enrutat
Баш бит / Мари Элда җирле татар фольклорын өйрәнделәр
Мари Элда җирле татар фольклорын өйрәнделәр

Мари Элда җирле татар фольклорын өйрәнделәр

Һәр кеше үз халкының үткәнен, гореф-гадәтләрен белергә тиеш. Үткәнне белмәүчеләрнең киләчәге юк, — ди халык. Туйлар үткәрү, исем кушу, аулак, кәләшнең килүе, кыз карау, өй туе, солдатны озату… Халык бәйрәмнәре, гореф-гадәтләр — кешегә үз тормыш рәвешенә һәм таләпләренә җайлашырга ярдәм итә торган нәрсә. Яшь буын, кечкенәдән бәйрәмдә катнашу тәртибен өйрәнә. Һәр кеше, әлбәттә, үз-үзен күрсәтә, милли тәрбия ала.

Йола — ул теге яки бу дини кануннарны үтәү яки борынгы заманнардан бирле яшәп килгән торак-көнкүреш традицияләрен урнаштыру белән бәйле тәртип һәм гореф-гадәтләр. Гасырлардан-гасырларга, буыннан-буынга, әби-бабайлардан әти-әниләргә, ата-аналардан балага үзләренең борынгы бәйрәмнәре, гореф-гадәтләре, күпмедер дәрәҗәдә үзгәргән булса да, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Марий Эл Республикасы кебек поликонфессиональ һәм полиэтник төбәкләрдә әлеге традицияләрне саклау шактый катлаулы. Республика татар мәдәнияте үзәге татар традицион мәдәниятен саклау буенча шактый эш алып бара. 2019 елның октябрендә аның хезмәткәрләре татарлар күпләп яши торган Марий Эл Республикасы районнарындагы татар авылларына фольклор-этнографик экспедиция оештырдылар. Безнең экспедициянең максаты — Морки, Мари-Төрәк һәм Бәрәңге районнарында онытылган, әмма әле өлкән буын вәкилләре тарафыннан сакланып калган уникаль җирле фольклор материал эзләү.

Һәр авылда традицион йолалар, татар халкының узенә генә хас булган үзенчәлекләренә ия. Мәсәлән, Морки районының Кышна (Алмаметьево) авылында узган Сабантуй — «Кышна Җыены» дип аталган, ә хәзерге вакытта бу бәйрәмнең исеме традицион. Кышна Җыены атна буе узган, кунаклар Татарстаннан һәм якын-тирә авыллардан җигүле атларда килгәннәр. Бәйге җыю бүгенге көнгә кадәр гармунчыларның такмаклар җырлавы белән үткәрелә. Бүләкләр төрле булган, халыкның матди мөмкинлекләренә карап (яулык, сабын, йомырка һ.б.), ә яшь кызлар чигүле кулъяулык бүләк иткәннәр. Бүләкләр җыю вакытында кемдер эштә калса, аны алдан ук капка тоткасына бәйләп калдыра. Бүләкләр биргәндә халык: җирдә һәрвакыт тынычлык, гаиләләр тигез һәм бәхете, балалар сау-сәламәт, кешеләр бер-берсенә игелекле, мул уңыш өчен теләкләр теләгән. Барлык уеннар да гармун белән үткәрелгән һәм үткәрелә.

Көзге салкыннар башлану белән кичке утырулар, аулак өй, каз өмәләре башланган. Каз өмәсе көн саен төрле гаиләләрдә үткән. Көн буе олы яшьтәге хатын-кызлар каз йолкыса, ә яшь кызлар әзер казларны инешкә алып төшеп юганнар. Кич белән барысы да «каз ашы» табынына чакырылганнар.

Кышна авылында Никахлашу йоласы да үзенчәлекле булып тора. Кызларның бирнә сандыгын әти-әнисе пар булган егетләр алып чыккан. Бу яшь парларның бергә озак һәм бәхетле яшәүләренә теләк кебек булган. Һәм тагын бер үзенчәлек — кәләш ата-ана йортыннан кияү йортына киткәндә, ул артка борылып карарга тиеш түгел. Кияү йортына килгән килен алдында аяк астына мендәр салалар. Әгәр ул мендәргә басса — ул яхшы һәм игелекле хатын булачак, ә мендәрне кулына алып керсә — явыз булачак.
Морки районы татар авылларының үзенчәлеге — гармунчылар күп булу. Барлык бәйрәмнәр, яшьләр уеннары, кичке утырулар, күңел ачулар аларның бию — җыр көйләре белән узган.

