tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар
Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилне искә алдылар

Кичә, Муса Җәлилнең туган көнендә, Мәскәүдә герой-шагыйрьне искә алдылар. Истәлекле чара традиция буенча бөек татар шагыйренең һәйкәле янында узды.

Очрашуда ТР Премьер-министры урынбасары – ТР ның РФ дагы Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова, Мәскәү шәһәре Ветераннар советының беренче урынбасары, генерал-полковник Рәсим Акчурин, язучы, «Татарский мир» газетасы баш мөхәррире Ринат Мөхәммәдиев, Мәскәү шәһәре Зябликово муниципаль округы советы депутаты Андрей Ефимов, Зябликово Ветераннар советы рәисе Алла Чернова, ТР ның РФ дагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге хезмәткәрләре, Татарстан якташлары берлеге, ТР ның РФ дагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы, җәмәгатьчелек вәкилләре, шулай ук М.Җәлил исемендәге этномәдәни татар компонентлы 1186 нчы мәктәп укучылары катнашты, дип хәбәр итә ТР ның РФ дагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

“Бүген без үзебезнең бөек якташыбыз, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлилне искә алабыз. Җәлил һәм аның тарафдарларының батырлыгы – хәрби антка, гражданлык бурычына һәм Ватанга тугры булу үрнәге. Үзебезнең бөек мәдәният эшлеклесе һәйкәле янына елына өч тапкыр – шагыйрьнең туган көнендә, концлагерь тоткыннарын искә алу көнендә һәм аның тарафдарлары белән бергә һәлак булган көнне җыелу традициягә әйләнде. 2012 елда Муса Җәлилгә һәйкәл ачу Мәскәү тарихында мөһим вакыйга булып тора. Шагыйрь истәлегенә битараф булмаганнар теләсә кайсы вакытта аның батырлыгын искә алырга килә торган урын пәйда булды”, – диде Равил Әхмәтшин чараны ачып. Ул шулай ук, Җиңүнең 70 еллыгы алдыннан ТР ның РФ дагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге Муса Җәлил һәйкәле янындагы скверда агач үсентеләре утырту буенча акция үткәрү инициативасы белән чыкты, дип белдерде.

Чулпан Җәлилова, бүген әтиемә 109 яшь булган булыр иде, дип белдерде. “Ул бары тик 38 яшькә кадәр генә яшәде. Әмма ул ачык, матур гомер иде. Ул мавыктыра һәм кешеләрне җәлеп итә белде. Ул вакытта мин кечкенә булуга карамастан, аны тойдым. Аннары барлык кеше өчен фаҗига булган сугыш башланды. Әмма сугыш, әсирлеккә төшү, концлагерь, фашист төрмәләре дә әтине сындырмады. Аның “Моабит дәфтәрләре”н укыган кешеләр моның шулай икәнлеген тоя”, – диде Чулпан Муса кызы.

“Әтием Мәскәүне яратты. Башкала аны искә алды. Шәһәрдә хәзер аны искә алу урыны – һәйкәл бар. Бу һәйкәлне куюны кайгыртучыларга рәхмәтлемен, мин һәм гаиләм бу хакта истән чыгармый. Бүген минем әтиемне искә алырга килүчеләргә рәхмәт. Яшьләр үз геройларын белергә һәм искә алырга тиеш”, – дип белдерде Муса Җәлил кызы.

Чара герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы белән тәмамланды. Анда Татарстан Республкасыннан Президент полкында хезмәт итүче  хәрби хезмәткәрләр дә катнашты.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*