enrutat
Баш бит / Милләт йөзе булган шәхесләр татар халкы стратегиясенә нинди билге куйды?
Милләт йөзе булган шәхесләр татар халкы стратегиясенә нинди билге куйды?

Милләт йөзе булган шәхесләр татар халкы стратегиясенә нинди билге куйды?

Татарларның гамәл стратегиясе һәм Гамәл стратегиясен тормышка ашыру буенча эшчәнлекнең төп юнәлешләре кабул ителде. Стратегияне кабул итү Казанда Татар дәүләт Опера һәм балет театрында Милләт Җыенында оештырылды. «Татар-информ» хәбәрчесе җыенда катнашучыларның фикерләрен сорашты.

Васил Шәйхразиев: «Милләт телсез була алмый»

Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев бу вакыйганың милләтебезнең үсешендә яңа мөмкинлекләр ачуын, үсешнең юлларын билгеләвен әйтте:

Без тирән эз калдырырлык мөһим вакыйгада катнаштык. Милләт җыены бертавыштан татар халкы стратегиясен кабул итте. Бу вакыйга милләтебезнең үсешендә яңа мөмкинлекләр ача, үсешнең юлларын билгели. Ышанабыз: әлеге стратегия халкыбызның үзаңын тәрбияләүгә, абруен күтәрүгә хезмәт итә. Бүген халкыбыз тормышында яңа дәвер башлануына шигебез юк. Яшәсен Татарстан, яшәсен татар халкы!

Татарлар Россиядә икенче урында торучы халык дип әйтәбез. «Кем соң ул татар кешесе?» — дигән сорау куябыз. Татар булу — үзеңне татар дип хис итү ул. Кеше телсез була ала, ләкин милләт телсез була алмый. Тел — тарихи мирасның ачкычы һәм халыкның алга таба үсеше шарты. Татар булу — рухи хәзинәләребез белән уртаклашу һәм аларны баету, ныгыту. Татар теле Евразия киңлекләрендә яшәүче башка төрки халыкларны тылмачсыз аңларга мөмкинлек бирә. Икътисади өлкәдә хезмәттәшлек тудырырга ярдәм итә.

Тел — бөтен дөнья татарларының иң зур мәдәни байлыгы. Аның нигезендә туган татар мәдәнияте, театр, музыка сәнгате, сынлы сәнгать башка рухи хәзинәләрне яңартып торырга һәм татарларның милли тәңгәллеген саклап калырга булыша.

Безнең туган җиребез, телебез, иманыбыз, тарихыбыз бар. Президентыбыз һәрвакыт «бездән тора», дип әйтә. Чыннан да, бу эшләрне башкару йөрәктән үткәрүне сорый. Без үз киләчәгебезне үзебез төзибез. Иң мөһиме — үз халкыңа игелекле гамәлләр кылу һәм аңа хезмәт итү. Стратегияне үзебездән башлап тормышка ашырырга кирәк.

Рөстәм Миңнеханов: «Шундый милләттәшләр булганда татар халкы югалмаячак»

Җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, ул стратегияне төзү эшендә катнашучыларга, өлеш кертүчеләргә рәхмәтен әйтте:

Стратегия белән риза булмаучылар да бар иде. Аңа карамастан, бүгенге көндә стратегияне кабул итәргә мөмкинлек туды. Республикабызда зур үзгәрешләр күрәсез. Әгәр дә Россия Президенты, Хөкүмәт ягыннан ярдәм булмаса, бернинди дә үзгәреш кертеп, бу мәсьәләләрне үзәккә салып хәл итеп булмас иде.

Әлбәттә, кайбер фикерләр туры килмәскә дә мөмкин. Алай да, Татарстан Мәскәү ягыннан зур ярдәм күрә. Иң зур рәхмәтемне бирегә килүчеләргә җиткерәсем килә. Сез һәммәгез дә ниндидер эштә хезмәт куясыз, үз тормышыгыз бар… Әмма сез милләтебезне чын күңелдән кайгыртып: «Нәрсә эшләп була?», «Нишләргә кирәк?» — дигән сорауларга җавап табарга тырышасыз, беренче чакыруга ук килеп җитәсез. Шундый милләттәшләр булганда татар халкы, динебез, гореф-гадәтләребез югалмаячак. Биредә утырган һәркем милләтебез белән горурланыр дип ышанам.

