tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли Шура рәисе Стрежевой татарлары белән очрашты
Милли Шура рәисе Стрежевой татарлары белән очрашты

Милли Шура рәисе Стрежевой татарлары белән очрашты

Бүген, 24 ноябрь көнне, Милли Шура рәисе, Татарстан вице-премьеры Васил Шәйхразиев җитәкләгән делегация эшлекле сәфәр белән Томск өлкәсенә килде. Шәһәр администрациясе бинасында Стрежевой шәһәре мэры Валерий Харахорин белән очрашудан соң көн тәртибендәге икенче зур вакыйга Стрежевой шәһәрендә «Әл-Хаят» мәчете ачылышы тантанасы иде.

Соңрак Милли Шура рәисе Стрежевой шәһәренең татар җәмәгатьчелеге активы белән очрашты. Татарстаннан килгән кунаклар өчен махсус концерт программасы да әзерләгәннәр иде.  Очрашу-концерт ахырында Васил Шәйхразиев “Транссиб” җәмгыятенең генераль директоры Рамил Исмәгыйлевкә һәм Стрежевой шәһәренең татар җәмгыяте активистларына Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатларын тапшырды.

Шул ук кичне Татарстан делегациясе Нижневартовск шәһәренә кайтты. Биредә Васил Шәйхразиев бу каланың мэры Василий Тихонов белән очрашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*