tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Милләтебез хәзинәләре” Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерә
“Милләтебез хәзинәләре” Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерә

“Милләтебез хәзинәләре” Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерә

Август ахырында Казанда «Милләтебез хәзинәләре» балалар лагереның профильле сменасы узды. Аны “Идел” татар яшьләре үзәге оештырды. Чараның максаты — Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү, аларга телне, гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны өйрәтү.

Лагерьга 12-16 яшьлек егетләр һәм кызлар чакырылган иде. Һәр елны «Милләтебез хәзинәләре» программасы кызыклы һәм бай эчтәлекле булуы белән аерылып тора. Балалар  өчен тарих, ана теле, вокал, кул эшләре, аш-су буенча остаханәләр, экскурсияләр, музейларга һәм театрларга барулар оештырылды.

Лагерьга барлыгы илебезнең төрле төбәкләреннән 100гә якын бала җыелган иде. Алар арасында Удмуртиядән дә малайлар-кызлар булуы сөендерә. Әйдәманнары Ижау кызы – Айгөл Гыймазиева. Ул 6 ел “Асылъяр” җыр һәм бию ансамбленә йөрде, хәзер дә Удмуртиянең милли тормышында актив катнаша.

“Мин үзем «Милләтебез хәзинәләре» профиль сменасында бала чагымда ял иттем. Хәзер инде үземне дә әйдәман булып эшләргә чакыргач, мин анда бик теләп бардым. Быел инде икенче баруым. Мәктәптә укыганда да әйдәман булганым бар иде. Шуңа күрә бу өлкәдә тәҗрибәм бар дип курыкмый әйтә алам. Минем төркемдә 23 бала: Удмуртия Республикасыннан — 15 бала, Калуга шәһәреннән — 1 бала, Мәскәүдән — 1 бала, Арча шәһәреннән — 2 бала һәм Казаннан — 4 бала. Балаларны яраткач, алар белән эшләү бер дә авыр булмады. Сәләтле, талантлы, милли җанлы балалар күп. Милләтебезнең киләчәге бар дип ышанам! Безнең Удмуртия Республикасыннан да балалар бик актив катнаштылар. Мин алар өчен бик сөендем һәм горурландым”, — ди Айгөл.

Лагерь кысаларында үткәрелгән һәрбер чарада яшь милләттәшләребез халкыбызның милли традицияләре, гореф-гадәтләре белән якыннан таныша алды. Ә милләтебезнең киләчәге — лидер яшьләр кулында. Бу малайлар, кызлар киләчәктә дә сынатмаслар.

Эльвира Хуҗина

Фикерләр:

Алмаз Бәдретдинов: “8 көн без “Идел” яшьләр үзәгендә ял иттек. Аннан 2 көн Болгар шәһәрендә «Регина» дигән отельдә яшәдек. 10 көн дәвамында без татар теле дәресләренә йөрдек. Аны әйдәман Динар абый Шәймәрданов алып барды. Төрле остахәнәләргә дә йөрдек. Иң яратканы — татар халык уеннары белән танышу иде. Аны безнең әйдәман Айгөл апа Гыймазиева алып барды. “Шаян ТВ” балалар телеканалына кунакка да барып кайттым. Анда интервью бирдем, лагерь турында сөйләштек. Минем өчен лагерьда иң кызыклысы — дуслар белән гармунда татар халык җырларын башкару иде. Болгар шәһәрендә “Ак мәчет”кә һәм төрле музейларга бардык. Лагерь миңа бик ошады, икенче елга да барырга телим”.

Хәят Касимова: “Лагерьга мин 4 нче ел барам. Ел саен ул яңа хисләр һәм яңа дуслар дигән сүз. Әйдәманнарыбыз һәр көнебез кызыклы узсын өчен тырыштылар. Ел саен төрле конкурсларда катнашырга тырышам. 3 тапкыр мин “Танцпол йолдызы” конкурсында катнашкан идем, 2018 елда җиңү дә яуладым. Быел “Татар кызы” конкурсында катнашып, “Талантлы кыз” номинациясенә лаек булдым. Киләсе елда да “Милләтебез хәзинәләре” лагерена барырмын, дип уйлыйм. Анда милли традицияләребез белән якыннан танышырга, туган телебезне, тарихыбызны ныклап өйрәнергә мөмкин. Башкалар да мондый лагерьларга йөрсеннәр иде. Үз тамырларыбызны онытмаска, тарихыбызны өйрәнергә кирәк, дип саныйм”.

Альмира Гарифуллина: «Милләтебез хәзинәләре» лагеренда мин ике тапкыр ял иттем. Миңа бик ошады. Монда вакытны без күңелле һәм файдалы үткәрдек. Яңа дуслар таптым, татар телен яхшырак өйрәндем. «Татар кызы» бәйгесендә катнашып, «Иң милли җанлы» номинациясендә җиңү яуладым”.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*