tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Магнитогорскиның Татар мәдәни үзәге белән танышты
Милли Шура рәисе Магнитогорскиның Татар мәдәни үзәге белән танышты

Милли Шура рәисе Магнитогорскиның Татар мәдәни үзәге белән танышты

Магнитогорск шәһәренә эшлекле сәфәр кысаларында Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев биредә урнашкан Татар мәдәни үзәге белән танышты.

Исегезгә төшерәбез, Үзәк «Татар рухы» татар милли-мәдәни мохтариятенә,  2018нче елның 1нче октябрендә Президент Рөстәм Миңнеханов Магнитогорск шәһәрендә булып киткәннән соң бирелде. Бина авария хәлендә була. Президент кушуы буенча, Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән, ремонт эшләренә Татарстан хөкүмәтеннән акча бүленә. Биредә якшәмбе мәктәбендә татар теле дәресләрен уздыру планлаштырыла. Шулай ук музей булдырырга, китапханә фондын тулыландырып, уку залы ачарга җыеналар.

Иртәгә исә Васил Шәйхразыев эш сәфәрен Башкортстанда дәвам итәчәк. Баймак шәһәрендә ул татар драматургы, шагыйрь, публицист Мирхайдәр Фәйзинең каберенә зыярарт кыларга планлаштыра.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*