tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәчет халыкны берләштерә
Мәчет халыкны берләштерә

Мәчет халыкны берләштерә

Яңа шәhәрнең Ленин Комсомолы проспектында эшләп килүче мәчет милләтебез hәм өммәтебезнең бердәмлеген ныгытуга юнәлдерелгән игелекле эш-гамәлләре белән халык арасында танылып өлгерде инде. Биредә атна саен төрле очрашулар hәм кичәләр үткәрелә. Менә шушы көннәрдә генә янә юмарт эшмәкәрләр ярдәмендә корбан мәҗлесе оештырылды.

Олуг мәҗлесне хөрмәтле дин әhелләре – Рөстәм хәзрәт Сафин hәм Рәсүл хәзрәт Фаткуллов Коръәни-Кәримнән сүрәләр уку hәм гыйбрәтле вәгазь сөйләү белән башлап җибәрделәр. Аннары диндәшләребезне Ульяновск өлкәсенең гаилә, демография сәясәте hәм социаль иминлек министры Ольга Касимова сәламләде. Ул хәйриячелек эшчәнлеген күпләргә үрнәк булырлык дәрәҗәдә алып баруы өчен мәхәллә рәисе, район татар автономиясе җитәкчесе Рафаэль хаҗи Назмутдиновка рәхмәт сүзләрен ирештерде hәм игелекле эшләрендә аңа hәрьяклап ярдәм күрсәтергә ышандырды.

Заволжье район администрациясе башлыгы Наил Юмакулов белән Ульяновск өлкәсенең эшмәкәрлек үсеше корпорациясе җитәкчесе Руслан Гайнетдинов та Рафаэль Назметдиновның халык белән актив, бик тә нәтиҗәле эшләве турында сокланып сөйләделәр.

Һәркемне уйландырырлык чыгышларны дикъкать белән тыңлаганнан соң, диндәшләребез күмәкләшеп тәкбир әйттеләр hәм районның “Ак калфак” оешмасы уңганнары бөтен күңелләрен биреп әзерләгән тәмле ризыклар, корбан шулпасы белән сыйландылар.

Р. Нигъмәтле
emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*