tatruen
Баш бит / Яңалыклар / МИЛЛИ КОСТЮМ КӨНЕ: кайда? кайчан?
МИЛЛИ КОСТЮМ КӨНЕ: кайда? кайчан?

МИЛЛИ КОСТЮМ КӨНЕ: кайда? кайчан?

5 сентябрьдә Казанның Иске Татар бистәсендә Милли костюм көне билгеләп үтеләчәк. «Мәдәниятләр мозаикасы» фестивале кунакларын халык кәсепләре эшләнмәләре күргәзмәсе, кулинария буенча мастер-класслар, шулай ук концерт көтә.

Сәүдәгәр Муллин утары ишегалдында (Каюм Насыйри ур., 38) урнашкан бөтен Татарстан һәм Идел буеннан Казанга килгән осталарның халык кәсепләре һәм һөнәрчелек эшләнмәләре күргәзмәсе ачылачак. Шунда ук утын мичендә удмурт ризыгын пешерү буенча мастер-класслар узачак. Моннан тыш, биредә милли ашларны татып карарга мөмкин булачак. Кече сәхнә мода күрсәтү өчен биреләчәк – монда модельерлардан этно-стильдә дефиле узачак, шулай ук коуч-сессия, дискуссияләр, модалы күзәтүләр, Казан, Чебоксар, Йошкар-Ола һәм Ижау модельерлары белән аралашу булачак.

Фестивальнең төп сәхнәсендә Татарстан халыклары вәкилләре һәм күрше төбәкләрдән килгән этно-фолк башкаручылар катнашында концерт узачак. Бәйрәмнең хедлайнерлары булып ТР атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина һәм «Репа» Мәскәү фолк-төркеме торачак.

Бәйрәм 14.00 сәгатьтә башлана.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*