enrutat
Баш бит / Милли матбугат язмышы кемнәр кулында?
Милли матбугат язмышы кемнәр кулында?

Милли матбугат язмышы кемнәр кулында?

Акчаң булса —  журналистлыкка рәхим ит!

Соңгы көннәрдә журналистлар әзерләү, милли матбугатның киләчәге мәсьәләләре куерып китте. 2018 елда Казан федераль университетының журналистика һәм медиакоммникацияләр югары мәктәбенә дәүләт хисабына, ягъни бушлай укучы студентлар кабул ителмәячәк дигән хәбәр җәмәгатьчелекне искәндереп җибәрде. Моңарчы 5 курста 1000 нән артык булачак журналистка белем бирүче бу федераль уку йорты киләсе җәйдән башлап бары тик түләүле төркемнәрдә генә кадрлар әзерли башлаячак. Хәтта мәктәпне медальгә тәмамаласаң да, талантың бәхәссез булса да, акча түләмәсәң, «журфакка» якын бара алмыйсың.

Бер яктан моңа шатланырга кирәктер: димәк КФУның журналистика бүлегенә гариза бирүчеләр болай да җитәр дип уйларга кирәк.

Икенче яктан, акча янчыгы юкарак булган гаиләдә үскән сәләтле, милләткә хезмәт итәргә теләгән егет-кызларга университет ишеге ябыла. Бигрәк тә авылда үскәннәр, татар журналистикасына барырга теләүчеләр керә алмаячаклар.  Дөрес, редакцияләргә КДУ да укыган журналистлар кирәк булса, алар максатчан программа буенча, «целевой»  форматта укыта ала. Акчаны эш бирүче, журналистны эшләтүче оешма түли ала. «Татарстан -Яңа гасыр» телерадиокоманиясе үзе түләп укытыр өчен май аена кадәр шул 3 абитуриантны сайлап алу бәйгесен ачып җибәрде.  Татар телевидениесендә эшләү өчен махсус әзерләнәчәк егет-кызлар зур конкурс аша иләнәчәк.

Дөрес, кайвакытта авиация, химия, ветеринария буенча диплам алган сәләтле кешләрдән дә яхшы журналистлар, язучылар чыга. Филолог, укытучы, хокукчы, инженер белемен алган сәләтле шәхесләр үзләре теләгән редакциягә бара алалар. Ләкин бу кагыйдә түгел, я чыгарма. Барыбер һөнәри белем кирәк. Журфакта акча түләп укый алмаганнарга да кирәк ул.

Татар һәи рус телләрендә иркен сөйләшә һәм дөрес сөйләшә торган яшьләр очраса, аларга да эш урыннары табылырга мөмкин. Гәзит- журнал, телевидение, радио, интернет редакцияләрендә мондый универсал кадрлар тансык булыр. Әгәр  редакцияләр үзләре  исән калсалар. Бу турыда күптән зурлап сөйләшергә кирәк. Табугат биләрендә теманы яктыртып. Редакцияләр, баш мөхәрирләр, галимнәр, университет укытучылары, медиа тармагы идарәчәләре, хакимият чиновникалары белән бергә бер өстәл артына утырып киңәш тотасы бар. Кайчан?

 Мәктәп укучылары яшьләр һәм балалар журналистикасы турында кайгырта 

Универстетта түләүле бүлектә генә журналистлар укыту турында хәбәр чыкккан көннәрдә  «Милли матбугат системасында яшьләр һәм балалар журналистикасы» дигән темага  конференциянең үтүе сезне аптыратмыймы? Ләкин мондый  актуаль сөйләшүне күреп ишеттем, үзем дә чыгыш ясадым. Бу фәнни-гамәли конфренцияне шул ук КФУ, аның карамагындагы институтта төзелгән югары мәктәп (аны билгеле журналист Леонид Толчинский җитәкли) һәм филоология фәннәре докторы Васил Гарифуллин җитәкләгән татар журналисткасы кафедрасы, Казан шәһәренең мәгариф идарәсе оештырганнар, рәхмәт төшкерләре! Совет районының мәгариф бүлеге дә, Дәрвишләр бистәсенең балалар иҗаты үзәге дә кул тидергән бу чарага. Һәм әйбәт кенә конференция килеп чыккан. Доцентлар Резеда Зәйни, Илһам Фәттахов, Әлфия Мотыйгуллина, мәгариф идарәсе вәкилләре, укытучылар бик милли журналистикага җитди мөнәсәбәт күрсәткәннәр.

