tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәрҗани мәчетендә ишетмәүчеләр өчен чара уздырылды
Мәрҗани мәчетендә ишетмәүчеләр өчен чара уздырылды

Мәрҗани мәчетендә ишетмәүчеләр өчен чара уздырылды

Кичә Мәрҗани мәчетендә зур очрашу, күңелләрне нечкәрткән чара узды. Ишетмәүчеләр көне уңаеннан анда кул хәрәкәтләре, ымнар аша гына аралашучылар җыелды. Бәйрәм -очрашу программасы алдан уйлап төзелгән иде. Чакырылган кунаклар алдында һәркем үзенең сүзен әйтеп, ишетмәүчеләрнең күңелен күрергә тырышты.
Бөтендөнья Татар конгрессы каршында эшләүче Бөтенроссия Татар гаиләсе фонды директоры Миләүшә ханым Гайфуллинаның да әлеге язмышка дучар булучыларга әйтер сүзе күп булды. Соңыннан Миләүшә Хафизовна фонд исеменнән ишетмәүче Кәтибә әби Дәүләтовага истәлекле бүләк тапшырды. Татарстанның атказанган артисты, “Әниләр һәм бәбиләр” иҗади гаиләләр проектын алып баручы Лилия Муллагалиева да эшчәнлекләре бн таныштырып, мәгьлумат- яңалыклар кырында шактый тар кысаларда яшәүче ишетмәүчеләргә кызыклы яңалыкларны җиткерде.
Бер очрашу – үзе бер гомер ди халкыбыз. Мәрҗани мәчетендә Ишетмәүчеләр көне уңаеннан оештырылган очрашу тәэсирләре, аларга карата булган җылы игьтибар күңелләрдә озак сакланыр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*