tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләтпәрвәр ханым
Милләтпәрвәр ханым

Милләтпәрвәр ханым

Язмам – хатын-кызның асыл сыйфатларын түкми-чәчми саклап килгән Мәгариф кызы Розалия апа Сайганова турында.

Соңгы елларда Розалия ханым белән төрле бәйгеләрдә, әдәби кичәләрдә очрашырга, аралашырга туры килә. Аны күргән саен йөрәгем куана, күңелем юана. Ә милләтпәрвәрлеге сокландыра! Аның кешеләр белән аралашуы бик ихлас, үз-үзен тотышы, пөхтәлеге, тыйнаклыгы күзгә чалынып, күренеп тора. Олы җанлы, басынкы холыклы бу ханым күпләр өчен үрнәк, Омски татар хатын-кызлары арасында асыл бер зат, дисәм, һич тә ялгыш булмас.

Менә инде 15 ел буена ул өлкәбездә барган эшләрне, аның алдынгыларын оста итеп, үзенә генә хас булган төгәллек белән яктыртып бара. Халкыбызны, телебезне, йолаларыбызны, шөгыльләребезне без фәкать үзебез генә саклап кала алачакбыз. Розалия ханым кебек шәхесләребез булганда моңа бер шигем дә юк минем. Бүген сезгә бик тә рәхәтләнеп, кайбер милләттәшләремнең Розалия ханым турында нинди фикердә булуларын җиткерәсем килә.

Диана Единякова, «Татар дөньясы» гәзитенең баш мөхәррире:

– Вазыйфам буенча Розалия апа белән бик еш очрашырга туры килә. Әйтергә кирәк, Розалия апа гәзитебезнең алыштыргысыз редколлегия әгъзасы, сәләтле оештыручы, ярдәмчел дус, бәхетле хатын, яхшы әни. Тормыш иптәше Рафаил абый белән 45 елдан артык бик тату гомер кичерәләр. Рафаил абыйның сәламәтлеге бик яхшыдан булмаса да, Розалия апа белән гел бергә йөри, яшьләргә аксакалларча төпле киңәшләрен бирә. Мин аларга карыйм да, сокланам! Гаиләбез белән хөрмәт итәбез. Һәр яңа көнгә куанып, шатланып яшәүләре сөендерә. Ә Розалия апа үзе – акыл иясе! Рафаил абый белән акыллы, тәртипле ул үстергәннәр, Ренат Сайганов табиб, шәһәребездә билгеле невролог.

Хафизә апа Хөсәенова, сугыш һәм хезмәт ветераны:

– Розалия Сайганова сәхнә кешесе бит ул! Сания Мирхалеева белән бергәләп ничә еллар «Умырзая» ансамбленең концертларын алып барды. Нәфис сүз осталары алар. Омски радиосында алар алып барган «Сәлам» тапшыруларын ничек көтеп ала идек! Сәхнәгә килеп чыксалар, вакытны гына түгел, кайсы мәдәният йортында утырганымны да оныта идем. Күп еллар буе милләтебезгә хезмәт күрсәткән хөрмәтле ханымнар, Омски өлкәсенең барлык авылларын да ансамбль белән йөреп чыккан тынгысыз җаннар. Өлкәбез буйлап сибелеп яшәгән татарларны берләштерү, бер-берсе белән очраштыру, таныштыру өчен «Умырзая» ансамбленең мөмкинлекләре зур. Алар ансамбль белән гел бергә булдылар, Казакъстанга, Алтайга, Кырымга, хәтта Кытайга чаклы барып кайттылар.

Форсаттан файдаланып, гәзит аша Розалия ханымга бик зур рәхмәтләремне белдерәсем килә. Бөек Җиңүнең 70 еллыгында өебезгә килеп, безне бәйрәм белән тәбрикләп киткән иде. Үзе генә түгел, яшьләр белән килде, бик матур концерт куеп киттеләр. Ул көнне без үзебезне бик кадерле кешеләр итеп тойдык! Камил җизнәгезнең шатлыгы чиксез булды. Ул бит Берлинга хәтле барып җиткән сугыш ветераны. Мең рәхмәтләр яусын Розалия ханымга! Ходаем ярдәмеңнән һәм рәхмәтеңнән ташлама аны, эшләре һәрвакыт уң булсын, дигән теләктә калам.

Фәгыйлә Чумарова, «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе:

– Без инде 20 елга якын бергә эшләп киләбез. Зур коллективта эшләр өчен күп көч түгәргә, һәр кешегә хөрмәт белән карый белергә кирәк – болар барысы да Розалия апага хас сыйфатлар. Күңел җылысын, вакытын, бар көчен биреп, ихлас калып, туган халкымның мәдәниятен үстерү кирәк, дип, бер тиен акча алмыйча эшләүчеләр күп түгел безнең арада. Бүгенге көндә мин җитәкләгән «Ак калфак» хатын-кызлар оешмасын үстереп җибәрү өчен дә күпкырлы хезмәт күрсәтә Розалия апа. Шәхсән минем өчен аның «Ак калфак»ка килүе – бәяләп бетергесез! Безнең барыбыз өчен үрнәк тә, зур терәк тә ул! Сораулар барлыкка килсә, Розалия апага мөрәҗәгать итәм, акыллы киңәш бирә, килешмәгән җирдә төзәтмә кертә, дөрес юнәлеш күрсәтә, алга таба тырышып эшләргә көч бирә. Аның белән аралашкан саен, үз-үземә генә түгел, кешеләргә булган ышанычым арта бара. Розалия апаның янәшәбездә булуы – үзе бер бәхет. Минем уйлавымча, «Ак калфак» ханымнарының уңганлыгы, тырышлыгы да сөендерәдер аны. Кызларның, күргәзмәләр өчен генә түгел, бәйрәмнәрдә үзләре кияр өчен дә, гаҗәеп матур бизәкләр төшереп, энҗеле бәрхет калфаклар чигүе һәркемне сокландыра бит. Әйтерсең лә оста куллы, нечкә күңелле, нәзакәтле ханымнар әкияти дөньядан, гүзәллек патшалыгыннан иңгәннәр җир-анабызга.

Беренче очрашуда Розалия ханымны шәмәхә төсендәге бәрхет күлмәктән күргән идем. Бәрхет – патшаларга кием тегә торган тукыма бит ул. Андый киемдә күреп, кинолардан, атаклы рәссамнәрнең картиналарыннан карап сокланган ханбикәләргә, патшабикәләргә охшаттым мин аны. Сабыр һәм зирәк, зәвыклы һәм серле безнең Розалия апабыз. Патшабикәләргә хас булган сыйфатлары булгангадыр, мин аны Себер патшабикәсе, дип йөрттем.

Өстәп шуны да белдерәсе килә –  Розалия Сайгановага «Умырзая»  ансамбленең  30 еллыгы уңаеннан зур бүләк – Татарстан Мәдәният министрлыгының «Мәдәнияттәге казанышлар өчен» медале тапшырыдды. Котлыйбыз!

Рәкыя ЯКУБОВА

Омск

“ХАЛКЫМ МИНЕМ” газетасы

2019 ел, июнь

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*