tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли шура рәисе Әстерхандагы мәчетләр белән танышты
Милли шура рәисе Әстерхандагы мәчетләр белән танышты

Милли шура рәисе Әстерхандагы мәчетләр белән танышты

Әстерхан шәһәренең Татар бистәсендә өч мәчет эшли. Бу – Үзәк (Кызыл) , Ак, Яшел мәчетләр. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев башта Кызыл мәчет белән танышырга килде. Гыйбадәт йорты хәзер Үзәк мәчет,  Җәмигъ мәчете дип йөртелә.

Ул 1898 нче елда төзелгән. Заманында Казан мәчете дип тә аталган. Аны таштан Ваһап хәзрәт Алиев үз акчасына салдыра башлый. Соңыннан татар сәүдәгәре Шакир Казаков ярдәме белән төгәлләнә. Мәчет үзенчәлекле архитиктурага ия.

Милли шура рәисе Ак мәчет белән дә танышты. Әлеге гыйбадәтханә 17 нче гасыр уртасына карый. Халыктан җыелган акчага 1810 елда төзелгән. 1930-1992 нче елларда мәчет бинасы балалар бакчасы, тегү цехы, фанера фабрикасы булып та торган. Әстерхан шәһәренең 450 еллыгына ул, 2008 нче елда Казан шәһәре ярдәмендә, кабат төзекләндерелә.

Әстерханда иң борынгы мәчетләрнең берсе – Яшел мәчет. Ул Кара мәчет, Ногай мәчете дип тә йөртелә. Башта агачтан төзелгән. Соңрак, 1816 нчы елда татар сәүдәгәре Якупов аны агачтан эшләтә. 1975 нче елдан дәүләт архитектура һәйкәле булып санала. 2008 нче елда яңартыла.

Әстерхан өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәүф хәзрәт Җантасов Бөтендөнья татар конгрессына һәм Татарстан хөкүмәтенә һәрдаим ярдәмнәре өчен рәхмәтен җиткерде. Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, бу дуслык алга таба өзелмәсен дип теләде. Татар конгрессы белән дә, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте белән дә хезмәттәшлекне дәвам итәргә кирәклеген әйтте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*