tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Рудольф Нуриев тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачыла
Мәскәүдә Рудольф Нуриев тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачыла

Мәскәүдә Рудольф Нуриев тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачыла

14 ноябрьдә Мәскәүнең «Геликон-опера» театрында «Рудольф Нуриевның гример бүлмәсе» күргәзмәсе ачыла.

Бөек биючегә багышланган проектны «Геликон-опера» театры һәм Башкорт дәүләт опера һәм балет театры тәкъдим итә. Күргәзмә 14 ноябрь көнне 17 сәгать 30 минутта ачыла.

Башкорт дәүләт опера һәм балет театры матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, экспозициядә Берләшкән Бөекбритания Корольлеге Хөкүмәте исеменнән Р.Нуриев исемендәге Халыкара фонд Башкортстан Республикасына бүләк ителгән Нуриев тормышы һәм иҗатыннан артефактлар куелачак.

Биредә юл документлары, артист инициаллары булган сумкалар һәм балеткалар, Х.Левенсхольдның «Сильфид» балетыннан Джеймс костюмы, спектакль афишалары, сәхнә гримы предметлары бар. Моңарчы Мәскәүдә тәкъдим ителгән бер генә әйбер дә куелмаган.

Рудольф Нуриевның тормышы һәм иҗатыннан булган 156 уникаль коллекция Уфада башкорт опера һәм балет театрының шул ук исемдәге музеенда урнашкан. Р.Нуриев музее – дөньяда ир-атларның классик һәм заманча балетының яңа үсешенә нигез салган, искиткеч биюче, хореограф һәм педагог Рудольф Нуриев иҗаты белән таныштыручы бердәнбер музей.

«Рудольф Нуриевның гример бүлмәсе» күргәзмәсе тамашачылар өчен 2019 елның 1 декабренә кадәр эшләячәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*