tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә истәлекле бүләкләр тапшырды
Марат Әхмәтов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә истәлекле бүләкләр тапшырды

Марат Әхмәтов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә истәлекле бүләкләр тапшырды

Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә истәлекле бүләкләр тапшырды.

Диния нәзарәтендә үткән очрашуда Марат Әхмәтов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга «Чыгыш ясау сәнгате нигезләре һәм әдәби сөйләм» дип аталган практик кулланма, балалар өчен Габдулла Тукайның «Туган тел» шигыреннән юллар язылган күкрәк билгесе, магнитлар, татар теле проблемаларына кагылышлы плакатлар тапшырды. Истәлекле бүләкләр арасында татар телендә яңа әлифба да бар.

«Әлегә тәҗрибә рәвешендә 5 мең тиражда балалар өчен әлифба бастырдык. Балага исем кушканда, имамнар таныклык белән бергә шушы матур әлифбаны тапшырсалар иде. Әлифба татар телен онытырга ярамаганлыгын, гаиләдә беренче булып ана телен өйрәтергә кирәклеген искә төшереп торыр иде. Бу аеруча шәһәрдәге гаиләләр өчен кирәк булыр, дип уйлыйм», — диде Дәүләт Советы Рәисе урынбасары.

Бүләкләр Татарстанның мәчет һәм мәдрәсәләренә таратылачак. Камил хәзрәт Сәмигуллин үз чиратында Марат Әхмәтовка татарча милли календарь һәм кофта бүләк итте.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*