tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әхмәтов яшь язучылар белән очрашты
Марат Әхмәтов яшь язучылар белән очрашты

Марат Әхмәтов яшь язучылар белән очрашты

Агымдагы елның 23 октябрендә Татарстан Язучылар берлегендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов яшь язучылар, шагыйрьләр белән очрашты.

Түгәрәк өстәл янында сөйләшүдә сүз татар әдәбиятын пропагандалау юллары, мәгариф системасы проблемалары, язучылар иҗатын танытуда интернет мөмкинлекләрен киң куллану, режиссерлар укыту һ. б. хакында барды.

Очрашуда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов; Рәмис Аймәт, Ленар Шәех, Булат Ибраhимов, Рифат Сәлах, Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Луиза Янсуар, Лилия Гыйбадуллина, Ландыш Әбүдарова, Илгиз Зәйниев, Рөстәм Галиуллин, Гөлүсә Баттал катнашты.

sptatar.com

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*