tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марат Әмирханов: “Олуг Мөхәммәт” романын язып бетергәч, яңадан яздым
Марат Әмирханов: “Олуг Мөхәммәт” романын язып бетергәч, яңадан яздым

Марат Әмирханов: “Олуг Мөхәммәт” романын язып бетергәч, яңадан яздым

Бөтендөнья татар конгрессында “Ирек мәйданы” клубы утырышында Марат Әмирхановның “Олуг Мөхәммәт” романын тәкъдим иттеләр. Автор:”Әсәрне бер ел яздым, “- ди. Бу – татарның бөек шәхесе, Алтын Урданың соңгы, ә Казан ханлыгының беренче ханы Олуг Мөхәммәт хакында тарихи фактлар нигезендә язылган әдәби әсәр. Аның турында соңгы тапкыр 71 ел элек Г. Исхакый язган.

— Романны язганда миңа фактларны барларга Дамир Исхаков булышты, – ди Марат Әмирханов.  Әсәрне төгәлләдем дигәндә, яңадан язарга туры килгән. Олуг Мөхәммәт белән бәйле тарих шактый буталчык. Һәм татар галимнәре бүген архив материалларында эзләнеп, дөреслекне кайтара. Шуңа күрә Казан ханлыгы ханының шәҗәрәсендә дә кайбер төгәлсезлекләр бар.

Автор үз әсәрендә төп геройны бала чактан ук тасвирлый. Әлбәттә, кайбер геройлар уйдырма да. Тик Мәскәү кенәзе Василий II нчене өч тапкыр тезләндерүе, 41 мең гаскәргә каршы өч мең гаскәр белән баруы һәм җиңү яулавы тарихи хаклык. Бик динле кеше булган, бер генә гамәленә дә намаз укымый тотынмаган. Менә шундый шәхесебезгә Казанда әле һаман һәйкәл куелмаган, дип борчылуын белдерде “Ирек мәйданы” клубына җыелучылар.

Яңа романны тәкъдим итү чарасы, тарихи әсәрләр язу проблемасына да алып кереп китте. Журналист Рәмис Латыйпов, тарихи әсәрләрне укучылар аз, дип саный. Китапханәгә кереп белешкән. Тарихи шәхесләр белән бәйле әсәрләр балалар өчен дә бармак белән генә санарлык. Ә яшүсмерләрне кызыксындырырлыгы бөтенләй юк, дигән фикердә ул.

Язучы Вахит Имамов үзе өчен бу сорауга җавапны тапкан.

— Бөекләрне кайтару өчен легенда җитми. Балалар өчен матур итеп сурәтләнгән әсәрләр юк, шуңа укымыйлар да, – ди. Һәм тагын бер мәсьәлә – тарихи әсәрләрне укучыга аңлаешлы гади телдә язарга кирәк.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова тарихи әсәрне хатын-кызлар укымый дип белдерде.

— Мин үзем ирләр өчен язам. Темасын ничек сайлыйм? Тема ачылганмы, юкмы, шуны өйрәнәм. Мисал өчен, Себер татарлары ни өчен Төркиягә күчкән? 10 ел Себер авылларында йөреп, мин шуны ачыкладым. “Һиҗрәт” романым шулай барлыкка килде, – ди ул.

Халык укысын, яшьләр кызыксынсын өчен тарихи әсәрләрне фэнтези жанрында да язу кирәк, дигән фикерләр яңгырады клубка килүчеләр арасында. Ә гомумән алганда, татар үз тарихына бәйле роман, повестьларны соңгы 30 елда гына сизелерлек иҗат итә башлады. Һәм аларны бастыру мөмкинлеге бар, дип сөенә Камил Кәримов. Марат Әмирхановның  яңа әсәрен дә “Казан утлары” журналында чыгару мөмкин икәнен әйтте.

Язучы үзенең “Олуг Мөхәммәт” романы белән Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә дә тәкъдим ителде.

Белешмә өчен:

Марат Әмирхан улы Әмирханов — татар язучысы, журналист, публицист. 1933 елның 22 апрелендә Татарстанның Актаныш районы Кәзкәй авылында укытучы гаиләсендә туа.

Нәфис әдәбият өлкәсендә М.Әмирхановның беренче әсәре — «Алаяк» дигән хикәясе – 1978 елда «Социалистик Татарстан» газетасында басылып чыга.

«Үлмә, Әхмәтхан!» (1994), «Дөя муены» (1996), «Гөлнәзирә» (1998), «Тәгәридер гомер арбасы» (1998), «Мөкәррәмә»» (2002), «Кайтаваз» (2004) повестьлары, «Тәкъдир» (1999), «Тояк эзе» (2003) романнары авторы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*