enrutat
Баш бит / Милләтебезнең асыл кызы
Милләтебезнең асыл кызы

Милләтебезнең асыл кызы

Һәрнәрсенең үз вакыты була, диләр халыкта. Адәм баласының гомере дә табигатьтәге кебек: аның да ямьле язы, эссе җәе, моңсу көзе hәм салкын кышы бар. Бу чорларны hәp кеше үзенчә кичерә, кемгәдер ул җиңелчә бирелсә, икенчегә зур сынаулар аша үтәргә туры килә. Шушы күзлектән чыгып, бу көннәрдә үзенең 80 яшьлеген билгеләп үтүче милләтебезнең горур кызы, тарих фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, фәнни монографияләре, көндәлек матбугатта басылган көнүзәк мәсьәләләрне күтәргән кыю мәкаләләре аша киң җәмәгатьчелек, бигрәк тә «Мәгариф» журналы укучылары арасында киң танылу алган галимә Тәэминә ханым Биктимерованың тәрҗемәи хәлен, иҗат юлын кыскача гына булса да бәян итәргә булдым. Максатым – аны мактаудан бигрәк, әлеге милләтпәрвәр гүзәл зат мисалында татар хатын-кызлары белән горурлану хисен белдерү, аларның көчле рухына һәм кылган изге гамәлләренә дан җырлау, киләчәк буыннар гыйбрәт hәм үрнәк алсыннар дип шул хакта азмы-күпме дәрәҗәдә булса да фикер уятырга тырышу.

Тәрҗемәи хәленә килгәндә, 1940 елның 12 октябренда Татарстанның Әтнә районы Яңа Шимбер авылында туган Тәэминәнең гомер язы сугыш чоры авыл балаларыныкыннан берни белән дә аерылмый: ачлы-туклы балачак, әтисе булса да, кечкенедән «уфалла» арбасы тартып, әтисез эшләп үскән hәм Түбән Көек, Күлле Киме мәктәпләрендә тырыша-тырыша укыган яшүсмер еллары, паспорт алу hәм гаиләгә матди ярдәм күрсәтү максатыннан төзелешкә урнашу, Казан дәүләт педагогия институтында жан асрарлык стипендиягә яшьлек дәрте белән татар теле hәм әдәбияты укытучысы hөнәрен үзләштерүгә керешү, үзенең мәхәббәтен очрату, улы Айрат туу…

