tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган бәйге игълан ителде
Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган бәйге игълан ителде

Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышланган бәйге игълан ителде

Мәскәүнең 1186нчы номерлы  татар этномәдәни компонентлы мәктәбендә “Батырлык гасырларда калачак” төбәкара ачык конкурсы узачак. Ул Советлар Союзы Герое, шагыйрь-патриот Муса Җәлилнең тууына 113 ел тулуга багышлана.

Конкурста Мәскәү шәһәре Мәгариф департаменты системасының мәгариф учреждениеләре иҗат коллективлары, шулай ук балалар йортлары, интернат-мәктәпләр, әдәби студияләр, яшәү урыны буенча клублар һәм аерым кешеләр катнаша ала.

Бәйге түбәндәге номинацияләрдә уза:

  • аерым җырлау, вокаль жанр; нәфис сүз;
  • иң яхшы автор шигыре, проза жанрында иң яхшы авторлык эше;
  • иң яхшы укыту-тикшеренү эше;
  • иң яхшы проект эше.

Конкурс тәкъдим ителгән номерлар, тикшеренү һәм проект эшләре белән 2018 елның 1 декабреннән 2019 елның 13 февраленә кадәр өч этапта үткәрелә.

I этап (мәктәп): катнашучыларны конкурсның II этабына сайлап алу өчен мәгариф оешмалары тарафыннан үткәрелә. 2019 елның 15 гыйнварына кадәр белем бирү оешмалары конкурсның икенче турында катнашу өчен гаризалар җибәрә.

II этап (сайлап алу): 2019 елның 15 гыйнварына кадәр конкурсның оештыру комитеты мәктәп этабында җиңүчеләрнең тикшеренү, проект һәм әдәби авторлык эшләрен кабул итү;

III этап (йомгаклау): Гала-концерт. Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү.

Конкурста катнашу өчен гариза түбәндәге адрес буенча җибәрелә: 109559, Мәскәү, Белореченск ур., 19, корп.2, М. Җәлил исемендәге 1186нчы мәктәп.

Элемтә өчен телефоннар: (495)-359-57-47, (495)-359-50-47; E-mail: [email protected] һәм [email protected]

tatmsk.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*