Индус Таһиров: «Стратегия әле кулланыштагы документ булып өлгермәгән»

ТР Фәннәр академиясе академигы, галим һәм сәясәтче Индус Таһиров бүген узган Милләт Җыенын «дүртле» билгесе белән бәяләде:

«Бишле» түгел, чөнки татар халкының үсеш стратегиясенең эчтәлеген тулысы белән аңлап бетерү юк. Бу — киләчәк эше. Киләчәктә шушы документны чын мәгънәсендә бер-ике битлек кулланма рәвешендә һәр гаиләгә җиткереп, куллану материалы итсәк, яшәешебезнең киләчәге булачак.

Бернинди стратегиягә дә һәр нәрсәне кертеп бетереп булмый, чөнки анда кермәгән әйберләр дә, артыграклары да бар. Ул әле кулланыштагы документ булып өлгермәгән.

Илшат Әминов: «Стратегия кыйбла кебек булырга тиеш»

«Татарстан — Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов стратегияне тәгаенләү яклы булуын әйтте:

Стратегия белән канәгатьмен дип әйтеп булмый, чөнки аның кануннары дөрес, әмма аңа җан кертергә кирәк. Аңлавымча, стратегия — төгәл адымнар ул. «Без 10 елдан болай булабыз, 15 елдан шуны эшлибез», — дип төгәл план кую һәм аны башкару. Минемчә, төп юнәлеш дөрес, әмма стратегияне тәгаенләштерергә кирәк.

Стратегия — зур әйбер, ул кыйбла кебек булырга тиеш. План буенча эшләмәсәк, бернәрсәгә дә ирешә алмаячакбыз. Анда язылган төп нәрсә — мәгариф мәсьәләсе. Мәгарифтән башласак, аны үстерсәк, бөтен татар халкы яшәгән төбәкләрдә мәктәпләр булса һәм анда татарча белем бирелсә, киләчәк булырга мөмин. Телнең төп функциясе — аралашу. Аралашырга кеше калмаса, телнең дә кирәге булмаячак.

Телгә карата сорау уятырга, аны модага кертергә кирәк. Татар кешесе татарча белмәсә, үзен уңайсыз итеп тоярга тиеш. Заманча, мәгърифәтле һәм мәдәни яктан бай кеше булам дисәң, татар телен белү тиеш. Менә шуңа ирешергә кирәк.

Дамир Йосыпов: «Татар халкының улы булуым белән горурланам»

Россия Герое, гражданнар авиациясе пилоты Дамир Йосыпов татар булу — халкың белән элемтә булдыру ул, дигән фикердә:

Без бай мирас калдырган әби-бабаларыбыз алдында җаваплы. Мин Красноярск краенда тудым. Әти-әниләрем яшь вакытларында Идел буеннан күченеп киткән. Тарихи Ватаныбыздан еракта яшәгәч, милли һәм дини бәйрәмнәрне билгеләп үтүнең җитеп бетмәвен сиздем.

Совет чоры заманында, Интернет булмаган чакта әти-әниемнең «Чаян» журналын һәм башка татар газеталарын яздыруларын, радиодан татар җырларын тыңлауларын хәтерлим. Татар халкының улы булуым белән горурланам. Әти-әниемә дөрес тәрбия биргәннәре өчен рәхмәтлемен. Дөнья буйлап сәяхәт итеп, шуны әйтә алам: татарлар бар җирдә дә бар, яши, тырыша. Алар гореф-гадәтләрне саклый.

Мәдәният һәм тәрбия гаиләдә бирелә. Яшь буынга ата-бабаларыбыздан калган мирасны кадерләп тапшыру, аңлату һәр кешенең үзеннән тора. Стратегияне тыңладым, мин аны тулысынча яклыйм.

Разил Вәлиев: «Стратегия кабул ителде. Хәзер гамәлгә ашканын көтәбез»

Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев стратегиянең төрле фикерләр һәм бәхәсләр уятканын әйтте:

Татар халкының үсеш стратегиясе бик озак, җентекләп, тәфсилләп эшләнде. Стратегия, дәүләт, программа, законнар — һәммәсе дә кирәк. Аларның берсе дә начар булмый, чөнки алар изге ният белән эшләнә. Әмма икенче этабы беренче этабыннан да катлаулырак: гамәлгә ашыру. Хәзер шуны көтәбез.

Гамәлгә ашыру өчен аның тулы программасы булырга, кайсы оешма, кем нәрсә һәм ничек эшләргә, нинди финанслар булырга тиеш, аның эшләү вакытлары — һәммәсе өчен дә җаваплы кешеләр һәм оешмалар беркетелергә тиеш.

