tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәдиев: “Татар көрәше — Сабантуйның йөзек кашы”
Марат Әхмәдиев: “Татар көрәше — Сабантуйның йөзек кашы”

Марат Әхмәдиев: “Татар көрәше — Сабантуйның йөзек кашы”

Көрәш буенча спорт мастеры, Татарстан Республикасының атказанган тренеры Марат Әхмәдиев татар көрәше Сабан туеның йөзек кашы булуын әйтте.

«Көрәш – безнең Сабантуйның төп элементларының берсе. Бүгенге көндә көрәш нык үсеш алды. Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге Республика көрәш федерациясе уңышлы гына эшләп килә. Россия чемпионатлары, халыкара турнирлар күпләп уза. Шулай ук дөнья һәм Европа чемпионатлары да үткәрелде. Татар көрәше — Сабантуйның йөзек кашы», — дип белдерде Марат Әхмәдиев.

Республикада көчле көрәшчеләр әзерләүләрен да ассызыклап үтте тренер. «Чит илләрдә дә сабантуйлар үткәрелә башлады. Көчле көрәшчеләр үсеп чыкты. Шушы сабантуй мәйданыннан үсеп чыккан данлыклы көрәшчеләребез дә бар. Алар төрле ярышларда катнашып, зур уңышларга ирешәләр», — диде Марат Әхмәдиев.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*