tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдәге М. Җәлил исемен йөртүче 1186 нчы номерлы мәктәптә шигырь бәйрәме узды

Мәскәүдәге М. Җәлил исемен йөртүче 1186 нчы номерлы мәктәптә шигырь бәйрәме узды

Россия башкаласында татар балалары  Г. Тукайның тууына 133 ел тулу уңаеннан бәйрәм оештырды. Чарада аларның әти-әниләре, укытучылары да катнашты. Укучылар Тукайның шигырьләрен сөйләделәр. Шулай ук Ш.Галиев, Р. Вәлиев, Р. Миңнуллин иҗатыннан да кайбер әсәрләрен укыдылар.

4 нче А сыйныфында белем алучылар Г.Тукайның ” Эш беткәч, уйнарга ярый” шигырен рольләргә бүлеп уйнады. Шигырь бәйрәме “Туган тел” җыры белән тәмамлана.

Балалар “Мәскәү татарлары Штабы” ның  Г. Тукай хөрмәтенә оештырган флешмобында да актив катнашты. 1186 нчы номерлы мәктәп Мәскәүдә 1997 нче елдан эшли. 2006 нчы елдан ул М. Җәлил исемен йөртә.

Ел саен биредә М. Җәлил истәлегенә билбаулы көрәш буенча турнир оештырыла. Шулай ук “Батырлык гасырлар буе саклана” ( «Мужество останется в веках») дип аталучы  төбәкара ачык конкурс уза. Мәктәп ишегалдында герой-шагыйрь хөрмәтенә истәлек тамгасы куелган. 

Мәктәптә берничә музей да эшли.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*