tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтебез язмышы булдыклы шәхесләр кулында
Милләтебез язмышы булдыклы шәхесләр кулында

Милләтебез язмышы булдыклы шәхесләр кулында

2018 елның 1-3 март көннәрендә Казанда VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыены узды. Бөтендөнья татар конгрессы 2012 нче елдан башлап үткәрә торган бу  җыенда Татарстаннан һәм Россиянең 37 төбәгеннән 750 дән артык кече һәм урта эшкуарлык вәкилләре, крестьян һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләре катнашты.

VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенының тыгыз программасына үзара аралашу, актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу, кызыклы мәдәни чаралар кертелгән иде.

1 март көнне җыенда катнашучылар “Шәхси хуҗалыклар”, “Гаилә фермалары”, “Крестьян-фермерлык хуҗалыклары”, “Умартачылык”, “Әзер продукцияне эшкәртү һәм сату”  юнәлешләре буенча төзелгән дискуссион мәйданчыкларда фикер алыштылар. Җыенда катнашучылар алдында Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, күренекле галимнәр, белгечләр һәм РФ төбәкләреннән килгән авыл эшкуарлары  чыгыш ясады.  Шул ук көнне җыен делегатлары Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә үткәрелүче “Россиядәге татар авылларының социаль-икътисадый нигезен булдыруда эшмәкәрләрнең роле” дигән  сессиядә катнаштылар. Кичке мәдәни прогрмма кысаларында кунаклар “Ак барс” Яшьләр мәдәни үзәгендә татар башкаручыларының “Үзем уйныйм, үзем җырлыйм” Бөтенроссия бәйгесенең гала-концертын карадылар.

2 март көнне җыенда катнашучылар Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районына  сәфәр кылдылар. Монда алар райондагы авыл эшмәкәрләренең хуҗалыклары һәм татар авылының комлекслы үсеше белән таныштылар. Бу сәфәр Әлки районының социаль-икътисади үсеше эшмәкәрләрнең эш тәҗрибәсе белән танышу һәм эшлекле элемтәләр булдыру өчен оештырылды. Бөтен Россиядән килгән  авыл эшкуарлары Әлки районының алдынгы хуҗалыклары белән таныштылар. Атаклы спортчы, Олимпия уеннары чемпионкасы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Алина Кабаеваның әтисе,  Үзбәкстанның “Пахтакор” футбол командасының уенчысы Марат Кабаевның әти-әниләренең туган туфрагы Әлки районда.  Район үзәгендә атаклы спортчы һзм җәмәгать эшлеклесе Алина Кабаева ярдәме белән  төзелгән “Алина” спорт сарае  җыенда катнашучыларга зур тәэсир ясады.

Әлки районында тәҗрибә уртаклашканнан соң эшкуарлар Казанга кайтты. Шул ук көннең кичендә “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының совет утырышында ел дәвамында башкарылган иҗтимагый-мәдәни һәм оештыру эшләренә йомгак ясалды,  планнарга кертү өчен тәкъдимнәр ясалды.

Һәр елда Татар авыл эшкуарларының Бөтен Россия җыенының пленар утырышларында авыл хуҗалыгы эшмәкәрләрен борчый торган иң мөһим проблемалар турында фикер алышулар оештырыла. Җыенда күтәрелгән сорауларга һәрвакыт зур игътибар бирелә. Быелгы пленар утырыш та милләтне саклап калуда авылны яшәтүнең, эшкуарлыкны үстерүнең актуаль икәнен күрсәтте.

Бу мәсьәләләрнең даими игътибар таләп итүе 3 март көнне “Корстон” сәүдә-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында үткән пленар утырышында ассызыклап әйтелде. Башта “Корстон” үзәге бинасының беренче катында Татарстанда һәм РФ төбәкләрендә  җитештерелгән хәләл продукция һәм халык кәсебе товарлары күргәзмә-ярминкәсе оештырылды.

Пленар утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов, Татарстан Республикасы хөкүмәт әгъзалары, Дәүләт Советы депутатлары, Татарстан  Республикасының Россия Федерациясендәге вәкилләре, җәмәгать эшлеклеләре, татар зыялылары катнашты.   Җыелышны алып баручы – Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы рәисе, Татарстан премьер министры урынбасары Васил Шәйхразиев билгеләп үткәнчә,  быелгы җыеда Россия Федерациясенең 38 төбәгенең татар авылларыннан килгән 784 эшмәкәр катнаша. 80 кеше иң зур делегация Башкортостанна килгән. Шулай ук күпләп эшмәкәрләр килгән  төбәкләр арасында Мордовия Республикасы, Ульяновск, Самара, Пенза өлкәләре бар.