Үзем монда очраклы гына килеп керсәм дә, бу конференциянең шәрәфле кунагына әйләндем. Бәхәстә катнашырга, кешеләр белән танышырга насип булды. Җыентыкка кергән докладлар, секцияләрдә яңгыраган чыгышлар игътибарга лаеклы! Һәм бу кызыклы конфренция турында язмый булмый.

Леонид Толчинский һәм Васил Гарифуллин университете телевидение үзәге залында дипломнар тапшыралар.

Дербышка егете Камил Мифтахетдинов

Пленар утырыш, 4-5 секциядә укучылар һәм укытучылар аерым фикер алыша, укучыларның докладлары фәнни яктан саллы гына, күпләренең матур итеп әзерләнгән презентацияләре экранда визуаль аргументлар өсти. Докладлар алдан тапшырылып җыентыкта бастырылган. Аларны эчтәлеге белән танышсагыз иде! Казан шәһәренең 140 гимназиясендә укучы Э. Галиева блогерлар һәм журналистлар турынд төпле хезмәт язган, аның укытучысы Н.Баглаева шунда ук укучысының уңышлы чыгыш ясавы өчен ут йотып тора. 11 нче татар гимназиясенең 4 нче сыйныф укучысы  Камил Мифтахетдинов татарча шигырьләр дә яза, фәнни эше дә мәгънәле. 84 нче  мәктәпнең 10 нчы сыйныфында укучы А.Гарифуллинаны доклады «Тамчы-шоу» телевизион тапшыруның роле турында.

Укучылар һәм укытучылар арасында мавыгып, тырышып иҗат итүче шәхесләр җитәрлек икән. Һәм алар яшьләр, балалар журналистикасы белән кызыксыналар. Хәлбуки, дәүләтнең яшьләр газеталары булмаса да, бу юнәлешнең актуаллеге күренеп тора. Афәрин, универистет, журфак, афәрин мәктәпләр, укытучылар дип кул чабасы килде. Хәер, чынлап та кул чабулар булды монда. Җинүчеләргә дипломнарны тантаналы шатларда Леонид Толчинский һәм Васил Гарифуллин тапшырдылар.

Соңыннан Леонид Толчинский университетның телевидение үзәгенә экскусрия оештырды. Заманча аппаратура, студияләр, 30 артык кеше эшли торган бу үзәктән  КФуның телевидение тапшырулары кабель чыбыклары аша бөтен Татарстанга күрсәтелә.

   Хромокей технологиясе ярдәмендә   студиядәге яшел тукыма фонында теләсә нинди фонны  тапшыруда кулланырга мөмкин.

Әмма бу конференция белән кызыксынган журналист сыңары очратып булмады. Оештыручылар да тыйнаклык күрсәткәннәр. Күрәсең бу чараның татар журналистикасы кафедрасы канаты астында үтүе аның статусын и рекламасын күпертергә мөмкинлек бирмәгәндер. Кайчан гына бер өстәл артында редакторлар, дәүләт чиновниклар, агентлык һәм медиахолдинг вәкилләре һәм университетның зур түрәләре журналистика язмышы турында фикер алышып, уртак фикергә килә алырлар икән? Татарлар яшәгән төбәкләрдә эшләп торучы газета, журнал, тевидение, радио редакцияләрен дә онытырга ярамый. Алар да бу проблеманы тикшерүдә катнашырга лаеклы. Тереләй җиргә күмелә, кирәкмәгән иске җиһаз кебек чүплеккә ташлана торган кәсеп түгел ул милли матбугат, гомумән журналистлык һөнәре!

 

Римзил Вәлиев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*