнар җиңү яулады. Арчадан Илшат Һидиятов белән Әлмәттән Айдар Алтынбаев көрәшендә исә Алтынбаев 6:1 исәбе белән өстен чыкты.

Алда ярымфинал, дүрт көрәшченең финалга чыгу өчен көрәше. Киеренке көрәштә өченче урынга Башкортстаннан Айнур Сыртаев чыкты, дүртенче урынга Алабугадан Илнар Галимов калды. Икесенә дә 30ар мең сум акча бирелде.

Салаватның юбилеена дип оештырылган «Манзара»

Әгәр «Манзара» гел көрәштән генә торса, хатын-кызлар, мөгаен, бармак белән генә санарлык булыр иде. Ә спорт-җыр тамашасы булгач, җыр булса да тыңларбыз, дигән сәбәп белән, ирләренә, егетләренә ияреп килгән гүзәл затлар шактый күренгәли иде. Менә Раяз Фасыйхов иң популяр җырларының берсен, «Минем белән барырсыңмы чәчәк аткан бакчага» дип җырлый. Тышта язгы көндәге кебек һава торышы булгач, шушы җыр сайланганга аптырамаска кушты ул.

Соңрак Салават Фәтхетдинов та тамашачыларга ике җырын бүләк итте.

— Безнең татарның мактанырлык әйберләре күп түгел — милли телебез, моңлы җырыбыз, көрәш. Җыр белән көрәшне бергә кушып, бәйрәм ясаган чараның идея авторы Хәлил Шәйхетдиновка (ТР спорт министрының беренче урынбасары — Т.И. искәрмәсе) рәхмәтемне җиткерәм. Быелгы «Манзара»ны Хәлил Хәмитович минем юбилей хөрмәтенә оештырды, — дип шапырынып алды күренекле җырчы.

«Манзара»ны оештыручы, идея авторы Айдар Шәймәрданов Салаватны 60 яшьлек юбилее белән котлап, «Кечкенә чакта сезнең кассеталарны ручка белән әйләндерә-әйләндерә тыңлый идек, кем уйлаган бер сәхнәдә басып торырбыз дип», — дигән сүзләр белән телевизор һәм җиләк-җимештән ясалган букет тапшырды.

Бүләк алгач, Салават Зәкиевич юмартланып китте, тагын берне чыгыш ясавын сораган тамашачыга «соңрак җырлыйм» дип, вәгъдә бирде.

Дөрес, соңрак бүләгеннән чак кына колак какмады. Иганәчеләрдән махсус бүләккә көрәшкән Муса Галләмов белән Раил Нургалиев, әүмәкләшеп, башта судья өстәле каршында торган телевизорны  кузгатты, аннан өстәл янындагы урындыкны да бәреп төшерде. Алып баручы Илназ «телевизорны ватсагыз, Салават Зәкиевичныкын алып чыгасы була инде» дип әйтеп куймасынмы.

Беренче булып, аерым призга Казанның Яңа Савин районыннан Булат Мусин (95 кг), Теләчедән Ринас Кәлимуллин (85 кг) көрәште. Аларның икесенә дә 25шәр яшь. Булат Мусин 7:1 исәбе белән җиңде, аларның икесенә дә 50 шәр мең сумлык сертификат тапшырылды. Сертификат тотып чыккан кызларны Салават Зәкиевич та игътибарсыз калдырмады. «Дааа, кызларның бәясе арта икән, дип уйлап куйдым», диде ул шаяртып. Салават үзләрен телгә алуына сөенделәрме, көенделәрме — бусы безгә мәгълүм түгел.

«Муса, кыскарак тот!»

«Манзара»ның кульминация ноктасы да килеп җитте. Кем әйтмешли, гасыр алышы булды. Иганәчеләрдән аерым призга көрәштә Раил Нургалиев Муса Галләмов белән биш минут бил алышты.

«Бу безнең көтелгән ярышларыбызның берсе. Сез беләсез, аларга акчалата бүләкләр әзерләдек. Берсенә 150 мең, икенчесенә 100 мең сум», — диде Айдар Шәймәрданов.

Беренче минутта Муса интекте, Раилнең билбавын җайлап эләктерә алмыйча җәфаланды. Бил алышучыларның икесе дә бик гайрәтле булганлыктан, көрәш бик киеренке барды. Инде язылганча, урындыклар ды чыгып очты, телевизорга да һөҗүм була язды. Бу вакыттагы атмосфераны сүз белән генә язып, тасвирлап булмый: ул сызгырыш, үкереш. «Давай, Муса захват, давай, кыскарак тот, Муса!» дип, кычкырып тордылар. Нәтиҗәсе шул: 7:5 балл исәбе белән Раил батыр калды. Раил үзенең иң көчле батыр икәненә ишарәләп, ике кулын күтәреп мәйданны әйләнеп чыкты, бу вакытта Муса тезләнеп, утырып торды. Ике кулын битенә дә куеп, әллә күз яшен, әллә тирен сөртте шунда. Аннан Раил һушына килеп, Мусаны муеныннан кочаклап, аякларына бастырды, көндәшләр бер-берсен кысып кочаклады.

