tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли белем һәм тәрбия: алга таба ничек эшләргә?
Милли белем һәм тәрбия: алга таба ничек эшләргә?

Милли белем һәм тәрбия: алга таба ничек эшләргә?

Мәгариф учреждениеләрендә милли белем һәм тәрбия бирү юлларын камилләштерү, балаларда телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыру -укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына куелган мөһим бурычларның берсе. Аңа ирешү өчен мәктәп һәм балалар бакчаларында эшләүчеләрдән зур һөнәри осталык, түземлелек һәм заманча югары технологияләрдән, мәгълүмати чаралардан хәбәрдар булу таләп ителә. Бу эш районда ничек куелган, көнүзәк булган сораулар хәл ителәме, алга таба ничек эш итәргә? Әлмәт муниципаль районы педагогларының август киңәшмәсе кысаларында Риза Фәхреддин исемендәге гимназиядә узган киңәшмә вакытында сүз нәкъ менә шул хакта барды.

Очрашу район һәм шәһәр мәктәпләре, мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренең татар теле белгечләренә көнүзәк булган проблемалар хакында ачыктан-ачык сөйләшергә мөмкинлек бирде. Киңәшмә эшендә гомерен укытучылык хезмәтенә багышлаган, танылган шагыйрә, Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Клара Булатова, “Альметьевский вестник” газетасының баш мөхәррире, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова, мәгариф идарәсе җитәкчесенең милли мәсьәләләр буенча урынбасары Сиринә Җиһаншина, «Ак калфак» оешмасы   вәкилләре   катнашты.

Педагоглар иң башлап гимназиянең төрле сыйныфларында оештырылган мастер-класслар карадылар. “Татар теле төркемнәрендә әдәбият дәресләрен укытуда яңа эш алымнары куллану”, “БРТга әзерләү кысаларында укучыларны хат язу һәм сөйләм өлешенә әзерләү”,  “Татар төркемнәрендә БРТга әзерлек. Инша язу тәртибе”  кебек актуаль темалар күпләрдә кызыксыну уятты.

Пленар утырышны башлап Сирина Җиһаншина икетеллелек турындагы законны гамәләгә куюда район һәм шәһәр мәктәпләрендә хезмәт итүче татар теле һәм әдәбияты укытучыларының роле зур булуын ассызыклап, әлеге өлкәдәге эшне барлык юнәлешләрдә дә активлаштырырга кирәклегенә басым ясады.

Мәгариф идарәсе методисты Л.Сафина чыгышыннан күренгәнчә, заман таләпләре белән бергә тәрбияченең системада тоткан урыны, аңа карата булган таләпләр дә үзгәргән. Район һәм шәһәрдәге мәгариф учреждениеләренең 15ендә белем һәм тәрбия бирү татар телендә алып барыла. Рус телле 74 педагог “Ана -теле” Онлайн проекты буенча укулар узган. Бүгенге көндә әлеге проект буенча 142 укытучы белемен камилләштерә. Агымдагы елның февралендә 15 нче мәктәп базасында “Милли мәдәниятләр фестивале” узган, чарада төрле милләт вәкилләреннән булган 250дән артык укучы катнашкан. Статистик мәгълүматларга караганда, мәгариф учреждениеләрендә татар балаларын туган телгә өйрәтү 25,34 процент тәшкил итә.

Мәктәпләрдә татар теленең үзләштерелү дәрәҗәсен ачыклау максатыннан, агымдагы елда 4, 6, 8 нче сыйныфлар арасында диагностик тест уздырылган. Тикшерүдә катнашкан 1880 укучының 215е сынауны “5”, 606сы- “4”, 931е -“3” билгесенә тапшырган.

1 нче урта мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары,  “Ак калфак” оешмасы  әгъзасы Г.Җамалиева  әхлаклы бала тәрбияләүдә милли чараларның әһәмиятенә тукталды. “Кешегә яхшылык кылу, изгелек эшләү, кешелеклелек – яшьтән үк тәрбияләнә торган иң күркәм әдәп-әхлак сыйфатларының берсе. Халкыбызда “Сүз өйрәтә, үрнәк үз артыннан ияртә” дигән әйтем бар. Ягъни, балада тәрбияләнергә тиешле сыйфатларга, беренче чиратта, гаиләдә өлкәннәр, мәктәптә укытучылар ия булырга тиеш, чөнки бала шуларны күреп үсә, шулар үрнәгендә тәрбияләнә,”- дип ассызыклады ул киңәшмәдә ясаган чыгышында. Гөлия  Нәбиулловна  шулай ук , милли  тәрбиягә кагылышлы џәрбер чараныћ    районда эшләп килүче  “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы белђн берлектђ  алып барылуын билгеләде, бу эшне  киләчәктә   тагын да активлаштырачакбыз дип белдерде.

