tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе данлыклы “Хөсәения” мәдрәсәсе һәм мәчете белән танышты
Милли шура рәисе данлыклы “Хөсәения” мәдрәсәсе һәм мәчете белән танышты

Милли шура рәисе данлыклы “Хөсәения” мәдрәсәсе һәм мәчете белән танышты

Бүген Оренбург өлкәсенә эш сәфәре кысаларында ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев Оренбургның танылган «Хөсәения» мәдрәсәсендә һәм шул исемдәге мәчеттә булды. Бөтендөнья Татар конгрессы Милли шура рәисенә мөселманнарның изге урыннары буйлап экскурсияне Оренбург өлкәсе мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти, «Хөсәения» мәдрәсәсе директоры Әлфит-Абдулла хәзрәт Шәрипов үткәрде.

Белешмә өчен:

«Хөсәения» мәдрәсәсе – 1891-1919 елларда эшләп килгән данлы уку йорты. Мәдрәсене Оренбургның беренче гильдия татар сәүдәгәрләре абыйлы-энеле Хөсәеновлар үз хисапларына оештыралар. Алар мәдрәснең уку-укыту комплексын һәм мәдрәсә каршындагы мәчетне төзетәләр.

Википедиядәге материаллар буенча

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*