Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстанга ике көнлек сәфәре барышында, әлеге республика башлыгы администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин белән дә очрашты.

Александр Сидякин һәм Васил Шәйхразиев икеяклы очрашу барышында, Башкортстанда яшәүче татарларга кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышты. Шулай ук ике тугандаш халык арасындагы дуслыкны ныгыту юллары хакында да сөйләштеләр.