tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә традицион татар-башкорт Сабан туе 6 июльдә узачак
Мәскәүдә традицион татар-башкорт Сабан туе 6 июльдә узачак

Мәскәүдә традицион татар-башкорт Сабан туе 6 июльдә узачак

Мәскәүдә традицион татар-башкорт Сабан туе 6 июльдә узачак. «АТОМ» газетасының баш мөхәррире һәм Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Илдар Мөхәммәтҗанов «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Чара ике көн дәвам итәчәк. Сабан туе 6 июльдә Коломенское музей-тыюлыгында узачак, ә 7 июльдә Мәскәү ипподромында Сабан туе призына ат чабышлары оештырылачак», – дип хәбәр итте Мөхәммәтҗанов.

Бәйрәм «Сабан туе буйлап сәяхәт» дигән исем астында үтәчәк. Һәр елдагыча традицион уеннар оештырылачак, балалар һәм яшьләр мәйданчыкларында яшь башкаручылар тамашачыларның күңелен күтәрәчәк, шулай ук мәйданда татар һәм башкорт авыллары «үсеп чыгачак», дип искәртте ул.

Моннан тыш, күпсанлы спорт мәйданчыклары эшләр дип көтелә. Аларда татар-башкорт көрәше белән бергә, регата, йөгерү, спортның командалы төрләре (һ.б.) тәкъдим ителәчәк.

Сабантуй сәхнәсендә Татарстан һәм Башкортстанның җыр һәм бию коллективлары, популяр артистлар чыгыш ясаячак, алар борынгы халык көйләре белән бергә заманча җырларны да яңгыратачак.

Бәйрәм кунаклары төрки халыкларның милли ризыкларын авыз итә алачак. Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, быел Башкорт автономияле республикасы оешуның 100 еллыгына басым ясау күздә тотыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*