enrutat
Баш бит / Мәскәүдә совет дипломаты Кәрим Хәкимов турында китап тәкъдим иттеләр
Мәскәүдә совет дипломаты Кәрим Хәкимов турында китап тәкъдим иттеләр

Мәскәүдә совет дипломаты Кәрим Хәкимов турында китап тәкъдим иттеләр

Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегендә «Кәрим Хәкимов: гомер елъязмасы» китабын тәкъдим иттеләр. Ул СССРның мөселман Көнчыгышы белән мөнәсәбәтләрен урнаштырган күренекле совет дипломатының 130 еллыгына багышлап чыгарылган. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Китапның авторы — Россия һәм совет дипломаты, Россия Тышкы эшләр министрлыгының махсус йөкләмәләр буенча илчесе Олег Озеров.

Очрашуны ТР Премьер-министры урынбасары — ТРның Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин ачты. Ул Совет Россиясенең гарәп илләрендәге вәкаләтле вәкиле Кәрим Габдерәүф улы Кәримовның яшь Советлар Союзы һәм гарәп-фарсы дөньясы арасында яхшы мөнәсәбәтләр булдыруга зур өлеш кертүен әйтте. «Шушы көннәрдә генә Олег Борисовичның китабын тәкъдим итү Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясенең Шәрыкны өйрәнү институтында зур уңыш белән узды. Бүген монда, Татарстан вәкиллегендә бу китап турында аның авторы белән сөйләшүебезгә бик шатбыз», — диде Равил Әхмәтшин.

Ул ТАССРның 100 еллыгында вәкиллек хезмәткәрләренең танылган дипломат җирләнгән «Коммунарка» мемориаль зиратында булуларын әйтте. 1938 елда 45 яшьлек Кәрим Хәкимов репрессияләнә һәм атып үтерелә. 1956 елда үлеменнән соң реабилитацияләнә.

1937-1941 елларда «Коммунарка» урынында шундый ук атамалы атып үтерү полигоны булган. Бу СССР Эчке эшләр халык комиссариатының махсус объекты булган, анда репрессияләр чорында үлемгә хөкем ителгән кешеләрне атып үтергәннәр һәм җирләгәннәр. «Хәтер стенасында» Кәрим Хәкимовның исеме уеп язылган, шулай ук вафат булган көне дә күрсәтелгән — 10.01.1938. Кайбер чыганакларда аның җәсәде Бутов зиратында дип күрсәтелгән. Олег Озеров сүзләренчә, бу мәсьәлә тикшерүне таләп итә.

Олег Борисович билгеләп үткәнчә, җиде ел дәвамында Согуд Гарәбстанында Россия илчесе булып эшләү аны әлеге китапны язарга этәргән. «Кәрим Хәкимов эшләгән эшләр белән аның туган ягы Башкортстан да, Татарстан да горурлана ала, чөнки ул үзен татар дип атый. Шулай ук бөтен ил горурлана ала дип уйлыйм, чөнки ул — милли герой. Ул дәүләт күләмендә зур эш башкарган һәм ул хәзер дә яши. Ул китапка да, хәтергә дә, хөрмәтләүгә дә лаек», — диде китапның авторы.

Россия Мөфтиләр шурасы рәисенең беренче урынбасары Рушан хәзрәт Аббасов әйтүенчә, мөселман буларак Кәрим Хәкимов дәүләт дипломатиясе белән беррәттән гомере дәвамына халык дипломатиясе белән дә шөгыльләнгән, җәмгыятьтә кешеләрне ярату һәм югары әхлак кебек сыйфатларны тараткан. «Без хәзерге заманның дин әһелләре шулай ук рухи, халык дипломатиясе алып барабыз, исламның гуманистик кыйммәтләрен таратабыз, Россиянең күпмилләтле һәм күп динле җәмгыятендә мөнәсәбәтләрне җайга салабыз», — диде ул. Шулай ук Кәрим Хәкимовның тормыш юлы, шәхси сыйфатлары һәм хезмәте турында күбрәк имамнар белсен өчен китапны Мәскәүнең Җәмигъ мәчетендә дә тәкъдим итәргә кирәк, диде.

Олег Озеровның китабында Хәкимовның дипломатик эшчәнлеге белән бәйле аз билгеле булган биографик фактлар урын алган. Мәсәлән, автор дипломатның Согуд Гарәбстаны белән мөнәсәбәтләр урнаштырырга ышаныч грамоталары тапшыру һәм инглизләрдән алда өлгерү өчен король Абделазиз янына төнлә ялгызы гына чүл аркылы баруын яза. Шулай ук Кәрим Хәкимов ярдәме белән Бөтендөнья Мәккә конгрессында төрле мөселман дәүләтләреннән килгән делегацияләр король Абделазизны ике изге урынны — Мәккә һәм Мәдинәне Саклаучы дип таныйлар.

СССРның гарәп илләре белән дипломатик мөнәсәбәтләр төзегәндә Кәрим Хәкимов СССРдан мөһим товарлар һәм азык-төлек китертүне оештыра, шулай ук халыкка медицина ярдәме күрсәтүне тәэмин итә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*