Мари-Төрәк районында фольклор-этнографик экспедиция кайбер җирле гореф-гадәтләрнең, Татар Китнәсе авылында, Мариец бистәсендә саклануын күрсәтте. Яңа йортны төзегәндә Мулла чакырганнар, ул догалар укый, ә фундамент һәм түшәм матчасына гарәп телендә язылган доганы куеп калдырганнар. Йортны ир-атлар гына төзегән. Ә Дружино авылында татар халкының гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре рус халкы белән бер төрлерәк һәм бергәләп үткәрелгән. Районның бу өлешендә хәзерге көнгә кадәр керәшен татарлары яши. Алар йомырка буяганнар (буийлар да), «чабата» уены уйнаганнар. Иң гаҗәбе: ире йортына килгән килен ел буе кайната белән сөйләшергә тиеш булмаган.

Башка районнардагы кебек Мари-Төрәк районында да Ураза бәйрәме, Корбан бәйрәме, Мәүлид ае, каз өмәсе кебек гореф-гадәтләр һәм йолалар саклана.

Бәрәңге районы Мазарбашы авылында «Кыз урлау» кебек үзенчәлекле йолалар очрый. Кызны төрле ысуллар белән урлаганнар: егет белән кыз сөйләшеп-килешеп «урлаулар», бер-берсен белмәгән очраклар да күп булган. Кышын кызларны җигүле, ә җәен тарантаслы атларда урлаганнар. Әгәр егет белән кыз бер-берсен яхшы белсә, ул вакытта кияү димчеләр (димче әби) җибәргән яки әти-әнисе белән килеп никахлашырга ризалык сораган. Кызның әти-әнисе ризалык бирсә, шул ук кичтә яшьләргә мулла чакырып «никах» укытканнар. Аннан соң туй бәйрәме үткәрелгән.

Яз көне, барлык халыклардагы кебек үк, язгы чәчү эшләре башлана. Беренче буразна бәйрәменә Мазарбашы авылында аксакалларны (авылның хөрмәтле кешеләре) чакырганнар, алар басуга чыгып, җиргә беренче орлык ташлаганнар. Шуннан соң яшьләр уйнаган, балалар буялган йомырка тәгәрәткәннәр, башак бөртекләре зур, түгәрәк һәм тыгыз булсын өчен. Яз көне, җир кибә башлау белән, яшьләр Таш чишмә янындагы болынлыкка җыелган. Егетләр һәм кызлар «түгәрәкле», «хәтирә» уеннарын уйнаганнар, гармунчылар бер-берсен алмаштырып кына торганнар.

Татар халкының уеннары традицион йолалар белән тыгыз бәйләнгән, аларны үткәрү вакыты һәм репертуар еш кына еллык ритуаль-игенчелек календаре белән бәйле. Бүген иң танылган татар бәйрәме — Сабантуй (сабан бәйрәме). Сабантуй бәйрәменә әзерлек алдан ук башлана. Ат чабышларында катнашу өчен (элек эш атлары катнашкан) көч һәм җитезлек кирәк иде, бәйрәмгә кадәр бер ай кала малайлар һәм кызлар авыл халкыннан йомыркалар җыйганнар. Җыелган йомыркаларны бүлеп һәрбер атка эчерткәннәр. Яшь егетләр, яшүсмерләр эштән соң, кичләрен атлар белән шөгыльләнгәннәр, аларны әкренләп чабарга өйрәткәннәр.

Җәй көне, озаклап яңгыр яумаганда, «яңгыр чакыру» йоласы уздырылган. Балалар су белән чиләкләр тутырып, урам буйлап юлда очраган кешеләргә су сипкәннәр, һәр йортка кереп, хуҗаларны чакырып чыгарганнар, чыккан кешенең өстенә су койганнар. Өлкәнрәк хатын-кызлар теләкләр теләп яулыкларын, күлмәк итәкләрен чылаткан, кайберләре битләрен юганнар. Бу «Карга ашы» йоласы иде — яңгыр чакырту. Шуннан соң, кагыйдә буларак, яңгыр ява иде, — дип сөйләделәр.

Көз җитү белән һәр йортта «Каз өмәсе» һәм «Аулак өй» ләр башланган. Каз өмәсендә хатын-кызлар каз йолкыса, балалар каурый сыдырганнар. Ә яшь кызларны бераз каз мамыгы биреп урамга чыгарганнар. Алар бу мамыкны урамда чәчеп барырга тиеш булганнар. Кыз үз юлында ир кеше очраганчы йөрергә һәм аның исемен сорарга тиеш булган, күпчелек очракта кыз шундый исемле егеткә кияүгә чыккан.

