enrutat
Баш бит / Милләт җыены – өлкәннәр җыенымы?
Милләт җыены – өлкәннәр җыенымы?

Милләт җыены – өлкәннәр җыенымы?

«Татарның гамәл стратегиясе» дигән документ бер сулышта кабул ителде. Муса Җәлил исемендәге Опера һәм балет театрында узган Милләт җыены әнә шундый тарихи чарага әйләнде. Әлеге документ безнең иң авыр елларда да таянычыбыз булырга тиеш.

Милләт җыены татарның каймагын җыйган иде. Анда Россиянең 68 төбәгеннән 500 татар катнашты. Стратегияне яклап Россия Герое, очучы Дамир Йосыпов, Кытай татарлары исеменнән Базарбай Бикчәнтәев,  туры элемтә аша астрофизик Рәшит Сөнәев, Омск татары Ләйлә Мөхәммәтшина, Башкортстаннан имам Альфред Дәүләтшин чыгыш ясады. Мөгаен, иң төпле чыгыш та Альфред хәзрәтнеке булгандыр. Һәрхәлдә ул туган телнең аянычлы хәле турында мөнбәрдән торып әйткән бердәнбер кеше булды:

– Без – бөртек-бөртек таралып яшәгән халык. Ләкин без килмешәк тә, диаспора да түгел. Кайда гына яшәсәк тә, тупланып яшибез. Татар милләте – үз дәүләтчелеге булган халык. Дәүләтчелек татарны югары мәдәниятле милләт дәрәҗәсенә күтәреп, аның яшәү рәвешенә зур үзгәрешләр алып килгән. Бу бүген дә саклана. Ата-бабаларыбыз, дәүләтчелеген җуйганнан соң да, үзенең асылын саклап калу өчен, барлык форсатларын файдаланырга тырышкан. Шул кыен хәлләрдә дә милли мәгариф системасын булдыра алган. Без – китаплы халык, укымышлы халык. Һәр гасырның җитешкән мәсьәләләре була. Шундыйларның берсе – туган телебезгә килгән бер афәттер. Без бит үз җиребездә, үз илебездә гомер кичерәбез. Татар халык мәкалендә «Сандугач оясында сайрый» диелгән. Ни өчен соң әле безнең йортларыбызда сандугач үз телендә сайрамый? Уфа мәктәпләрендә ата-аналар балаларын мәктәпкә тапшыралар да, туган тел безгә кирәкмәс, дип әйтеп салалар. Без Уфаның «Ихлас» мәчетендә бөтен мөмкинлекләр белән туган телебезне сакларга тырышабыз. Чөнки Ватансыз милләт башкаларга буйсынып яшәячәк. Милләтсез Ватан чүгәчәк, таркалачак. Динсез милләт изеләчәк. Ком җыелып таш булмас, кол җыелып баш булмас.

Әлеге чыгышыннан соң хәзрәт белән аерым да сөйләшеп алдык. «Вазгыятьне ата-аналарга тапшыру дөрес булмас», – диюе күңелгә сары май булып ятты. Башкортстанда ата-аналарга татар теле урынына башкорт теле тәкъдим ителә – бу дөресме, дип тә сораштык.

– Башкортстанда татар теле – дәүләт теле түгел, шуңа күрә төрле проблемалар чыгарга мөмкин. Ләкин федераль законнар буенча татар телен уку мөмкинлеге бар. Мәсәлән, минем кызым Уфаның рус гимназиясендә укый, аның татар телен уку мөмкинлеге бар.  Ләкин аны да әти-әниләр кулланмый бит. Башкорт теле дә шул хәлдә. Безгә хәзер аерылмаска, бер-беребезгә таянып исән калырга кирәк, – диде ул.

Имам мәчеттә ниләр эшләүләре турында да хисап тотарга ашыкмады. «Мәчеттә генә телне саклап булмый, ул дәүләт дәрәҗәсендә башкарыла торган эш», – диде. Тик шулай да, киләчәккә өмете бар хәзрәтнең. Аныңча, телебез дә, милләтебез дә сакланачак.

Опера җырчысы Альбина Шаһиморатова да мондый җыеннарның да, стратегиянең дә әһәмиятле булуын искәртте:

