tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә туган тел көненә Уфа, Ижау, Петербург яшьләре җыелды
Мәскәүдә туган тел көненә Уфа, Ижау, Петербург яшьләре җыелды

Мәскәүдә туган тел көненә Уфа, Ижау, Петербург яшьләре җыелды

Мәскәү Татар Штабында 21 февраль — Халыкара туган тел көне уңаеннан, төрле өлкәләрдән җыелган татар яшьләре кичәсе узды. Чарада Санкт-Петербург, Удмуртия, Башкортстан татар яшьләре вәкилләре кунак булды. Кичәне Ләйсән Сабирова татар теленә багышланган шигырь белән башлап җибәрде.

Кичәдә 100дән артык кеше катнашты. Журналист Эльмира Нигъмәтҗанова Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы турында сөйләде, өлкәдә татар телен саклау эшләре белән таныштырды. Мәскәүдә татар телен, рухын саклаулары өчен «Татар Штабына» рәхмәтен белдерде.

Башкортстан татар конгрессы вәкиле Алина Тимашева, беренче чиратта, Уфа татар яшьләре сәламен ирештерде. Татар телен саклауда, үстерүдә яшьләрне берләшеп эшләргә чакырды.

Санкт-Петербургтан килгән татар җырчысы, шагыйрә Альбина Ишмурзина кичә кунакларына үзенең җырларын башкарды, шигырьләрен укыды. “Туган тел” кичәсе Мәскәүнең «Шүрәле» татар төркеме чыгышы белән тәмамланды.

tatar-shtab.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*