tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Сарман районына килде
Милли Шура рәисе Сарман районына килде

Милли Шура рәисе Сарман районына килде

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Теләче районыннан соң, көннең икенче яртысында Сарманга килде. Эш сәфәрен ул районның Зур Нөркәй авылыннан башлый. Биредә мәдәният йортын төзекләндергәннәр. Милли Шура рәисе яңартылган бина белән танышты. Шунда ук мәдәният тармагы хезмәткәрләре белән авылда халык авыз иҗатын саклау мәсьәләләре хакында да фикер алыштылар.

Милли гореф-гадәтләрне саклау районда балалар бакчасыннан ук алып барыла. Сарманның 4 нче номерлы “Сандугач” балалар бакчасында Васил Шәйхразыевны сабыйлар, кунакчыллык күрсәтеп, милли киемнәрдән, чәк-чәкләр белән каршы алды.

Районнарда хәзер кыр эшләренең иң кызган чагы. Васил Шәйхразыев “Нөркәй” хуҗалыгындагы урып-җыю барышы белән дә таныша. Комбайнчылар белән аралашты. Иң тырыш авыл хезмәтчәннәре ТАССРның 100 еллыгы медале белән бүләкләнде.

Сарман мәшһүр җырчыбыз – РСФСРның һәм ТАССРның халык артисты  Илһам Шакировны биргән як. Райондагы сәнгать мәктәбе каршында аңа һәйкәл куелган. Васил Шәйхразыев бирегә килеп, җырчыны хөрмәтләп искә алды.

Сарманда якташларын хөрмәтли беләләр. Районда Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ияләре хөрмәтенә аллея дә булдырылган. Милли Шура рәисе аны да карап чыкты. Сәфәр ахырында Васил Шәйхразыев “ТАССРның 100 еллыгы” билгесен куллану буенча сертификатлар тапшырды. Ә быел беренче сыйныфка укырга керүче нәниләргә, “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе нигезендә, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*