– Дөнья буйлап чыгыш ясаган артист буларак, мин  төрле җирләрдә, төрле милләтләр алдында татар халкын тәкъдим итүем белән горурланам. Шул ук вакытта бу – зур җаваплылык та. Татар халкының кызы буларак, бу – миңа йөкләнгән миссия. Мин опера сәнгатен генә тәкъдим итмим, концертларда татар җырларын да башкарам. Шул вакытта үз илен, үз телен сагынган милләттәшләремнән җылы сүзләр кабул итеп алам. Әйе, бик авыр көннәр кичерәбез. Ләкин бу авырлыклар безне уятып җибәрде генә түгел, берләштерде дә. Шуңа күрә мондый бәйрәм бер көн генә түгел, озагракка сузылсын иде. Монда үзгәрәсең, үзәгең ныгый, үзеңнең нинди абруйлы, тырыш, талантлы халыкның бер вәкиле булуыңа тагын бер кат инанасың. Минем кызым үсә. Ул әле кечкенә, мин аны татарча сөйләшергә өйрәтәчәкмен. Баламны укырга татар мәктәбенә бирсәм, бик бәхетле булачакмын. Телнең нигезе туганда ук салына. Шул чакта ук бала күңеленә татар теле, мәдәнияте оеткысын, милләтеңә хөрмәтне сала алмыйсың икән, соңыннан күпме тырышсаң да, боларга ирешеп булмаска мөмкин. Битарафлык белән тел генә түгел, милләт юкка чыгарга мөмкин.

Юкка чыгу куркынычын читтән килгән милләттәшләр белән сөйләшкәндә ачык тоясың. Саха (Якутия) республикасыннан Игорь Хәлилов, мәсәлән, үзләрендә татар теленең бары тик гаиләдә генә саклануы турында сөйләде:

– Барысы да – әби-бабайлар кулында. Мин дә авыр сөйләшәм. Якшәмбе мәктәбе дә юк, тел беркайда өйрәнелми. Татар теле буенча онлайн курслар оештырган идек, ул да тукталды әле. Мин инде ниндидер киңәш тә бирә алмыйм. Тыңларга, фикер тупларга килдем.

Сахалиннан Зәкия Вәлитова күпкә оптимистрак:

– Сахалинда 120дән артык милләт яши. Берсенә дә татарга ярдәм иткән кебек ярдәм итүче юк. Шуңа күрә, без – татарлар, диеп горурланабыз.  Күптән түгел Президентыбыз тәкъдимнәр белән чыкты. Без, шул тәкъдимнәргә таянып, эшне оештырырга тырышабыз. Бездә якшәмбе мәктәбе бар, сайт эшли, «Татарстан» дигән балалар ансамбле бар. Футбол командасы да «Татарстан» дигән исемне алды.  Татарстан безгә газиз анабыздай якын. Без аннан көч алабыз, тәҗрибә туплап китәбез.

Залда  төрледән төрле проблемалары белән килгән кунаклар шактый иде. Гамәл стратегиясе өчен дә башлыча алар тавыш бирде. Җәмәгатьчелеккә ул бөтенләй тәкъдим ителмәде. Ә үзебезнекеләр – Фәндәс  абыйлар, Хәмдүнә апалар һәм өлкән яшьтәге олпат шәхесләребез театрның  өченче, дүртенче катларында утырды. Иң сәере – Милләт җыены өлкәннәр җыенына әйләнгән иде. Чит төбәкләрдән килүчеләр арасында да яшьләр күренмәде. Фикерле, алдынгы карашлы яшьләр бездә байтак юкса. Бу стратегия белән дә аларга эшлисе, аларга яшисе. Милләт киләчәге дигәндә аларны күздә тотабыздыр бит?!

Җыенда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, ул стратегияне төзү эшендә катнашучыларга, өлеш кертүчеләргә рәхмәтен әйтте:

– Стратегия белән риза булмаучылар да бар иде. Аңа карамастан, бүгенге көндә стратегияне кабул итәргә мөмкинлек туды. Республикабызда зур үзгәрешләр күрәсез. Әгәр дә Россия Президенты, Хөкүмәт ягыннан ярдәм булмаса, бернинди дә үзгәреш кертеп, бу мәсьәләләрне үзәккә салып хәл итеп булмас иде. Әлбәттә, кайбер фикерләр туры килмәскә дә мөмкин. Алай да, Татарстан Мәскәү ягыннан зур ярдәм күрә. Иң зур рәхмәтемне бирегә килүчеләргә җиткерәсем килә. Сез һәммәгез дә ниндидер эштә хезмәт куясыз, үз тормышыгыз бар… Әмма сез милләтебезне чын күңелдән кайгыртып: «Нәрсә эшләп була?», «Нишләргә кирәк?» — дигән сорауларга җавап табарга тырышасыз, беренче чакыруга ук килеп җитәсез. Шундый милләттәшләр булганда татар халкы, динебез, гореф-гадәтләребез югалмаячак. Биредә утырган һәркем милләтебез белән горурланыр дип ышанам.

Стратегиянең төп юнәлешләренә килгәндә,  анда татар теле дәреслекләре белән тәэмин итүдә ярдәм күрсәтү, “Татарча диктант” үткәрү, “Ана теле” программасын куллану даирәсен киңәйтү, татар телендә радио һәм телевидение эшчәнлеген популярлаштыру дигәне дә бар.

Сүз уңаеннан, татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын 2018 елда үз юлламасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде. Бу эш Бөтендөнья татар конгрессына йөкләнгән иде. Без стратегия турында фикер алышуларны газетабызның киләсе саннарында дәвам итәчәкбез.

Гөлинә Гыймадова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*