tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар
Мәскәүдә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар

Мәскәүдә Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алдылар

Кичә, Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу көнендә, Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге герой-шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салуны оештырды. Бу хакта вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, “Татарстан якташлары” оешмасы башкаручы директоры Фоат Солтанов, Мәскәү Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Фәрит Фарисов, Муса Җәлил исемендәге мәктәп директоры һәм педагоглары, мәдәният эшлекләре, ветераннар, җәмәгатьчелек һ.б. катнашты.

Равил Әхмәтшин чараны ачып, Муса Җәлилне һәм аның көрәштәшләрен искә алу чарасына килүчеләргә рәхмәт әйтте.

“Безнең ил көчле, бездә  халык бердәм. Кызганыч, кайберәүләр безнең яшьләрне, хәзерге заманны ачуланалар. Безнең яшь буын бик яхшы булуын искәртәм. Әгәр Ватан чакырса, аларның һәрберсе аны якларга чыгачак. 74 ел элек фаҗигале төстә һәлак булган якташларны беркайчан да онытмаячакбыз. Аларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр”, – диде Равил Әхмәтшин.

Равил Әхмәтшин композитор һәм педагог Александр Мозелерга Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге заказы буенча Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган истәлекле медаль тапшырды. Медальнең бер ягында Муса Җәлил сурәте ясалган, икенче ягында шагыйрьнең “Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын”, дигән сүзләре язылган.

  • Медальләр Муса Җәлилнең истлекләрен һәм мирасын саклауга өлеш керткән кешеләргә тапшырыла. Истәлек медальләре Россиядә яшәүчеләрдән тыш, чит илләрдәгеләргә, барысы меңнән артык кешегә бүләк ителгән.

Очрашу һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланган.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*