Пленар утырыш мөнбәреннән түбәндәге шәхесләр чыгыш ясадылар:

“Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, Башкортстан Республикасы Туймазы районы “Йолдыз” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Фәнир Галимов;

Чувашстан Республикасы “Сәнҗәпов” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит  Сәнҗәпов;

Татарстанның Әлмәт районы  “Җиләкле үзән” оешмасы җитәкчесе Илдар Ситдиков;

Башкортостан Республикасы  «Уралагротехсервис» Җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять генераль директоры  Рәсим Зарипов;

Оренбург өлкәсе Александров районы Ягьфәр авылының  “Мишәр” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятье җитәкчесе Радик  Яһудин;

Татарстан Республикасы Саба  районы Саба авылы “Гафель” гаилә компаниясе хуҗалары  Алим Галимуллин  һәм Эльвира Галимуллина;

“Оренбург шәлләре” оешмасы генераль директоры, Оренбург өлкәсенең “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе Альбина Әбсәләмова;

Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районыннан шәхси эшмәкәр Гөлсем Миңнебаева;

Курган өлкәсе “Кургансемена” фәнни-җитештерү агрохолдингы директорлар Советы рәисе, икътисад фәннәре докторы Марат Исламов;

Татарстан Республикасы Әлки районыннан  шәхси эшмәкәр Дамир Шәйхетдинов;

Татарстан Республикасы Әгерҗе районы  крестьян фермер хуҗалыгы башлыгы Илшат Сәхипов;

Пленар утырышта чыгыш ясаучылар  крестьян фермер хуҗалыкларын һәм эшкәртү оешмаларын булдыру, хезмәт ресурсларын һәм квалификацияле белгечләрне оптималь рәвештә файдалану, матди иминлекне ныгыту, татар гаиләләренең этник тәңгәллеген саклап калу — болар барысы да татар авылларында социаль-икътисадый һәм мәдәни үсешнең мөһим факторы булып тора, дип белдерделәр.

Алар “Бөтенроссия татар авыллары” иҗтимагый оешмасының эшчәнлегенең активлашуын, төбәк тарихын өйрәнүнең гуманитар проектларын эшләү һәм гамәлгә куюның уңай нәтиҗәләрен, төбәк этномәдәни фольклор бәйрәмнәрен оештыруны, туган якка мәхәббәт хисләрен тәрбияләүне билгеләп үтте.

 

Пленар утырышка йомгак ясап Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады. Ул җыенга килгән эшкуарларның эшчәнлеген югары бәяләде. Россиянең бик күп төбәкләрендә татар авыллары эшкуарлары җирле хакмият, өлкә администрациясе белән хезмәттәшлек итеп, Татарстан белән белән элемтәләрне ныгыталар. Киләчәктә бу хезмәттәшлек тагы да көчәергә тиеш.

“Чыгышларда күбегез милләт, тел, авылларны саклау проблемаларын күтәрде. Безнең барыбызны да бу мәсьәләләр бик борчый. Авыл милләтнең нигезе булып тора.  Авылны саклый алсак, киләчәгебез бар дигән сүз.  Сезнең кебек эшмәкәрләр булмаса, бу авылның киләчәге юк. Җитәкчелек кенә барысын да хәл итә алмый, шуңа эшмәкәрләр дә бу эштә ярдәм күрсәтергә тиеш, — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Чит төбәкләрдә телне саклау  иң зур кыенлыкларның берсе булуын билгеләде ул. Телне саклау дин аша, мәчетләр ярдәмендә дә тормышка ашырылырга тиеш, дигән фикер белдерде  Президент.Ул татар гаиләләренең үсешенә, демографиягә игътибар бирергә тәкъдим итте.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарларның 18 мартта булачак РФ Президенты сайлауларында актив катнашуга, илдәге социаль-икътисади үсешнең дәвам итүенә өмет белдерде.

Рөстәм Миңнехановның  һәм башка чыгыш ясаучыларның VII Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында ясаган чыгышының  язмаларын, пленар утырышта кабул ителгән  резолюция  белән Бөтендөнья татар конгрессы интернет сәхифәсендә  таныша аласыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*