tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе легендар “Галиябану” пьесасы авторы каберенә чәчәкләр салды
Милли Шура рәисе легендар “Галиябану” пьесасы авторы каберенә чәчәкләр салды

Милли Шура рәисе легендар “Галиябану” пьесасы авторы каберенә чәчәкләр салды

Бүген Башкортстан Республикасының Баймак шәһәренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе В.Г. Шәйхразыев җирле администрация җитәкчелеге белән бергә татар драматургы, шагыйрь һәм публицист Мирхәйдәр Фәйзи бюстына һәм каберенә чәчәкләр салды. Әлеге бюст 1958 елның җәй башында Баймакның Үзәк паркында (скульптор Тамара Нечаеваның эше) ачыла. Хәзер бюст күчерелгән һәм район Матбугат йорты бинасы каршында урнашкан. Шуны да искәртеп узырга кирәк, бүгенге көндә Баймак шәһәрендә язучы исемен йөртүче урам һәм мәктәп бар.  Ел саен драматургның туган көнендә М.Фәйзи исемен йөртүче белем йортында мәктәп укучылары арасында спектакльләр бәйгесе оештырыла һәм җиңүчеләргә язучы исемендәге премияләр тапшырыла. 2021 елдан башлап әлеге бәйгедә  Бөтендөнья татар конгрессының да махсус бүләге бирелә башлыячак.

Исегезгә төшерәбез, 18-19 августта В.Г. Шәйхразыев эш визиты белән Магнитогорск, Баймак һәм Сибай шәһәрләрендә. Кичә Милли Шура рәисе Магнитогорск шәһәренең Татар мәдәни үзәге белән танышты, бүген ул Башкортстан Республикасының Сибай шәһәрендә узачак «Урал арты -2020 ” II бөтенроссия инвестицион Сабантуенда катнашачак.

Белешмә өчен:

Мирхәйдәр Фәйзи 1891 елның 31 октябрендә Оренбург губернасы Орск өязе Күкшел утарында туа. Әдипнең атасы шунда управляющий булып эшли. Мостафа Фәйзуллин («мишәр Мостафа») чыгышы белән Казан губернасының Чистай өязе Шыкмай авылыннан, анасы Зәйнәп Оренбург янәшәсендәге Каргалы авылыннан, Орскида тәрбияләнә. Димәк, булачак драматург укымышлы һәм һәр нәрсәсе җитешле гаиләдә тәрбияләнгән. Бераздан Мостафа гаиләсе белән Орск шәһәренә күчеп килә һәм шунда йорт төзеп яши башлый.

Кечкенә Мирхәйдәр авылда чакта ук абыстайлардан сабак ала. Шәһәргә күчкәч, ике ел Орски мәдрәсәсендә укый. 1905 елда иң алдынгы мәдрәсәләрнең берсе саналган Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Кечкенәдән сәламәтлеге начар булган Мирхәйдәр ике елдан укуын ташларга мәҗбүр була һәм Күкшел утарына кайтып китә. Монда ул кулына төшкән китаплар укып белемен күтәрә.

Башта шигырьләр яза. 1912, 1913 елларда шигырьләрдән генә торган ике китап та бастыра. Шул ук елларда Орскидагы драмтүгәрәк өчен «Яшьләр алдатмыйлар» исемле беренче пьесасын иҗат итә. 1913 елда «Кызганыч» һәм «Тәкъдирнең шаяруы» исемле ике пьеса яза. Пьесаларының икесен дә яшьләр мәхәббәтенә багышлый. Әдип гомеренең соңгы көненә кадәр иҗат итә, ләкин драматург буларак «Галиябану» драмасын язгач кына дан казана. Бу – театр сәхнәсендә иң күп куелган әсәрләрнең берсе.

Мирхәйдәр Фәйзи үзенең кыска иҗат дәверендә 16 оригиналь сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгын төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра.

Мирхәйдәр Фәйзи Баймак районында якты эз калдырган. 1919-1921 елларда ул Юлык авылында мәдәни-агарту эшләрен башкара, аннан Темәстә драмтүгәрәк режиссеры һәм “Кызыл Урал” гәҗитендә хезмәткәр булып эшли. М.Фәйзи Түбә руднигында китапханәдә эшли, аннан Баймакның үзендә китапханә мөдире була. Түбә руднигында китапханө мөдире булып эшләгәндә, яшь шагыйрь Сәләх Кулибайны олы әдәбият юлына алып чыга: аның өйрәнчек шигырьләрен мөхәррирләп, Уфа гәҗит-журналларына җибәрә. Шушы Ирәндек таулары буенда ул “Асылъяр” (1920), “Ак калфак” (1922), “Адашкан күңел” (1923) драмаларын яза.

Кече яшьтән үк килгән йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә туберкулезы язучының сәламәтлеген тәмам какшата һәм гомерен чикли – Мирхәйдәр Фәйзи 1928 елның 9 июлендә Башкортстан Республикасының Баймак шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*