Тормышының «эссе җәе» бик ук куанычлы башланмый: узган гасырның 60 нчы елларында илдә милли мәктәпләр, шул исәптән татар мәктәпләре дә, ябыла бара, татар теле укытучыларына элекке ихтыяҗ калмый. Шунлыктан яшь белгеч Казан авиация институтына китапханәче булып урнаша, тырыш ханымны берничә елдан КПСС тарихы кафедрасына өлкән лаборант итеп чакыралар. Шушы вакытларда ул фән өлкәсендә тәүге адымнарын ясый, төп хезмәтеннән аерылмаган хәлдә, «Социалистик жәмгыять (1920 – 1926 еллар) төзүгә хатын-кызларны җәлеп итүдә Урта Идел буе партия оешмаларының эшчәнлеге» дигән темага кандидатлык диссертациясе яза hәм аны 1982 елда уңышлы яклый, студентларга мавыктыргыч лекцияләр укый башлый. 1980 – 1990 елларда кузгалган үзгәреш җилләре татар тормышына да үтеп керә, кайчандыр дәүләтле булган халыкның милли үзаңы уяна hәм ул мөстыкыйль яшәү уе белән яна башлый, әлеге юнәлештә милли хәрәкәт юл яра. Җырларда җырланганча, «илдә көрәш барган чакта, өйдә ятып буламы» дигәндәй, милләтпәрвәр Тәэминә Әхмәт кызы да бу көрәшкә якыннан кушылып китә: яңа оешкан Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетына эшкә күчә, бар көчен «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасын һәм аның татарлар яшәгән төбәкләрдә филиалларын җайга салуга, халкыбызның гүзәл гореф-гадәтләрен яшьләрдә тәрбияләүгә куя, шушы максатта төрле конференцияләр, конкурслар оештыруда, аларны үткәрү өчен иганәчеләр эзләп табуда катнаша, радио аша хатын-кызлар турында тапшырулар алып бара, туган-як тарихын өйрәнү белән дә кызыксына һәм башкаларны да шул эшкә тарта, кыскасы, hәp яңалыкның үзәгендә кайный. Әмма дүрт елдан соң биредән китәргә мәҗбүр була. Язмыш аны яңадан фәнгә кертеп жибәрә һәм аңа сокландыргыч иҗади талантын тулысынча ачу мөмкинлеге бирә. Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институтының Милли мәгариф тарихы һәм теориясе бүлегендә өлкән гыйльми хезмәткәр буларак эшкә керешкәч, галимәнең балалар бакчалары сабыйларына, башлангыч сыйныф укучыларына атап язган «Минем шәҗәрәм» (1999) дигән кулланма әсбабы шул чор татар мәгарифендә чын мәгънәсендә зур яңалык була. Кече яшьтәге балада ата-анасына, нәселенә, туган йортына, иленә ихтирам уяту, алар белән горурлану, милли аң тәрбияләү юлында беренче адымнарын ясауда тәрбиячеләргә, укытучыларга ярдәм итү ниятеннән тәкъдим ителгән гаять тә кирәкле хезмәт ул. Шуңа да әлеге кулланма зур тираж белән ике мәртәбә нәшер ителә, бүгенгәчә аның кулланылыштан төшкәне юк.

Тәэминә ханым, үзенең фәнни юнәлешенә тугры кала биреп, катлаулы татар тарихын, аерым алганда, үтә дә сабырлык, үҗәтлек, җитдилек, җаваплылык таләп иткән эшкә – шул тарихта татар хатын-кызлары калдырган эзләрне барлауга алына. Куанычлы нәтиҗәләр озак көттерми, бер-бер артлы «Татар хатын-кызлары мәгърифәт юлында» (2002), «Сорбоннага хәтле илткән белем юллары» (200З, рус телендә) кебек монографияләре басылып чыга. Татар мәгарифе, бигрәк тә мәгърифәтче татар хатын-кызларының бу өлкәдә куйган көчләре һәм уңышлары турында тарихи күзлектән чыгып язылган фәнни тикшеренүләрнең бик аз булуын, дистәләрчә еллар дәвамында халкыбыз аңына совет чорына кадәр татар хатын-кызы надан булган, укый-яза белмәгән, иренә һәм гаиләсенә генә хезмәт иткән дигән ялган уйдырманың сеңдерелә барганлыгын истә тотсак, галимәнең яңарыш китергән һәм архив чыганакларына таянып язылган бу китаплары киң катлам укучыларының күзләрен ачты, хакыйкатьнең асылына төшенергә, уйланырга җирлек бирде. Безнең кызларыбыз алай ук надан булмаганнар икән бит. Әйтик, XIX гасыр азагы-ХХ гасыр башларында талантлы hәм тырыш, горур гүзәл затларыбыз абруйлы Сорбонна (берсе хәтта шунда укытырга кала), Женева, Санкт-Петербург, Мәскәү, Казан университетларында, бүтән танылган уку йортларында юриспруденция, медицина, авыл хуҗалыгы, математика һәм башка белгечлеклер буенча белем алып, милләтебезгә намуслы хезмәт иткәннәр. Тәэминә ханым аларның тулы булмаган исемлеген төзи, анда Октябрь инкыйлабына кадәр төрле югары уку йортларында укыган 68, рус гимназияләрен тамамлаган 185, рус hөнәри училищеларында белем үзләштергән 50 татар кыз баласының исем-фамилияләре күрсәтелә. Әлбәттә, киләчәктә бу исемлекнең тулыланачагына һич кенә дә шигебез юк. Алар арасында Сафия Сыртланова, Мәрьям Габдрахманова, Сара Шәкүрова, Сара Әхмәрова, Гайшә Апанаева, Әминә Мөхетдинова h.б. бар. Тагын иң мөһиме шунда: бу монографияләрдә моңа