Хәмдүнә Тимергалиева: «Татар халкы Җир шартлап ярылганда гына бетәргә мөмкин»
Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева татар халкының үсеш стратегиясе инде тулысынча чынга ашырылган дип саный:

Чынга ашырылмаса, аны бүген сөйләп тормаслар иде. Бик матур очрашу. Беләсезме, миңа халкыбызның бердәмлеге ошады. Мин бит монда килгән халыкның күбесен беләм. Бөтен регионнарда гастрольләрдә йөрдем. Шушы стратегия татар халкының яшәешен камилләштерер дип уйлыйм.

Татар халкы беркайчан да бетмәячәк, шуны бел. Аның өчен кайгырырга кирәкми. Гомер-гомергә килгән ул. Татар халкы Җир шартлап ярылганда гына бетәргә мөмкин. Шуны күзәтәм: чит илдәге татарлар урамга чыксалар — чит телдә, өйгә керсәләр, гаиләләрендә татарча аралаша.

Рабит Батулла: «Стратегияне кабул итү — бәләкәй генә кыймылдау»

Татарстанның халык язучысы, җәмәгать эшлеклесе Рабит Батулла Милли Җыенда күтәрелмәгән проблемаларга тукталып узды:

Стратегия — бер адым атлау өчен кыймылдау. Зарары тимәс. Әмма мәсьәләне кабыргасы белән куярга курыктылар. Бүгенге көндә ана телебез юкка чыга бара. Милли Җыен шул темага багышланырга тиеш иде. Татар халкын үз теленнән баш тарту дәрәҗәсенә җиткерделәр. Ана кеше баласын туган теленнән читләштерә икән, без милләт түгел дигән сүз.

Акыллары бар, зиһеннәре юк. Акыл белән математик мәсьәләләр чишеп, акча эшләп була. Зиһен — шушы акылны милләт файдасына куллану. Миңа шушы эш ошамады. Зур хезмәт куелды, ләкин төп мәсьәләгә якын килүче булмады. Татар Бакуда да, Пермьдә дә, Владивостокта да булган. Татар мәктәпләре бөтен Россия буйлап эшләп килде. Әмма аларны демагогик юллар белән яптырдылар.

«Сезнең татарча укый торган вузыгыз юк, сезгә татар теле кирәк түгел», — дип халыкны җыйдылар да, «Әйе, әйе, балаларыбыз укырга керсеннәр», — дип ата-аналар татар теленнән баш тарттылар. Кеше туган теленнән баш тарта икән, ул инде деградация кичергән дигән сүз. Милләт үзенең телен үзе хәл итә. Халык булса, карап ята. Без әле «халыкчан» (народность) дәрәҗәсенә төшәргә мөмкин. Менә нәрсә турында сөйләргә кирәк иде бүген.

Татар теле, беренче чиратта, гаиләдә. Аннары мәктәптә, югары уку йортында, магистратурада һәм аспирантурада булырга тиеш. Шул вакытта телне саклап була.

Рәшит Сюняев: «Татарлар — тәрбияле халык»

РФ Фәннәр академиясе әгъзасы, галим Рәшит Сюняев һәрвакытта дә үзен татар баласы итеп тоюын әйтте:

Татарлар — бик тәрбияле халык. Алар дөнья буйлап төрле өлкәләрдә эшли, бу хакта республика белсен һәм онытмасын иде. Өч улым, алты оныгым бар. Аларның үз халкын, туган телләрен белүе минем өчен мөһим фактор. Казанны беренче тапкыр 1961 елда күрдем. Ул вакыттагы мескен күренешләр генә хәтеремдә калды. Хәзер исә ул бик нык үзгәрде, үсте. Татарстанда академиянең булуы — зур казаныш. Ул республикага алга барырга этәргеч бирә. Татарстан Фәннәр Академиясенә һәр яклап ярдәм итеп торсын иде дигән теләктә калам.

Ринат Закиров: «XXI гасыр башында милләтнең рухын яңадан торгызганнар, дип сөйләрләр»

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров стратегия булганга күрә, киләчәктә татар милләте яшәячәген раславын белдерде:

Телебез дә булыр, мәдәниятебез дә яшәр, гореф-гадәтләребез дә кайтыр һәм киләчәк буыннарыбыз бүгенге дәвер татарлары белән горурланырлар. XXI гасыр башында бөтен барлыгы белән милләтнең рухын яңадан торгызганнар, дип сөйләрләр. Мин моңа ышанам, ул шулай булачак.

Бүген Татар халкының стратегиясе кабул ителде. Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын 2018 елда үз юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Бу эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнде. Чарада Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 68 төбәгеннән 500 милләттәшебез катнашты.

Зилә Мөбәрәкшина 

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*