Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Рубежное шәһәренә килде.
Васил Шәйхразыев Рубежное шәһәренә килде.

Васил Шәйхразыев Рубежное шәһәренә килде.

Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Луганск Халык Республикасының Рубежное шәһәренә килде. Анда ул  шәһәр башлыгы Евгений Шаталин белән очрашты. Рубежное шәһәрен төзекләндерүгә Татарстан Республикасы ярдәм күрсәтә. Торак йортлар, инфраструктура, социаль объектлар яңартылган. 1сентябрьдән Татарстан ярдәме белән төзекләндерелгән мәктәп укучыларга ишекләрен ачачак. Кайчандыр бу шәһәрдә 50000 халык яшәгән. Китүчеләр күп булган, хәзер халык кабат үз шәһәрләренә кире кайта башлаган. Шәһәр башлыгы Евгений Шаталин зур ярдәм өчен Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде. Очрашуда шулай ук, Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Фәнил Әгълиуллин да катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*