enrutat
Баш бит / Милләт җыены нинди максатлар куйды?
Милләт җыены  нинди максатлар куйды?

Милләт җыены нинди максатлар куйды?

2020 елның    29 августында Россия Федерациясенең 68 төбәгендә   яшәүче татар халкы вәкилләре, Татарстан АССРының 100 еллык юбилее уңаеннан  Казан шәһәрендә  милләтебезнең үткән юлын, казанышларын һәм  башыннан кичергән тарихи вакыйгаларны искә алып, киләчәккә  планнар турында киңәш тоттылар. Чит илләрдә яшәүче милләттәшләр заманча техника ярдәмендә шушы милләт җыенында онлайн режимында катнашып, үз фикерләрен  яңгыраттылар.

Сүз ТАССРның юбилееннан башланып, татар милләтенең бүгенге халәте һәм киләчәккә бару юллары турында барды. 1920 елда татар халкының рухи-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү, монда яшәүчеләрнең  үзбилгеләвен гамәлгә кую максатында   оештырылган ТатарАССРы туган телебезне, милләтебезнең йөзен, үзенчәлекләрен сакларга ярдәм итте.

Татар халкы исеме белән аталган автономияле республика илдәге  индустриаль төзелешкә, авыл хуҗалыгын яңартуга, Бөек Ватан сугышы елларында фашизмны җиңүгә, халык тормышының  социаль тәрәккыятенә зур өлеш кертте. Татарстанлылар һәм төрле төбәкләрдә яшәүче  татарлар шул чакта барган сыйнфи көрәш каршылыкларын, идеологик чикләүләрне, сәяси репрессияләрне һәм башка авыр сынауларны зур сабырлык белән җиңеп чыгып, милли кыйбладан, диннән, рухияттан  тайпылмадылар.

Татар җәмәгатьчелеге, әдипләребез  һәрвакыт милли мәгарифкә һәм  мәдәни үсешкә омтылдылар. Татар халкының уртак тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәни кыйммәтләре, туган телебез административ чикләрне үтеп, башка төбәкләрдә яшәүче милләттәшләр белән элемтәләрне ныгытырга ярдәм итәләр.

Россиядә  1990-1991 нче елларда башланган  яңарыш шартларында  Татарстан Республикасы, федератив хокукый дәүләт субъекты буларак, дәүләт төзелешендә һәм социаль-икътисади үсештә зур уңышларга иреште. 1990 елның 30 августында Татарстан Югары Советында кабул ителгән декларация республикабызның лаеклы  статусын билгеләп, яңа мөмкинлекләр ачты. Федераль үзәк белән вәкаләтләр бүлешкән, инновацион юлдан барган һәм яңалыкка омтылган Татарстан Республикасы татар халкының һәм тугандаш милләтләрнең татулыгын, тырышлыгын, максатка ирешүчәнлеген бөтен илгә һәм дөньяга  күрсәтә алды.

XXI гасырга аяк баскач, татар халкының милли үзенчәлекләрен саклау, рухи яңарыш юлында яңа адымнар ясала. Бүгенге Татарстан Республикасы,  бөтен татар халкы мәнфәгатьләре кайгыртып, гуманитар төзелеш, халык иҗатын үстерү, милли театр, музыка, кинематография, әдәбият өлкәләрендә, газета-журнал, китап нәшер итүдә, барлык милләттәш өчен тапшырулар чыгаручы  иярченле телевидение, радио каналларын, интернет челтәрен гамәлгә куюда  күләмле эшләр башкара. Татарстан Республикасы татар дөньясының рухи мәркәзе, ул милләтебез яшәеше өчен гаять кирәкле шарт булып хезмәт итә.

Татар яңарышының үзәгендә 1992 нче елда Татарстан Президенты ярдәмендә  оештырылган  Бөтендөнья татар конгрессы һәм аның белән хезмәттәшлек итүче милли-мәдәни оешмалар, мәдәният, мәгариф системасында эшләүче милләтпәрвәр шәхесләр,  татар эшкуарлары,  җирле хакимият вәкилләре, идарәчеләр һәм иҗади зыялылар тордылар.

БТК, халкыбызның бай һәм катлаулы тарихында беренче тапкыр оештырылган  гомумтатар милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар берлеге буларак, Татарстан һәм татарлар яшәгән төбәкләр белән эшлекле мөнәсәбәтләр көйләп, татар халкын туплауга өлеш кертә.  Бөтендөнья татар конгрессы тырышлыгы белән даими рәвештә гомумтатар хатын кызлары, бөтендөнья татар яшьләре, татар дини эшлеклеләре,  журналистлар, төбәкне өйрәнүчеләр, авыл эшкуарлары форумнары һәм җыеннары үткәрелә. Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов республика оешмалары ярдәмендә үткәрелүче мәдәни чаралар һәм спорт бәйгеләре, милли бәйрәмнәр милләттәшләрнең үзаңын ныгытуга, татарларның рухи туплануына  зур өлеш кертә.

