tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә яшьләрнең Фоат Мансуров исемендәге Икенче фестиваль узды
Мәскәүдә яшьләрнең Фоат Мансуров исемендәге Икенче фестиваль узды

Мәскәүдә яшьләрнең Фоат Мансуров исемендәге Икенче фестиваль узды

20 нче майда Мәскәүдә, А.С.Пушкин Дәүләт музеенда, яшьләрнең Фоат Мансуров исемендәге “Таланты содружества” Икенче фестивале уңыш белән узды. Чара ТРның РФдагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге ярдәме белән оештырылды.

Фестивальне оештыру идеясен Россиянең Яшүсмерләр симфоник оркестры баш дирижеры, маэстроның укучысы Василий Вәлитов белдергән. Чараның оештыру комитетын ТР Премьер-министры урынбасары – ТРның РФдәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин җитәкләгән.

Беренче фестиваль үткән елның маенда узды һәм дирижер Фоат Мансуровның тууына 85 ел тулуга багышланды. Ул 2010 нчы елның июнендә якты дөньядан китте.

Җыелганнарны сәламләп, Равил Әхмәтшин билгеләп үткәнчә, фестивальнең төп максаты – яшь буын музыкантларына ярдәм итү һәм Фоат Мансуров исемен мәңгеләштерү.

“Аның укучылары дөньяның иң яхшы оркестрларын бизи. Аларның үткән елның октябрендә дирижерның истәлегенә багышланган концертта катнашуы моңа дәлил булды. Алар Чайковский исемендәге Концерт залына илнең һәм дөньяның төрле почмакларыннан килде”, – дип ассызыклады ул.

Шулай ук Равил Әхмәтшин сүзләренчә, 2014 нче елның 20 нче августында – Мәскәүдә Татарстанның Мәдәният көннәрен ачу көнендә – Троекуров зиратында маэстроның каберенә һәйкәл урнаштыру планлаштырыла. ТР тарафыннан әзерләнгән проект инде әзер, дип хәбәр итә ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат үзәге.

Фестиваль кунакларын Мәскәү Хөкүмәте һәм Мәскәү шәһәре Думасы исеменнән Мәскәү шәһәренең төбәкара хезмәттәшлек, милли сәясәт һәм дини оешмалар белән элемтә департаменты җитәкчесенең беренче урынбасары Юрий Нуждин сәламләде. Ул фестивальне оештырган өчен ТРның РФдәге Тулы вәкаләтле вәкиллегенә рәхмәт әйтте һәм “Таланты содружества” фестиваленең Мәскәүнең мәдәни тормышында ел саен уздырыла торган әһәмиятле вакыйгага әйләнүенә өметен белдерде.

Кичәгә дирижерның якыннары, дуслары һәм коллегалары, аның сәләтен хөрмәт итүчеләр җыелды. Маэстроның кызы Марина Мансурова да чарада булды.

Фестивальдә Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Татарстаннан, Башкортстаннан, Казакъстаннан, Әзербайҗаннан яшь катнашучылар чыгыш ясады.

Чарада ТР исеменнән композитор Радик Сәлимов һәм виолончелист Камил Мөхәммәтдинов катнашты.

Тамашачылар Россия Яшүсмерләр симфоник оркестрын җылы кабул иттеләр. Июльдә оркестр Казанда чыгыш ясаячак.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*