кадәр оныттырылган, әмма онытылырга һич тә хаклары булмаган батыр йөрәкле мәгърифәтче хатын-кызларыбыз, шул җөмләдән Казанда иң беренче булып кызлар җәдит мәктәбе ачкан Бибимаһруй Үтәмешева, атаклы мөгаллимә Ләбибә Хөсәения, Фатыйма-Фәридә, Суфия Җантурина, Мәрьям Акчурина, Фатыйма Аитова һәм башкаларның исемнәре, аларның кылган изге гамәлләре халкыбыз хәтерендә янәдән яңартыла. Үзенең бер интервьюсында: «Мин XX гасыр башында яшәгән зыялы татар хатын-кызларыннан ак көнләшү белән көнләшәм: ир-атлар аларны акыллы, гүзәл, үз кадерләрен яхшы белүләре өчен хөрмәт иткән, аларның идеяләрен күтәреп алган, аларга үзләренең әсәрләрен багышлаган. Ә совет чорында бу мәрхәмәтле хатыннарның күбесе кыен хәлгә дучар ителә һәм хәтта Сталин лагерьлары җәһәннәме аша уза. Без аларның бөтенесен дә халкыбыз хәтеренә кайтара алмадык әле…», – ди ул, җаны әрнеп.

Күренекле тарихчының «Ил язмышын салып иңнәренә» (2006) китабы – аның күңел биреп язган hәм укучылар тарафыннан бик тә жылы кабул ителгән тагын бер зур хезмәте. Бигрәк тә Бөек Ватан сугышы елларында татар хатын-кызларының батырлыкларына hәм күргәннәренә, ачы хакыйкатькә багышланган дулкынландыргыч сәхифәләр күпләрне тетрәндерә. Бу хакта авторга алардан килгән хатлар сөйли. Һәp кеше үзенең күз яшьләрен тамызган hәм ачы язмышларын әрнеп язган хатлар алар. Күрәсең, галимә үзе дә сугыш чоры баласы булганга hәм татар хатын-кызлары кичергәннәрне үз күзләре белән күргән hәм үз җилкәсендә татыганга, аның язмалары кеше күңеленә тирән үтеп керәдер.

Татар халкының үзенә генә хас бай тарихлы педагогик карашлар системасы бар. Ул гасырлар дәвамында барлыкка килгән, өстәлгән, үстерелгән. Әлеге күренешне күзалларга ярдәм итү максатыннан, Тәэминә ханым эшләгән Милли мәгариф тарихы hәм теориясе үзәгендә фәнни тикшеренүләр алып барыла, галимнәр алдына татар халык педагогикасын чагылдырган татар халык авыз иҗаты әсәрләреннән, борынгы төрки чор, Колгалидән алып XXI гасыр башына кадәр иҗат иткән мәгърифәтче язучылар, шагыйрьләр, мөдәррис-мөгаллимнәр, педагог-галимнәр, гамәли мәгариф хезмәткәрләре, укытучы-методистларның хезмәтләреннән унышлы дип табылган текст-өзекләр, үрнәкләр туплап, үзенчәлекле татар педагогик фикере үсешен күрсәтү, әлеге мирасны hәм байлыкны барлау, аларның дөньядагы гомумпедагогик киңлеккә керткән өлешен ачыкларга тырышу төп бурыч итеп куела. Бу зур эшнең нәтиҗәсе булып Татарстан китап нәшриятында ике томда басылып чыккан «Татар педагогик фикере антологиясе» тора (2014, 2016). Кушымта рәвешендә татар мәгарифе үсешенә өлеш керткән күренекле шәхесләр (XVII гасыр-ХХ гасыр башы), татарлар белем алган атаклы мәктәп-мәдрәсәләр, татар телендә дөнья күргән тәрбия-тәгълим журналлары (ХХ гасырның беренче чиреге), атамалар сүзлекчәсе, шулай ук Татарстандагы халык мәгарифе җитәкчеләре исемлеге дә бирелә. Әйтергә кирәк, Тәэминә Әхмәт кызы Биктимерова бу коллектив хезмәтнең уртасында кайный, шактый еллар архивларда эзләнә, кешеләр белән очраша, hәp язган мәкаләсен үз йөрәге аша үткәрә.

