tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләт таянычы
Милләт таянычы

Милләт таянычы

Самарның Тимерьюлчылар Мәдәният сараенда “Күпмилләтле Самар” дип аталган тантана булып үтте. Ул Самар шәһәре администрациясе, мәдәният, туризм һәм яшьләр сәясәте департаменты тарафыннан оештырылды.

Самарда “Күпмилләтле Самар” исемле муниципаль программа уңышлы эшләп килә. Ул 2014 – 2016нчы елларга каралган. Бу программа кысаларында Самар өлкәсендә яшәүче төрле милләт халыклары өчен төрле мәдәни чаралар, конференцияләр, бәйрәмнәр, спорт ярышлары уздырыла.

Бу кичә дә шундый чараларның берсе булды. Биредә милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләре, активистлары җыелды. Алар өчен төрле милләт артистлары бик матур концерт куйдылар. Араларында “Ялкынлы яшьлек” татар ансамбле дә чыгыш ясады һәм биткә кызыллык китермәде.
Самар шәһәре администрациясе, мәдәният, туризм һәм яшьләр сәясәте департаменты вәкилләре чыгыш ясап, өлкәбездә яшәүче күп төрле милләтләрнең дус, бердәм яшәүләрен белдерделәр һәм киләчәктә дә шундый ук яхшы мөнәсәбәттә булуларын теләделәр.

Аннан соң милли-мәдәни мохтариятләре җитәкчеләренә, активистларына һәм, гомумән, милли хәрәкәттә актив катнашкан кешеләргә Самарда яшәүче яшьләр арасында уңай милләтара мөнәсәбәтләрне үстерүгә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Алар арасында безнең милләттәшләребез — Самарның спорт-сәламәтләндерү туристик үзәге тренеры Фәрит Шабакаев һәм Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте мөдире Линар Сабиров та бар иде.

Линар әфәнде үзенең сабырлыгы, тынычлыгы һәм зирәк акылы белән аерылып тора. Бүгенге көн таләпләре шуны күрсәтәләр. Әгәр халык белән эшләргә җыендың икән, син үзең дә иң беренче намазда булырга тиешсең. Бу – замана таләбе дә, дәүләтнең дингә таянычы да.

Линар – эшмәкәр, ләкин дә намаз укырга да вакыт таба. Аның карамагында да шул ук тәүлекнең 24 сәгате бит. Халкым: “Теләгән кеше вакыт таба, теләмәгәне сәбәп эзли”, ди. Самар шәһәренең татар милли-мәдәни мохтариятенең мөдире, “Яктылык” мәктәбенең ата-аналар советы рәисе буларак, ул бар көчен балалар тәрбияләүгә юнәлтә. Самар шәһәр татар милли-мәдәни мохтариятендә Рифкат Хуҗин белән берлектә Линар Сабиров һәр елны халкыбызның борынгы бәйрәмен Сөмбеләне зурлап уздыра. Шулай ук һәр елны зур чыгымнар тотып, “Татар балалары җырлый” исемле фестивальне дә оештыра. Линардай ирләребез булганда Самар татарларының киләчәге бар дип фикер йөртергә мөмкин. Самар шәһәр администрациясе тарафыннан тантанага җыелган барлык кешеләргә Яңа ел бүләкләре тапшырылды.

Миләүшә Газимова,

Самара, «Сәләм» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*