tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Манзара”га килегез!
“Манзара”га килегез!

“Манзара”га килегез!

“Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында 16 гыйнварда Казан циркында узасы “Манзара” спорт-музыка премиясен тапшыруга багышланган матбугат конференциясе узды. Журналистлар белән очрашуны әлеге чараны оештыручыларның берсе, Татарстан Спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов  ачып җибәрде.

— Бу – башкалабызда ел башында үтәчәк һәм  барча күңелләрне кузгатачак  могҗизаларга тиң тамаша булачак, -диде ул. – Татар көрәшен мәңгеләштереп, аның көрәшчеләрен хәзерге заман геройлары итеп танытыр көннәр җитте. Һәр ата  үзенең угылына кумирлар эзләп, улы белән икесенә 5- 6 мең сумлык билетлар сатып алып, атна саен хоккей мәйданчыкларына, бокс рингларына ашыга. Ә  күп гасырлык тарихы булган милли көрәшебезне кемнәр барып карарга, кемнәр тамаша кылырга тиеш соң? Җәй җиткәч, Сабан туйларындагы көрәш бәйгеләрен кемнәр карап сокланыр? Безнең бүген татар көрәше буенча дөнья чемпионнары булса да, халык үз батырларының исемнәрен белми. “Манзара” үз алдына яшь тамашачылар күңелендә шушы кызыксынуны шушы азартны кабат өскә калкытырга ниятли, шуның өчен дә үз заманы геройларын танып-белергә шәп чара булачак ул.  “Манзара” шулай ук артистлар катнашында  җыр-моң белән үрелеп бара торган күңел бәйрәме, шунлыктан тамашада гаилә белән бергәләп күңел ачу мөмкинлеге дә бар.

Быелгы “Манзара”да тагын бер яңалык – анда “Манзара”ның 2018 ел премиясе иясе Раил Нургалиев белән 2019 ел бүләге хуҗасы Муса Галләмов үзара бил алышачак. Җиңүчегә – 150 мең сум акча биреләсе, җиңелүче дә бүләксез калмаячак, ди имеш. Гомуми бәйгедә җиңүчеләрне дә моңарчы күрелмәгән зур суммалы акчалата бүләкләр көтә.

Әлеге проектның тууына нәрсә сәбәпче булган соң? Башта җырчылар чыгышыннан гына торган тамашаның җитәкчесе, “Батырлар” тапшыруын алып баручы һәм танылган  көрәшче Айдар Шәймәрдәновны  күренекле Сабан туе батырларының күпмедер вакыттан соң халык хәтереннән җуела, онытыла башлаулары бик нык рәнҗеткән. Шуңа күрә  дә ул әлеге тамашаны,  җыр һәм көрәш бәйрәме итеп, халыкка өр-яңа форматта тәкдир итәргә тели.

“Манзара”да катнашу өчен 130 кг артмаган иң-иң оста 16 көрәшче сайлап алыначак. Сайлап алу турында 2019 ел Сабан туйларының баш батырлары да катнаша.

Быел да, узган еллардагы кебек, керү билетлары буенча төрле бүләкләр уйнатылачак.  Әмма алар арасында, халык телендә  төрле гайбәт, имеш-мимешләр таралмасын өчен машина гына булмаячак. Билетлар хакы 800 сумнан алып, 1000 тәңкәгә хәтле.

Тамаша 16 гыйнварда  көндезге 12 сәгатьтә башлана. Килегез, тамаша кылыгыз!

Ирек НИГЪМӘТИ
magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*