tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Менделеевск мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды
Менделеевск мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

Менделеевск мөхтәсибәтендә яңа мәчет ачылды

27нче августта Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин республикабызның Менделеевск районына сәфәр кыла. Биредә дин кардәшләребез күптән көтеп алган сөенечле вакыйга булды – яңа мәчет ачылды.

Камил хәзрәт Татарстан районнарына эшлекле сәфәрен Менделеевск мөхтәсибәте эшчәнлеге белән танышудан башлады. Мөфтине район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев каршы алды һәм әлеге төбәктә ислам үсеше өлкәсендәге төп яңалыклар белән таныштырды.

Аннары республикабызның төрле почмакларыннан килгән кунаклар, хәзрәтләр, район хакимияте вәкилләре бүгенге көннең төп вакыйгасына – Татар Әхтиял авылы мәчете ачылу тантанасына юнәлде.

Тантана Әгерҗе районы имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин тарафыннан Коръән сүрәләре укылу белән башланып китте.

Изге, ихлас теләкләрен катнашучыларны сәламләп, Менделеевск мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев җиткерде: “Мәчетләребез тулып торсын! Иман йортлары авылларыбызга нур бирә. Балаларыбыз да мәчетләргә килер, без хәзер алар өчен якты киләчәк әзерләп калдырабыз!”

Аннары мәчет ачылышы тантанасына җыелган халык алдында тәбрикләү чыгышы һәм вәгазь белән Татарстан мөфтие чыгыш ясады. Камил хәзрәт нәзарәт исеменнән мәчет төзелешендә катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*