Милли белем-тәрбия бирү, укытуның сыйфатын күтәрү, укытучыларга методик ярдәм оештыру буенча Клара Булатованың фикер-тәкъдимнәре дә конференциядә катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
“Ак калфак” оешмасы җитәкчесе  Ландыш Зарипова  үзенең  чыгышында  татар телен өйрәнүгә генә түгел, кулланылышына ихтыяҗ булдыру, әлеге эшне камилләштерү өчен, беренче чиратта, укытучының мәктәптә дә, ата-аналар алдында да абруе зур булырга тиешлегенә басым ясады. Фән өйрәтү белән бергә милли тәрбияне башка заманча ысуллар кулланып, “Сәләт” аланының кайбер эш юнәлешләрен үзегездә булдырсагыз да бик яхшы булыр иде, дигән фикерне җиткерде. Үз эшчәнлекләрендә “Визит Татарстана” сайтында тәкъдим ителгән милли атрибутика, сувенирларны да куллану мөмкинлеге булуын билгеләде.

6 сентябрь көнне 53 нче санлы “Светофорик” балалар бакчасында, шулай ук, Әлмәт муниципаль районы педагогларының август киңәшмәсе кысаларында милли белем тәрбия бирү секциясе эшчәнлегенә багышланган “Балалар бакчасында ана телен өйрәтү аша этномәдәни тәрбия бирү” дигән темага балалар бакчаларында татар телен өйрәтү буенча җаваплы белгечләр, татар телчеләре, тәрбиячеләр катнашында чираттагы семинар-киңәшмә булып узды. Әлеге актуаль темалар буенча еллык эшчәнлеккә анализ ясалды, тәкъдим һәм сораулар каралды.
Мәгариф идарәсе җитәкчесе баш белгече Гөлгенә Шәймиева чыгышыннан күренгәнчә, Әлмәт муниципаль районында татар телендә белем һәм тәрбия бирүче 25 мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе, аларда 56 татар теле кабинеты эшли. 58 процент татар баласы үз ана телендә белем һәм тәрбия ала. Гөлгенә Наифовна билгеләп узганча, татар телчеләренең эш нәтиҗәләре дә, муниципаль һәм республика бәйгеләрендә катнашу күләме һәм сыйфаты да арта бара. Тик заман таләпләренә туры килерлек, алган белемнәрен мәктәпкә киткәч тә дәвам итәрлек итеп үзләштергән балалар тәрбияләү өчен ирешелгәннәр белән генә канәгатьләнергә ярамый. 59 татар теле тәрбиячеләренең бары тик 8е генә югары категорияле. Муниципаль һәм региональ семинарлар уздыручылар исемлегендә дә шул бер бакчалар кабатлана.

Алга таба “Рус телле балалар бакчаларында милли аң һәм тәрбия бирү шартлары тудыру”(Л.Н.Козлова), “Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга ана телен өйрәтүдә яңа төр интерактив уеннар” ( Л.А. Хәмитова), “Авыл шартларында балаларга ике дәүләт теле өйрәтү” ( Ф.Ф. Мөхәммәтшина ) дигән темаларга чыгышлар тыңланды, резолюция кабул ителде.  Чара  тәмамлангач,   Ландыш Зарипова  төркемнәрдә  булып, балалар бакчаларында татар  теленә өйрәтү, тәрбия эшенең ничек куелуы  белән  танышты.

P.S. Август киңәшмәсе кысаларында узган әлеге семинарларда күп проблемалар, укытучылар, тәрбиячеләр өчен мөһим булган сораулар чагылыш тапты, билгеле. Тик Рәсәй Федерациясе белән Татарстан арасында бүгенге көндә күзәтелгән аңлаешсыз вәзгыять, татар телен өйрәнүне ирекле агымга кую әлегә кадәр алып барылган барлык эшчәнлегебезне юкка чыгармасмы? Татар теленең, татар милләтенең язмышы киләчәктә ничек булыр? Билгеле бу, беренче чиратта, үзебездән, милли үзаңыбызның никадәрле югары булуыннан тора. Дәүләт тарафыннан якланганмы ул, юкмы, үз телебездән ваз кичмәсәк, аны юкка чыгаруга юл куймасак иде.

Фәрдия Хәсәнова, “Әлмәт хәбәрләре” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*