tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милләт Җыены” пресс-релизы
“Милләт Җыены” пресс-релизы

“Милләт Җыены” пресс-релизы

“Милләт Җыены” чарасының пресс-релизы
(28-30 август, 2020 ел, Казан шәһәре)

2020 елның 28-30 август көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан Республикасының 100-еллыгы уңаеннан дөнья буйлап сибелеп яшәүче халкыбызның “Милләт Җыены”н үткәрә.

Чарада Татарстан Республикасыннан һәм шулай ук Россиянең 67 төбәгеннән 500 милләттәшебез катнашуы көтелә. Кызганычка каршы, дөньяда барган коронавирус пандемиясе сәбәпле, әлеге җыенга чит илдәге милләттәшләребез Zoom-конференция режимында гына кушылачак.

Җыен  программасы кысаларында Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура утырышы да үтәчәк. 29 август көнне М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында “Милләт Җыены”ның пленар утырышы узачак, аның эшендә Татарстан Республикасы Президенты Р.Н. Миңнехановның катнашуы да көтелә.

Милләттәшләребез өчен мәдәни программа да каралган: алар ТАССРның 100 еллыгына багышланган тантаналы чараларда һәм “Уйнагыз, гармуннар!” бәйрәмендә катнашачаклар, шулай ук Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Аяз Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» спектаклен  караячаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*