tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе белән очрашты
Милли Шура рәисе Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе белән очрашты

Милли Шура рәисе Башкортстан башлыгы администрациясе җитәкчесе белән очрашты

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Башкортстанга ике көнлек сәфәре барышында, әлеге республика  башлыгы администрациясе җитәкчесе Александр Сидякин белән дә очрашты.

Исегезгә төшерәбез, 24 нче февральдә Уфа шәһәренең “Нур” театры бинасында  татар халкының үсеш Стратегиясен тәкъдим итү чарасы узды. Анда Васил Шәйхразиев та катнаша. Очрашуга Идел буе округына кергән төбәкләрдән милләттәшләребез җыелган иде.

Александр Сидякин һәм Васил Шәйхразиев икеяклы очрашу барышында, Башкортстанда яшәүче татарларга кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышты. Шулай ук ике тугандаш халык арасындагы дуслыкны ныгыту юллары хакында да сөйләштеләр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*