enrutat
Баш бит / Мәктәпләрдә — туган тел
Мәктәпләрдә — туган тел

Мәктәпләрдә — туган тел

Узган ел туган телгә бәйле шаукым гаять җитдигә әверелеп, хәтта Татарстан мәктәпләрендә укытучыларны кыскартуга китерде. Күрше республикада татар теле дәүләт теле буларак, элек мәҗбүри булса, хәзер ихтыярига калды. Хәзер әти-әниләр туган тел фәнен сайлап гариза яза, ә аның рус теле булуы да мөмкин. Уку елы әле башлану гына сәбәпле, Тукай телен сайлаучылар саны төгәл билгеле түгел.

Удмуртиядә чирек гасыр элек татар теле мәктәпләргә үтеп керде, милли сыйныфлар ачыла башлады. Кадрларга кытлык юк иде — башка фәннәрне укытып торган татар теле укытучылары сөенеп үз белгечлекләре буенча белем бирә башлады. Дөрес, кайсыдыр мәктәпләрдә татар теле әкренләп төшеп калды, кайсыларында түгәрәк, факультатив буларак алып барылуга күчте. Равил Губаев исемен йөртүче 10нчы мәктәп расписаниесендә ул быел да башка фәннәр белән беррәттән лаеклы рәвештә үз урынын биләп тора. Туган телләр тирәсендәге шаукымга ияреп, әти-әниләре аннан баш тарт­маганнар.

Фәридә Кашапова 10нчы мәк­тәптә татар теле укытыла башлаган чордан алып эшли. Бүген дә эше мактаулы гына түгел, мәктәп тарафыннан яклаулы да. Кайсыбер белем йортларында туган тел өч дәрестән икегә калса, 10нчы мәктәп җитәкчелеге моңа риза булмаган. “Башка еллардагы кебек атнага өчәр сәгать укытуны дәвам итәбез”, — дип сөенә мөгаллимә. Классларда саф татар, катнаш гаиләләрдән булган балалар да бар, башка милләт малай-кызлары да татар телен өйрәнә. “Хәзерге заман кешесе күп телләр белергә тиеш. Минем дә калышасы килми, шуңа да татар телен өйрәнәм. Аны белсәң, башка төрки халыклар белән дә аңлашырга, аралашырга була”, – ди 4нче сыйныфта укучы удмурт кызы Лиза Фадеева.

10нчы мәктәптә татар теленнән әдәбиятны да аерасылары килми, гәрчә уку программасында аерым дәресләр каралмаса да. Фәридә Фрунзевна укучыларын Г.Тукай, М.Җәлил, А.Алиш һәм башка язучылар, татар рәссамнары иҗаты белән мөмкин булганча таныштырып килә. Ә тел буенча олимпиадага әзерләнгәндә, укучылары белән аерым утырырга да туры килә, узган ел укучылары Айдар Такутдинов белән Алсу Мөхәммәтҗанова Казанда регионара олимпиадада уңышларга ирешеп кайтты. Класс­тан тыш чаралар да уздыралар. “Татарча әкиятләр куябыз. Әти-әниләргә күрсәткәч, бәйгеләрдә катнашкач, балалар тагын кайчан, тагын ниндине куябыз, дип аптыраталар”, – ди Фәридә Кашапова. Тик көенерлек урын да бар – быел беренчеләргә татар теле керми. Чөнки төп уку планында аларга атнага 21 сәгать каралып, туган телләргә вакыт юк. 97нче белем йортына караучы Хөсәен Фәезхан исемле лицеенда да ул хәзер икенче сыйныфта укытыла башлый. Укытучы Фәвилә Ямалиева быел икенче программа белән эшләп карарга ниятләгән. Быел Казанга татар теле укытучылары җыенына баргач, шуның буенча яңа дәреслек алып кайткан. “Узган ел семинарда танышкач, ошап калган иде. Дәреслек, иң беренче чиратта, баланы кызыксындыра, аңлаешлы, гади дә булырга тиеш. «Сәлам!» китабы рәсемнәр ягыннан отышлы, алар балаларга ошый”, — ди. Дөрес, әлегә дәреслек тә, эш дәфтәре дә үзендә генә. 10нчы мәктәп кебек, монда да сыйныфтагы укучылар күпмилләтле. Лицейга әти-әниләр балаларын татар теле керәчәген белеп китерәләр. Быел 1нчегә 30 бала кабул иткәннәр, теләүчеләр күбрәк тә булган.

“Өйләрендә татарча сөйләшәләр икән, дәресләрдә аларга, әлбәттә, җиңелрәк”, — диләр укытучылар. Лицейда татар теле быел атнага ике дәрес каралган. Икенче яртыеллыкта туган тел буларак атнага тагын бер рус теле укытыла башлаячак, әмма ул Тукай телен кысрыклар дигән сүз түгел.

Фәнзилә Салихова

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*