tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милләттәшебез – Мактау тактасында
Милләттәшебез – Мактау тактасында

Милләттәшебез – Мактау тактасында

Ижау шәһәре хакимияте янында Мактау тактасы бар. Ул ел саен яңартылып тора. Мин андагы фотоларга карап, таныш кешеләр юкмы дип кызыксынам, милләттәшләремне эзлим. Быел исә Гөлсирә Мәхмүтованың фотосурәтен күреп сөендем. Аның белән якыннанрак танышу максаты белән, ул эшләгән балалар бакчасына шалтыраттым. «Күпчелек рус мохитендә тәрбияләнгәнгәме, татарча сөйләшүе авыррак. Исемемнең татарчасын бик яратам, хәтта минем исем белән бик матур җыр да бар. Ә русчасын дөрес язмаганнар, бозып язганнар. “Гульсира” булырга тиеш, ә мине “Гальсира” дип язганнар”, — ди.

Гөлсирә ханымның әнисе Арча районы Кышкар авылыннан, әтисе Свердлау өлкәсеннән. Ул өч дистә елга якын 40нчы балалар бакчасы мөдире булып эшли. Ижаудагы 9нчы мәктәпне тәмамлагач, Воткинск музыка-педагогия училищесында белем ала. Аннан соң балалар бакчасында музыка укытучысы булып, балаларны җыр дөньясына алып кереп китә. Аннан “Ижсталь”нең профсоюз оешмасында мәктәпкәчә бүлектә эшли. Ул тормышын педагог эшенә багышлый. Мәктәптә укыганда ук һәрвакыт алдынгылар рәтендә булган кызның үзен җитәкче ролендә сынап карыйсы килә. Балалар бакчасына мөдир урынын тәкъдим иткәч, ул ризалаша.

  • Гөлсирә Мәхмүтова эшләгән балалар бакчасы шәһәрдә берен­челәрдән булып “Балаларны үстерү үзәге” дигән статуска ия була. «Россиянең иң яхшы 100 балалар бакчасы» исемлегенә керә һәм илнең үрнәк балалар бакчасы дип таныла. Яшь белгечләр белән эшләүгә аеруча игътибар бирә ул. Аның ку­лы астында бик күп сәләтле, үз һө­нәренә мөкиббән яшь тәрбиячеләр үсә.

«Бездә бик яхшы педагоглар һәм төрле яшьтәге тәрбиячеләр эшли. Шулай ук 20 елдан артык эшләүче, Татар базары бистәсеннән Металлурглар шәһәрчегенә кадәр килеп эшләүче тәрбиячеләр дә бар», — ди ул. «Балалар бакчаларына яшь тәрбиячеләр киләме?» — дигән сорауны бирми кала алмадым. «Яшьләр дә килә. Аларга беренче елда авыррак, мин андыйларны тәҗрибәле тәрбиячеләр белән бер төркемгә куям. Остазлар белән эшләп, алардан өйрәнәләр. Хезмәт хакы түбән булгач, кайберләре китеп бара. Эшнең өченче елында ияләшәсең. Тәрбияче иң элек балаларны яратырга тиеш. Йомшак сүзләр белән хәйләли, кычкырмыйча тыңлата белсә генә, тәрбияче балалар күңелен яулый ала. Әлбәттә, моңа бик зур сабырлык, түземлек таләп ителә. Бигрәк тә ата-аналар белән эшләгән чакта, ничек кенә авыр булса да, аларны елмаеп каршы алырга, тиешле сүзне табып, җайлап аңлатырга кирәк. Җитәкче буларак, тәрбиячеләр минем балаларым кебек, беркемне дә рәнҗетмим. Ниндидер кимчелекләрен күрсәм, аның үзе белән сөйләшәм, шулай аңлашабыз. Эшләгән һәрбер кешедә хаталар була, аны бит төзәтә белергә дә кирәк. Төзәттек дип, килеп әйтәләр, барып карыйм, шуннан аларны мактап та куям», — дип сөйләде әңгәмәдәшем.

Гөлсирә Мәхмүтова — заманча җитәкче, новатор. Чөнки балалар бакчасы мөдирләреннән иң беренчеләрдән булып, аның компью­теры барлыкка килгән. Бүгенге көндә бакчада 18 компьютер бар. «Хәзерге вакытта аннан башка эшләп булмый», — ди ул. Иҗади, инициативалы һәм тынгысыз ханым һәрвакыт хәрәкәттә — ул һәрдаим үзенең һөнә­ри дәрәҗәсен күтәрә. Балалар бакчага рәхәтләнеп киләләр, алар һәрвакыт шат, ә ата-аналар сабыйларның үсеше, сәламәтлеге һәм иминлеге өчен тыныч. Бу да — Гөлсирә Гарәфетдин кызының хезмәте.

Эшеннән тәм, ләззәт тапкан кеше үзен бәхетле тоя. Ул һәр иртәдә сөенеп эшенә бара, күңелен биреп эшли. Хезмәте белән башкаларга файда китерүенә куана. Нинди авырлыклар булса да, куркып калмый, яңа үрләр яулый, тырышлыгы белән куйган максатларына, дәрәҗәләргә ирешә. Ул җитәкләгән балалар бакчасы көннән-көн күзгә күренеп үзгәрә. «Язмышыма чиксез рәхмәтлемен. 2 балабыз, 5 оныгыбыз бар, Аллаһка шөкер. Үземә, үз бала-оныкларыма ни теләсәм, балалар бакчасында тәрбияләнгән сабыйларга да шул теләктә мин. Минем өчен балалар бакчасы икенче йортым кебек», — ди ул.

Җаваплы урыннарда эшләүче хатын-кызларның үз тормышына вакыты аз кала. Тик ул җитезлеге белән барысына да өлгерергә тырыша. 65 яшен куып барса да, машина руле артында. Ул эшенә дә, гаиләсенә дә игътибарын тигез бүлә. Балаларны яратуы, кешеләр белән уртак тел таба белүе аңа эшендә ярдәмгә килә. Коллективта хезмәттәшләре дә, балалар да, әти-әниләр дә аны үз итәләр.

Гөлсирә ханым үзен Мактау тактасына кандидатлар сайлау конкурсына тәкъдим итүләрен белмәгән дә. «Гаризаны миннән башка биргәннәр. Бу — минем өчен генә түгел, балалар бакчасы өчен дә зур вакыйга. Чөнки без коллектив белән эшлибез. Бу — коллективның уңышы», –ди хезмәттәшләренә рәхмәтен белдереп.

Бүген дә балалар бакчасы сабый­ларның шат авазыннан гөрләп тора. Биредә дөньяга сөю тулы күз­ләр белән багучы киләчәк буын үсте­рү өчен зур көч салына. Аларга киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын.

Гөлнара Вәлиева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*