tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Нижневартовск мәчете төзелешендә булды
Милли Шура рәисе Нижневартовск мәчете төзелешендә булды

Милли Шура рәисе Нижневартовск мәчете төзелешендә булды

Нижневартовск шәһәренә сәфәр  кысаларында Милли Шура рәисе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкләгән делегация Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куйды. Герой-шагыйрь рухына дога да укылды.

Аннан соң Казан кунаклары шәһәр мәчете төзелешенең барышы белән танышты. Нижневартовскта мәчет төзү фикерен шәһәр мөселманнары 2000 елдан бирле йөртә. 2001 елда башланган төзелеш әле дә дәвам итә. Төзелешнең озакка сузылуы финанслау җитешмәү белән бәйле. Шулай да 2018 елда мәчет сафка басачак дип өметләнә шәһәр мөселманнары.

Кич белән Васил Шәйхразиев шәһәрдәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашачак дип көтелә. Очрашу алдыннан делегация “Патриот” дип исемләнгән балалар һәм яшүсмерләр техник иҗаты үзеге белән дә танышып чыгачаклар.

Иртәгә, 24 ноябрьдә татарстанлылар Томск өлкәсе Стрежеврй шәһәрендә “Әл-Хаят” мәчетнең тантаналы ачылыш бәйрәмендә катнашачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*