Глобализация көчәйгән, дөньядагы һәм Россиядәге иҗтимагый-сәяси вәзгыятькә бәйле катлаулы вакыйгалар барган хәзерге чорда татар факторы илдәге гомумдемократик гамәлләрнең мөһим өлеше булып тора. Милли тәрбия, туган телне һәм мәдәниятны, татар тарихын өйрәнү, этник үзаңны ныгыту өчен Бөтендөнья татар конгрессы корылтаенда татар халкының милли тәңгәллеген саклау концепциясе кабул ителде.

Милләт җыенында катнашучылар татар яшәешен камилләштерү өчен төзелгән милли үзаңны саклау, милли телләрнне өйрәнү программаларын хуплап, аларны тулыландыру юлларын эзли.

Хәзерге чорның  иң актуаль мәсьәләләрен чишкәндә милли оешмалар алында нинди максатлар куела соң? Менә аларның кайберләре:

Татарстан Республикасының һәм татар  җәмәгатьчелегенең традицияләргә тугры калып, киләчәккә ышаныч белән  дәүләтне ныгыту, милләтне яшәтү юнәлешендә башкарылучы программаларын һәм проектларын хупларга, аларны тормышка ашыруда  актив катнашу.

Татар милли-мәдәни оешмаларының этно-мәдәни гамәлләрдә, мәгарифне үстерүдә, туган телне куллануда Татарстан Республикасы, Бөтендөнья татар конгрессы  белән эшлекле хезмәттәшлеген дәвам иттерү.

Яшь буынның милли үзаңын ныгытуда, туган телне өйрәнүдә һәм куллануда, татар мәдәниятын, мәгарифен үстерүдә, уртак  мәгълүмат мохитен ныгытуда  гаилә тәрбиясе, иҗтимагый һәм рәсми оешмалар  хезмәттәшлеген  камилләштереп, аның нәтиҗәлелеген арттыру.

Милли җәмәгатьчелекнең хәзерге чордагы иң мөһим бурычы итеп Бөтенроссия халык санын алуда татарлар яшәгән һәр төбәктә, шәһәрдә, районда, авылда  татарларның тоткан урынын, милли  бердәмлеген  саклап калу.

Милли мәгълүмат мохитендә, заманча массакүләм коммуникация чараларында, социаль челтәрләрдә татар  халкының  мәнфәгатьләрен яклауда, милли-мәдәни тормышта  барлык милләттәшләрнең уй-теләкләрен, конструктив хезмәттәшлеген  чагылдырырга.

Милләт җыенында татар халкының гамәл стратегиясе кабул ителде.

Гамәл стратегиясе үзен татар дип танучы яисә татар халкына катнашы барлыгын тоючы кешеләрнең уртак мәнфәгатьләренә нигезләнә. Ул түбәндәге максатларны милли җәмәгатҗчелек алдына куя:

  • татарларның киләчәккә планнар билгеләүдә бетмәс-төкәнмәс чыганак булган бай тарихи-мәдәни мирасы белән кызыксынуны көчәйтү;
  • ата-бабаларның бөек казанышлары белән, үзеңнең шушы халыктан булуың белән горурлану хисенә ирешү;
  • һәрбер татарның халкыбызның туган телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклауга һәм үстерүгә шәхси өлеш кертүе;
  • татар халкының киләчәге хакына хәзерге заман каршылыкларын һәм хәвеф-хәтәрләрен җиңеп чыгу;
  • татар халкын берләштерү, аның барлык халыклар арасында тулы хокуклы яшәешен тәэмин итү, мәдәни багланышларга һәм тирә-юньдәгеләрнең хасиятен һәм хисләрен ихтирам итүгә нигезләнеп тынычлык һәм татулык саклау.

Татар халкының язмышын билгели торган әһәмияте  гамәлләр бик мөһим. Татарстанның  юбилее уңаеннан оештырылган Милләт җыенында катнашучылар Гамәл стратегиясендә куелган максатларга ирешү өчен конкрет эшләр билгелиләр һәм аларны  тормышка ашыруга киң җәмәгатҗчелекне, татар яшьләрен дә җәлеп итәргә омтылалар. Шул изге максатларга ирешергә насип булсын!

Римзил Вәлиев,
Бөтендөнья татар конгрессының

«Дөнья» интернет студиясе  баш мөхәррире

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*