tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Марс Тукаев Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды
Марс Тукаев Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды

Марс Тукаев Уфада татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада җиңүчеләренә бүләкләр тапшырды

Бүген Уфада республикакүләм Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың йомгаклау өлеше һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Тантанада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән БТКның Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марс Тукаев сәламләде һәм олимпиаданы оештыручыларга, жюри әгъзаларына, татар теле һәм әдәбияты буенча көч сынашкан укучыларга һәм аларга белем биргән укучыларга рәхмәт сүзләре җиткерде.

Олимпиаданың соңгы турында Башкортстанның төрле районнарыннан 183 укучы көч сынашты. Аларның һәрберсенә һәм укытучыларына Бөтендөнья татар конгрессыннан татар язучыларының китаплары тапшырылды.

Төрле номинацияләрдә җиңгәгән 24 укучыга Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразиев имзалаган дипломнар һәм махсус бүләк буларак планшетлар тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*