Татарлар өчен «Аулак өй» ләр — ул бәйрәм һәм күңел ачу. Бу кичтә олылар киткән өйдә балалар һәм яшь кызлар кала. Кызлар үзләре белән кул эшләре, сый-нигъмәт алып килгәннәр, ә егетләр тәрәзә артында гармуннарда уйнап такмаклар җырлаганнар. Төнгә кадәр җыр-моң белән утырганнар. Аулак өй уеннардан башка үтми. Бигрәк тә «Йөзек салыш», «Каеш сугыш уены» уйнаганнар. «Каеш сугыш уены» — уен кагыйдәләре кыен булмаган, әмма кызыклы үткән: барлык катнашучылар да түгәрәкләп утырганнар, түгәрәк уртасында урындык һәм каеш куелган, санамыш әйтеп алып баручыны сайланылган. Алып баручы кулына каеш тотып түгәрәк буйлап йөри һәм үзе ошаган кызның тезенә яки кулына каеш белән суга, сукканнан соң каешны кире урындык аркасына куя, ә кыз, егет ошаса, каешны тиз генә эләктермәскә тиеш, һәм аларны «күгәрчен ашатырга» яки «йолдыз санарга» чыгарып җибәрәләр. «Күгәрчен ашату» — егет шырпыны авызына каба, шырпының яртысы егетнең иреннәре арасында, яртысын тышта калдыра, ә кыз шырпыны иреннәре яки тешләре белән алырга тырыша, егет бу вакытта кызны үбәргә тиеш. Уенда, каеш белән «суккан» уенчы ошамаса, кыз яки егет каешны алырга һәм егеткә (кызга) сугарга ашыга, бу очракта егетне (кызны) җәзага тарталар, ә суккан кыз (егет) алып баручы була. «Аулак өй»гә, купвакытта армия сафларында хезмәт итеп кайткан егетләр, үзләренә кәләшләр сайлап алырга килгәннәр. Ә ул чорда кызларда бары тик хезмәт иткән егетләр генә хөрмәткә ия булганнар.

«Солдатка озату» йоласы (армиягә озату) бүгенге көндә аеруча әһәмиятле. Йола болай үтә: өйдә мичтә түгәрәк икмәк пешерәләр, «призывник» солдатка китүче егетнең гәүдәсе тирәсендә икмәк белән әйләндерәләр, аны егеткә тешләргә бирәләр, тешләнгән икмәкне солдат хезмәт итеп кайтканчы мич башында саклыйлар. Егет ике кулын да онга тыгарга һәм матчада үз кулларының эзен калдырырга тиеш булган. Кич белән егетләр барысы да гармун белән «такмаклар» җырлап урам әйләнгәннәр. Ә иртән, хәрби комиссариатка кадәр озатканда, урам буйлап җырлар белән авылдашлары белән саубуллашкан, алар егеткә бәхетле юл һәм яхшы хезмәт итеп исән-сау кайтуын теләргә чыкканнар.

Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен һәм бәйрәмнәрен өйрәнү зур әһәмияткә ия. Чыннан да, динсез, телсез халык яши алмый, алардан башка яши дә алмас иде. Дөрес, бүген без аларның күбесен мәдәният учаклары сәхнәсеннән генә күрәбез. Шуңа да карамастан, үткәрелгән экспедиция Марий Эл Республикасының кайбер районнарында татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары саклануын һәм үзенчәлекләре булуын күрсәтте. Татар халкы һәрвакыт үз гореф-гадәтләренә тугры булды. Әмма аларны онытмаска, сакларга, буыннан-буынга тапшырасы килә.

Тормыш шартларын үзгәртү бәйрәмнәр дөньясын да үзгәртә. Бу табигый хәл. Әгәр дә без кешеләрне якынайта һәм берләштерә алсак, гореф-гадәтләребезне, йолаларыбызны яңадан торгызуга ярдәм итсәк, без куелган максатка ирешәчәкбез. Бу экспедециянен нәтиҗәсе һәм йомгагы  буларак Йошкар -Ола шәһәрендә Республика татар мәдәнияте бинасында 16 ноябрьдә  «Энҗе бөртекләрен эзләп….» Тобэкара фестиваль-конкурсы уздырылды.

Мари Эл Республикасының Республика Татар мәдәнияте үзәге методисты

Аухадуллина Рамзия Хидиятуловна 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*