Көрәшчеләргә 150 һәм 100 мең сум күләмендә акчалата бүләк бирелде. Тәбрикләргә Айдар Шәймәрданов һәм Хәлил Шәйхетдинов чыкты. Дулкынланганда, эмоцияләр ташыганда, гадәттә, болай да тел көрмәкләнә, татарчасы белән дә таманга туры килә, тик Хәлил Хәмитовичныкы түгел, ул хәтта күбрәк русчалатып җиффәрде.

— Шушы ике батыр көрәшкәнгә горурлык хисе сизәм мин. Раил әтисен югалтты, ул бүгенге көрәшне әтисе истәлегенә багышлады, шуны башкарып та чыкты, — диде.

Кем әйтте батырлар еламый дип? Әле хәсрәт ярасы бик тере булган Раил, күз яшьләрен тыя алмады.

— Берзаман улларың, оныкларың белән килерсең дә, «шушында көрәштем, җиңдем» диярсең, — дип мөрәҗәгать итте Хәлил Хәмитович, Раилнең җилкәсенә кулын куеп.

Ну, икенче кулыңны Мусаның җилкәсенә куй инде, Хәлил Хәмитович, дип кычкырасы килде. Мусаның бу вакытта бер урында басып тора алмыйча, таптанып торган чагы иде. Хәлил Хәмитович мине ишеткәндәй:

— Берегездән икенчегез көчлерәк дип әйтеп булмый. Халык судья, шуңа күрә дуслык җиңде, — диде. Шушы сүзләр вакытында җанатарлар «Муса» дип дәррәү кычкырып, кул чаптылар.

— Бик зур рәхмәт. Минем өчен җан аткан әнигә рәхмәт. Минем өчен җан атучыларга рәхмәт, — диде Раил. Батырның әнисе мәйданга улы янына менде.

Муса да сүз алды. Гаиләсенә, әти-әнисенә, тренерына, үзе өчен җан аткан тамашачыларга рәхмәтен белдерде.

— Тамашачылар, җиңәсе килде. Без Раил белән дуслар, аңа оттыру үкенечле дә түгел, бүгенге көндә ул көчлерәк. Рәхмәт аңа шушы көрәш өчен. Ул минем икенче тренерым шикелле булды, бик күп алымнар өйрәтте, — дигән сүзләре күпләрдә Мусага карата хөрмәтне тагын да арттыргандыр. Раил «Манзара» җиңүчесе билбавын Мусаның үзенә тапшырды.

«Манзара» тәмамлангач, көрәшчеләрнең икесе белән дә сөйләшеп алдым.

Муса, дустыгыз Раил белән мондый бил алышудан соң хәзер нинди хисләр кичерәсез?

Авыр булды. Болай куәтле итеп күптән көрәшкән юк иде. Шунысы гына аптыратты: бәйләп көрәштерделәр. Мин чыккач кына белдем. Мин тренировкаларда да бәйләмичә генә шөгыльләнеп барган идем. Шул яктан авыррак булды. Ә дуслыкка тәэсире юк. Без келәмдә — көндәшләр, келәмнән читтә — дуслар.

Раил дә бәйләп көрәштерәселәрен белмәгәнен әйтте.

Көрәш киеренке булыр дип уйлаган идегезме?

Чамалаган идем, ләкин моның кадәр 7:5 булыр дип уйламаган идем. Вакыт беткәнче көрәшелде бит. Халык өчен дә матур булды, чын көрәш булды. 4:0 исәбе белән мин җиңеп баргач, инде булды, дип уйлаган идем. Ләкин ялгыштым, исәп 4:3 булды. Шундый каты көрәш барды. Муса да көчле көндәш, ул 130 кг да, мин 100 кг да чемпион. Авырлык аермасы булгач, бераз читенрәк тә булды. Ләкин барыбер мин көчлерәк булып чыктым, җиңеп чыктым, диде Раил.

Муса бит бәйләп көрәштерүне белмәгән идем ди.

Мин үзем дә белмәдем, яртысы бәйләп, яртысы бәйләмичә булыр дип уйлаган идем. Ә монда бәйләп көрәштерделәр. Без келәмдә генә чын көндәшләр, ә тормышта дуслар.

Әтиегезне югалткансыз дип игълан ителде. Кайчан килде бу кайгы?