Тәэминә ханымның шәхси тормышы исә, фәнни тормыштан үзгә, аянычлырак килеп чыга, язмыш аны бу яктан иркәләми диярлек: тол калу, ялгызы үстергән hәм олы тормыш юлына аяк баскан өрлектәй бердәнбер улын, таянычын югалту хәсрәтен бүгенгә кадәр йөрәгендә йөрткән газиз ана да әле ул. Аның кебек укымышлы зыялылар хакында аяклы энциклопедия, диләр. Әмма ни гаҗәп: безнең илдә, шулай ук республикабызда да, зур чинда эшләмәгән мондый галимнәрне олыгайгач кирәксенми башлыйлар, күп очракта аларда тупланган мәгълүмати рухи байлык турында уйламыйча, аларны пенсионер дип эштән җибәрү ягын карыйлар, ә җибәрүче «эре хуҗалар», үзләрен дөнья тоткасына санап, күптән инде пенсия яшендә булуларына карамастан, үзләренә әллә нинди вазифалар уйлап чыгарып, я киңәшче, я директор өстенә институтның фәнни җитәкчесе (ягъни чынлыкта фәнни директоры), я булышчы булып эшләп йөриләр…

Инде гомеренең моңсу көзенә аяк басса да, Тәэминә ханым моңсуланып утырмый, аның моңа вакыты да юк: бер караганда, ул туган нигезендәге йортын яңартып йөри, андагы җиләк-җимеш бакчасында кайнаша, жиң сызганып авылы тарихын яза, икенче караганда, ул Татарстан районнарында төбәкне өйрәнүгә багышланган фәнни-гамәли конференцияләрдә, мәктәп укучылары белән очрашуларда чыгыш ясый, Казанның «Ярдәм» мәчетендә татар хатын-кызларының милләт язмышында тоткан урыны турында лекцияләр укый, татар матбугатында мәкаләләрен бастыра, өенә дусларын чакырып, кунак итәргә да өлгерә. Аны татар хатыннарының балалары, оныклары белән үз ана телебездә сөйләшмәүләре, татар теленә карата торган саен арта барган битарафлык бик тә борчый. Әмма бу хәлнең яхшы якка үзгәрәчәгенә һәм үзе өйрәнгән тарихның кайбер гүзәл битләре кабатлануына өметен өзми, киләчәкне ул кайчандыр тарихта матур эз калдырган шәхесләр үрнәгендә тәрбияләнгән батыр йөрәкле, укымышлы милләтпәрвәр егет-кызларда күрә, аларга шул юнәлештә булдыра алганча белемен ирештерә, киңәш-табышын бирә.

Татар тарихында сокландыргыч эзләр калдырган гүзәл затларыбыз мирасын өйрәнгән һәм шуны халкыбыз хәтеренә янәдән сеңдерергә тырышкан тынгысыз җан иясе Тәэминә ханым Биктимерова үзе дә милләтебезнең горурлыгы булып тора. Үзенә күз генә тимәсен! Гомеренең түгәрәк бәйрәме уңаеннан аңа «Мәгариф» журналының күпсанлы укучылары исеменнән киләчәктә дә тазалыкта-саулыкта бәхетле тормыш итүен, безне яңа иҗади ачышлары белән озын-озак сөендереп торуын теләп калам.

Фәрит СОЛТАНОВ, фәлсәфә фәннәре докторы

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*