tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәҗит Гафури исемендәге фонд әдипнең тууына 140 ел тулу уңаеннан флешмоб үткәрә
Мәҗит Гафури исемендәге фонд әдипнең тууына 140 ел тулу уңаеннан флешмоб үткәрә

Мәҗит Гафури исемендәге фонд әдипнең тууына 140 ел тулу уңаеннан флешмоб үткәрә

Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды әдипнең тууына 140 ел тулу уңаеннан интернет-флешмоб үткәрә. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы Мәҗит Гафури исемендәге мәдәният фонды советы рәисе Люция Камаева һәм Мәҗит Гафуриның Мемориаль музей-йорты мөдире Гадилә Бүләковага сылтама белән хәбәр итә.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен видеокамерага Мәҗит Гафури шигырен укырга һәм әлеге язманы социаль челтәрләрдәге үз битеңә, шулай ук Мәҗит Гафури исемендәге фондның Facebook һәм «ВКонтакте» социаль челтәрләрендә сәхифәләрендә урнаштырырга кирәк.

«Мәҗит Гафури шигырен төрле телләрдә (рус, башкорт, татар, инглиз һ.б.) укырга мөмкин. Әлеге инициативага теләктәшлек күрсәтүегезне сорыйбыз!» – дип мөрәҗәгать итте Люция камаева шагыйрь иҗатын яратучыларга.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*