Декабрьдә Яңа ел алдыннан җирләдек әтине. 60 туласы иде, авыру сәбәпле китте. Бүген әни килде, әни килү сөендерде. Көрәшкәндә дә әнинең монда булуын истә тоттым.

«Манзара-2020» баш батыры

Ниһаять, «Манзара-2020» баш батырын ачыклау мизгелләре килеп җитте. Яр Чаллыдан Рәнис Гыйләҗетдинов Әлмәттән Айдар Алтынбаев белән очрашты. Рәнис Гыйләҗетдинов көндәшен 6:0 исәбе белән җиңде.

Рәнис Гыйләҗетдиновка 24 яшь, авырлыгы 130 кг. Беренче әйләнештә көрәшкә башта куркыбрак кергәнен яшермәде.

Һәр көндәш үзенчә авыр. Беренчесе авыррак булды, Фәрхәт абый — тәҗрибәле, көчле көрәшче. Аның белән беренче бәрелешне җиңгәч, була икән, дип уйлап куйдым, кәеф үзгәрде.

Көрәш белән ничә ел шөгыльләнәсең, Рәнис?

Беренче сыйныфтан бирле шөгыльләнәм. Тиктормас малай идем. Настрой белән җитди итеп, 7-8 ел элек унынчы сыйныфта шөгыльләнә башладым.

Ташлаган вакытларыгыз булдымы? Бәлки, имгәнүләр белән дә бәйле булгандыр?

2013 елда аякка операция кичердем, аякта тимер пластина тора. Ике ел буе көрәшә алмадым, аннары яңадан кайттым.

Көрәшкә керәсе килсә дә, теләген йөгәнләп торырга әти-әнисе һәм тренеры сүзләре генә булышканын әйтте. «Яңадан кереп китүе нык авыр», — диде.

Рәнис Чаллыда әти-әнисе белән яши. Чаллыдагы КФУ филиалында күптән түгел магистратураны тәмамлаган. 2019 елда Минзәлә, Чаллы, Мәскәүдә батыр калган. Билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионатында җиңгән.

Машина кая китте?

Тагын бер дулкынландыргыч мизгел — ул да булса, тамашачылар арасында «Лада Гранта» машинасын уйнату. Бәхет уң як секторда 15 рәт 39 урында утырган Ландыш Садыйковага елмайды. Аңа 32 яшь, Яшел Үзән районы Үзәк район хастаханәсендә эшли.

— Кичә генә Интернеттан билет алган идем. Ирем көрәш ярата, аның белән бергә килгән идек. Көтмәдек. Әле беркайчан да шундый бүләкләр откан юк иде, — диде.

Кем җиңәр дип уйлаган идегез?

Спорт журналисты, «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире урынбасары Фәрит Салихов:

«Мусага берникадәр өстенлек биргән идем. Әмма, билбауны бәйләтеп көрәштерүләрен аңлап бетермәдем. Бәлки ул бу көрәшнең спонсорлары таләбе буенча шулай эшләнгәндер. «Бәйләп көрәшәсез» дигәч, Муса да көтмәде бугай, аның йөзендәге гаҗәпләнүне күрдем. Әмма хөкем итү гадел булмады, дияргә бернинди нигез дә юк, бик матур, гадел көрәш булды.

Раилнең ике билбауны да алып кайтып китмәве ошады. Ул аны яулап алган бит инде, әмма, барыбер, дуслык дигән әйбер бар.

Ошады, Раил ике билбауны да алып кайтып китмәде. Финал гына кызык булмады, чөнки баш батырга көндәш юк иде. Төп көндәш Фәрхәт Фәйзуллин булырга тиеш иде, әмма, аның оттыруы гаҗәп булды».

Көрәшче Азат Нурмөхәмәмәтов: «Без хатын белән ставка куйдык — беребез Мусага, беребез Раилгә. Икесе дә гаилә дуслары. Иң мөһиме: монда тамашачы җиңде. Алар икесе дә тотып алып, сала торган кешеләр, соңгы секундка кадәр интрига булды. Боларга секундның бер өлеше дә җитә, бер-берсен алып салырга».

Атлас Гафиятов кайсы җиңәсен үзем дә белмәгән идем, шуңа күрә, берсенә дә ставка куймадым, дип җавап бирде.

«Манзара-2020» шуның белән тәмам. Көрәшчеләр кайсы борынын тотып чыгып китте, кайсы колагын, кайсы кул бармагын имгәтте. Бәрелгән, зыян килгән җирләре тизрәк төзәлсен, сарыф ителгән көчләре кабат туплансын дигән теләктә калыйк.

Гөлнар Гарифуллина

intertat.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*